Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Икенче дулкын күзәтелми, әле беренчесе үтмәгән...»

Түбән Кама мэриясендә «Роспотребнадзор», сәламәтлек саклау, эчке эшләр идарәсе вәкилләре катнашында брифинг узган

Тынычланганнар, курыкмыйлар...

Анда коронавируска каршы чаралар, гриппка вакцинация ясау барышы һ.б. турында сөйләштеләр. Соңгы арада еш кына «коронавирусның икенче дулкыны килеп җитте, авыручылар саны тагын артты» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. – «Икенче дулкын» юк, чөнки әле беренчесе дә үтмәгән. Вирус беркая китмәде, авыручылар бар. Монда безнең гаеп тә бар, дип уйлыйм. Күпләр хәзер курыкмый, битлекләрне, перчаткаларны салдылар, кешеләр күп җыела торган бәйрәмгә дә баралар. Автобусларга кереп карагыз! Пассажирларның яртысы битлексез бит, – ди «Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин. Чыннан да, әле бер-ике ай элек кибеттә битлек кимәгән кешегә берни сатмасалар, хәзер аның булу-булмавына игътибар бирүче дә юк. Ә бит сентябрь аенда гына да коронавирус белән тугыз кеше авырган, шушы көннәрдә тагын бер очрак турында билгеле булды.

Максат – куркыту түгел

Кеше үзе аңламаса, аңлатырга кирәк, дигән фикердә «Роспотребнадзор» белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре. Шуңа күрә, бу көннәрдә сәүдә үзәкләрен, транспортны ныгытып тикшерә башлаганнар. – Максатыбыз – куркыту түгел, ә куркынычның әле саклануын аңлату. Түбәнкамалыларның 30 процентында гына нык иммунитет бар, калганнары, кызганычка, йогышлы авыруларга бирешүчән, – дип дәвам иттеРөстәм Изиятуллин. Шәхсән үзем кичә генә «Олимп» сәүдә үзәгендә хокук сакчыларының битлексез кешеләрне туктатуларын, куркынычсызлык чараларын үтәмәүче сатучылар белән әңгәмә үткәрүләрен күрдем. Ә чит илгә китүчеләр, кайтуга ук, коронавируска тест тапшырырга тиеш. Хезмәт 1500 сум тирәсе тора, әмма нәтиҗә билгеле булгач, тыныч күңел белән эшкә чыгарга мөмкин. Ә менә тәртип бозучылар 15 мең сум чыгарып салырга тиеш булачак.

Сакланырга кирәк!

Табиблар әйтүенчә, тын юлларының кискен ялкынсынуы һәм грипп йогу очраклары арта гына. Пневмония белән авыручылар да бар. Кайбер вакытта кешегә грипп һәм коронавирус та йога, ә ике авырудан дәвалану озакка сузыла. Шуңа күрә «сакланганны саклармын», дигәндәй, прививка ясатырга киңәш ителә дә инде. Вакцина кайтарылуы октябрь аеның икенче яртысында көтелә. Ул хәтта йөкле хатыннар өчен куркынычсыз. Ә менә булачак әни чирләсә, җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Белгечләр шулай ук пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш итә. Һәм, әлбәттә, куркынычсызлык чаралары турында искәртеп үтик. Өлкән яшьтәге якыннарыгызны саклагыз, кеше күп булган урыннарга йөрмәгез, өегезне җилләтегез, йогышсызландыру турында онытмагыз.

«Әлегә борчылырлык нигез юк»

Куркыныч хәбәрләр бигрәк тә Мәскәүдән килә. Андагы мәктәп укучылары көзге каникулга инде 5 октябрьдән чыгачак, дип көтелә. Түбән Кама әтиәниләре редакциягә дистанцион уку булу-булмавы турында сорашып шалтырата. Бу сорау белән белән без мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айзирәк Рамазановага мөрәҗәгать иттек. – Көзен-язын авыручылар саны арта инде ул. Шуңа күрә сыйныфта тын юлларының кискен ялкынсыну белән авыручылар саны 20 проценттан артса, аны карантинга яба идек, әмма уку беркайчан туктатылмады. Әлегә күрсәткечләр тәртиптә, димәк борчылырлык нигез юк. Дөресен әйткәндә, без дә әти-әниләр кебек үк, дистанцион укуга күчәргә теләмибез, – диде Айзирәк ханым. Барысы да үзебездән тора. Балаларыбыз, әти-әниләребез, якыннарыбыз турында уйлыйк, сакланыйк.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев