Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

“Игелек кәрҗине” акциясе

Түбән Кама волонтерлары “Игелек кәрҗине” акциясен оештыралар. Аның максаты – инвалидлар ункөнлеге кысаларында балаларга, өлкәннәргә, ялгыз картларга бүләкләр җыю.

Түбән Кама җитәкчеләре чираттагы җыелышка килә. Ә кулларында бүләкләр салынган пакетлар. Хакимият вәкилләре “Игелек кәрҗине” акциясендә катнашалар.

Балаларга кечкенә генә күчтәнәч алып килдек, безнең өчен ул кечкенә генә ә балларга нинди генә булмасын бик кадерле һәм аларның кәйеләре күтәрелер дип ышанып калабыз, ди Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин 

“Игелек кәрҗине” акциясен оештыру – Түбән Кама волонтерлары тәкъдиме. Җыелган бүләкләрне алар инвалидлар ункөнлеге кысаларныда көчле рухлы шәһәрдәшләргә – балалар, өлкәннәр, ялгыз картларга таратачаклар. Сезнең дә көчле рухлы кешеләрне сөендерәсегез килсә, күчтәнәчләрне 9 нчы декабрьгә кадәр “Ковер” яшьләр үзәгенә алып килергә мөмкин, ул Мәктәп бульварында урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев