Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Иң сәләтле балалар бүләкләнде

Узган җомгада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин халыкара, Россия күләмендәге һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган, шулай ук, интеллектуаль конкурсларда призлы урыннарга лаек булган иң сәләтле балалар белән очрашып, аларга премияләр тапшырды. Мондый очрашу Түбән Камада ел саен үткәрелә. Әңгәмә барышында Айдар Метшин укучылар белән үзенең мәктәп...

Узган җомгада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин халыкара, Россия күләмендәге һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган, шулай ук, интеллектуаль конкурсларда призлы урыннарга лаек булган иң сәләтле балалар белән очрашып, аларга премияләр тапшырды.

Мондый очрашу Түбән Камада ел саен үткәрелә. Әңгәмә барышында Айдар Метшин укучылар белән үзенең мәктәп хатирәләрен уртаклашты.
- Мин, ике бертуган абыем белән, укуыбызны 3нче мәктәптә башлап, 9нчы мәктәптә дәвам иттек һәм 11нчедә тәмамладык. Башлангыч класста укыганда математика буенча олимпиадада беренче урын алгач, миңа Владимир Ильич Ульянов-Ленин турында китап бүләк иткәннәрен бүгенгедәй хәтерлим. Җиңүем сезнеке шикелле үк зур булмаса да, әти-әниемне тизрәк сөендерергә теләп, өйгә ашыга-ашыга кайтканым һаман да истә, - диде А.Метшин.
Ул балаларга рухи көч биргән ата-аналарына һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.
Технология буенча россия-күләм олимпиадада инде икенче ел рәттән җиңү яулаган Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучысы Эмилия Савельева Түбән Кама башлыгына үз куллары белән чиккән мендәр бүләк итте.
- Быел башлык премиясенә һәм рәхмәт хатына 69 укучы, 53 укытучы лаек булды. Респуб-лика олимпиадаларында җиңү яулаганнарга - 2 мең, Россия күләмендә призлы урынга лаек булганнарга - 4 мең, дөнья күләмендә танылганнарга - 8 мең сум премия бирелә. Ә укытучыларыбызның хезмәт хакына 10нан башлап 20 мең сумга кадәр акча өстәләчәк, - дип белдерде Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы Равис Шакиров.
Түбәнкамалылар арасында россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр саны елдан-ел арта. Быел рес-публикада 63 укучыбыз приз-лы урын алды, 7 укучының эше россиякүләм олимпиадада югары бәяләнде, 4 бала ха- лыкара конкурста җиңү яулады.
Бүләкләнүчеләр арасында 32нче гимназиянең унберенче класс укучысы Гөлчәчәк Фазлыева да бар иде. Ул Казанда уздырылган республика олимпиадасында татар теленнән беренче урын алган.
- Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаучы Гөлчәчәкнең бу бердәнбер уңышы түгел. Бердәм дәүләт имтиханнарында тырыш кызыбыз рус теленнән - 100, биологиядән - 89, химиядән 92 балл җыйды. Әлеге югары баллары һәм тирән белемнәре белән Гөлчәчәкнең үзе сайлаган Казан медицина институтына укырга керәчәгендә шигебез юк, - ди укучысы белән горурланып, аны олимпиадага әзерләгән 32нче гимназиянең татар теле укытучысы Илһамия Хафизова.
Кечкенәдән үк «LEGO» җыярга яратучы 24нче татар-төрек лицееның җиденче класс укучысы Дмитрий Мельников Россия күләмендәге конкурс-та җиңү яулаячагын моннан берничә ел элек хәтта күз алдына да китермәгәндер, мөгаен. Быел ул җыйган робот инглиз сүзләрен хәтерендә сак-лый һәм балаларга чит телне өйрәнүдә ярдәм итә. Күптән түгел малай үз куллары белән тагын чүп-чар җыючы һәм ут сүндерүче роботлар җыйган.
- Чүп-чар җыючы роботлар киләчәктә урам җыештыручыларны алмаштырачак, - ди Дмитрий.
Бу көнне Советлар йортында җыелган укучыларның һәрберсе үзенчәлекле. Кай- сысыдыр спорт белән шө-гыльләнә, икенче берәү - химияне яки физиканы, өченчесе, туган теле белән беррәттән, чит телне яхшы белә. Әмма аларның һәммәсен белем алуга омтылыш, тырышлык, сабырлык кебек сыйфатлар берләштерә. Бу балаларның төп максаты - акчалата премия алу түгел. Алар киләчәктә үз планнарын тормышка ашыру өчен тырышалар. Ә башлык премиясе белән аларга, һичшиксез, яңа мөмкинлекләр ачылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев