Туган як

Иң гүзәл кеше икәнсез

Һәр кешенең яраткан укытучысы була. Беренче укытучымы ул яки аерым фән буенчамы, үзенең балаларга мөнәсәбәте, аларның күңеленә юл таба белүе белән ихтирамга лаек һәм без аларны сагынып искә алабыз. Бәйрәм уңаеннан, түбәнкамалылардан үз мөгаллимнәре турында сораштык. Бәлки аларның яраткан укытучыларын сез дә беләсездер, шулай ук ихтирам итәсездер.

Альфред Нигъмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (авыл хуҗалыгы буенча):

– Мин Кызыл Чапчак авылында укыдым. Яраткан укытучым Рәкыйп Әхмәтхан улы Сөләйманов иде. Ул алгебра һәм геометрия фәннәреннән керде. Көчле укытучы, балаларга ныклы белем бирергә тырышты, күңеле белән эштә булды. Дәресләрдән тыш, шахмат буенча секция дә ачып җибәрде. Яраткан укытучы хатынкыз булса, «икенче әни» диләр, ә Ракыйп абый безнең өчен «икенче әти» иде. Таләпчән, әмма гадел, тырыш һәм максатчан булды. Аның бу сыйфатлары миңа да күчкәндер, дип уйлыйм.

Ралия Кәримова, шагыйрә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы:

– Яраткан укытучым Нәкыя апа Казыйханова татар теле һәм әдәбиятын укытты. Ул безгә белем, тәрбия бирде, киләчәккә дөрес юл сайларга ярдәм итте. Мәктәптә шигырьләр яза башлавыма игътибар итеп, үсәргә этәргеч бирүче дә Нәкыя апа. Мәктәбебезне тәмамлаган шагыйрь Илдар Юзеевның Казанда югары уку йортын тәмамлаган чагы иде.. Аның иҗаты белән дә безне укытучыбыз таныштырды. Гафур абый Юзеев тәрбиясен алган буын да бит әле без. Үзем дә 40 ел укытучы булып эшләдем. Шуңа күрә котлауларымны барлык хезмәттәшләремә дә җиткерәм!

Гүзәл Мөбарәкшина, мәдәният идарәсе начальнигы:

– Тормышымда һәр кешене – әтиәнине, хезмәттәшләремне, дусларымны мин «укытучыларым» дип әйтә алам. Кирәк вакытта киңәш сорыйм, алардан нәрсәгә дә булса өйрәнәм. Мәктәпкә килгәндә, иң яраткан мөгаллим минем өчен Валентина Ивановна Тыниянова иде. Ул 2 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән керде. Чын совет мәктәбенә хас укыту иде анда. Валентина Ивановна пөхтә, тырыш, белемле иде, күп укыды. Бу сыйфатлары миңа да күчте, дип уйлыйм. Тормыштагы күп нәрсәне гади генә итеп аңлатты, аны тыңлау гына да рәхәт иде. Кызганычка, укытучым инде мәрхүм, әмма мин аны һәрвакыт яратып искә алам. Барлык укытучылар да үз һөнәрен шулай яратса иде!

Наил Зәкәриев, 24 нче лицейинтернатының төрек, испан теле укытучысы:

– Яраткан укытучыларым күп, ләкин үземнең төрек теле укытучысы Хәмзә бәй турында сөйлисем килә. Кечкенә генә буйлы, мыеклы иде ул. Мин аны балаларга карата ягымлы булды, дип әйтә алмыйм, киресенчә, таләпчән, хәтта кырыс, әмма шул ук вакытта бик гадел иде. Чит телләрне яраткач, сыйныфта алдынгылардан идем. Хәтерлим, тестны бик яхшыга язган укучыларга төсле пасталы ручкалар бүләк итте. Аның үз-үзен тотышы минем өчен үрнәк булды: шуңа күрә, үзем дә шул ук лицейда укытам, балаларга карата шулай ук таләпчән һәм гадел булырга тырышам.

Диана Ахунова, «Ковер» үзәгендә яшьләр белән эшләүче белгеч:

– Минем өчен иң кадерле, газиз кешеләрнең берсе– Мәүлия Минвәли кызы Масалимова. Мин укыган 32 нче гимназиядә ул татар теле һәм әдәбият дәресләре буенча белем бирде. Татар теленә мәхәббәт уята белде, дәресләре һәрчак кызыклы иде, төрле форматта укытып, безне җәлеп итә алды. Мәүлия Минвәли кызы һәр бала күңеленә юл таба белә, ә бу, минемчә, укытучының төп бурычларының берсе.

фотолар газета архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: