Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хокук сагындагылар бәйрәм итте

Узган җомгада, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, эчке эшләр идарәсенең актлар залында тантаналы чара үткәрелде. Хокук саклаучылар хезмәте - зур тәвәккәллек сорый торган куркыныч эш. Хезмәт вазифаларын башкарганда төрле хәлләргә дучар булырга, кайвакыт, гаделлек хакына, җинаятьчеләр белән бергә-бер көрәшкә чыгарга да туры килә аларга. Җинаятьчеләргә каршы көрәштә гомерләрен...

Узган җомгада, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, эчке эшләр идарәсенең актлар залында тантаналы чара үткәрелде.
Хокук саклаучылар хезмәте - зур тәвәккәллек сорый торган куркыныч эш. Хезмәт вазифаларын башкарганда төрле хәлләргә дучар булырга, кайвакыт, гаделлек хакына, җинаятьчеләр белән бергә-бер көрәшкә чыгарга да туры килә аларга. Җинаятьчеләргә каршы көрәштә гомерләрен биргән хокук сакчылары да бар шәһәребездә. Алар - сигез. Төрле елларда һәлак булган милиция (ул чакта полиция түгел иде әле) хезмәткәрләре хөрмәтенә эчке эшләр идарәсе бинасы каршында һәйкәл куелган. Актлар залында тантана башланганчы, хокук саклаучыларның бөтен личный составы, җитәкчеләр, хокук саклау органнары ветераннары әлеге һәйкәл янына килеп, анда чәчәкләр куйдылар, үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, залп яңгырады...
Соңыннан эчке эшләр идарәсенең актлар залында бәйрәмгә багышланган тантана булды. Башта кунакларга "Полиция - балалар карашы белән" дигән биш минутлык видеосюжет күрсәтелде. Бәйрәмне алып баручы тантананы ачык дип игълан иткәч, Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина сәхнәгә күтәрелеп, залдагыларны бәйрәм белән котлады, хезмәтләрен намус белән башкарган 6 кешегә муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Альберт Садыйков та, личный составны һәм эчке эшләр идарәсенең хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады. Хезмәтләрендә аеручы тырышлык күрсәткәннәргә Россия һәм Татарстан эчке эшләр министрлыкларының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Россия эчке эшләр министры приказы белән, өч хезмәткәр - 1нче дәрәҗә, икесе - 2нче дәрәҗә, дүрт хезмәткәр 3нче дәрәҗә "За отличие в службе" медале белән бүләкләнде.
Котлаулардан һәм бүләкләрдән ветераннар да өлешсез калмады. Өч кеше эчке эшләр идәресе ветераннарының Почет билгесе белән бүләкләнде, ә ике кешегә эчке эшләр органнары ветераннар Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан эчке эшләр министрлыгының төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек булучылар да шактый икән.
Иң дулкынландырганы эчке эшләр органнарында эшләүче яшь хезмәткәрләрнең ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшыру булгандыр, мөгаен. Эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков, патруль-пост хезмәте полициейские Рафаэль Шәйдуллинның, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Алексей Сидровның ата-анасына, улларының яхшы хезмәте өчен, Рәхмәт хатлары тапшыру мизгелләрен залдагылар зур кызыксыну белән күзәттеләр.
Үзләренең котлауларын әйтү өчен, шулай ук, шәһәр прокуроры Фалих Мөстәкыймовка, шәһәр суды рәисе Наил Булатовка, федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең бүлек начальнигы Рушан Фәйзрахмановка да сүз бирелде.
Төрле еллларда, хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта, шәһәребездә яшәүчеләрнең иминлеге хакына һәлак булган милиция хезмәткәрләренең туганнары һәм якыннары да чакырылган әлеге тантанага. Аларның һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Полицейскийларның хезмәте никадәр генә киеренке һәм куркыныч булмасын, анда да тормыш гадәти агымы белән бара. Алар да яшьлекләрендә яратышалар, гаилә коралар, балалар тудыралар. Быел гына да шәһәребез хокук саклау органнарында эшәүче 39 хезмәткәрнең гаиләсендә балалары туган. Икесе дә шушы оешмада эшләп гаилә коручы яшь парлар да бар икән. Әле күптән түгел генә патруль-пост хезмәтенең взвод командиры урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Руслан Миколов белән тикшерү бүлеге дознователе өлкән лейтенант Альбина өйләнешкәннәр.
Әйе, тормыш әнә шулай дәвам итә. Хокук саклаучыларны хәзер, элек гадәтләнгәнчә, милиционерлар дип түгел, ә полицейскийлар дип атыйлар. Хәер, хикмәт исемдәмени?! Иң мөһиме, эшнең эчтәлеге үзгәрмәде. Элек милиционерлар кешеләрнең иминлеген саклаган булсалар, хәзер полицейскийлар да нәкъ шуны ук башкаралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев