Туган як

Хәлләрегез ничек, Кырым татарлары

Кырым, андагы җирле татарлар белән бәйле вакыйгалар - игътибар үзәгендә. Шуңа күрә дә, атаклы милли көрәш остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап уздырылган турнирга Кырым татарларының да килгәнен ишеткәч, үзләре белән сөйләшү-фикерләшү җаен кулдан ычкындырмадык. Әңгәмәдәшебез, Кырым татарлары көрәш федерациясенең ревизия комиссиясе рәисе, җилкәнле спорт мәктәбенең бүлек мөдире Әнвәр Муртазаев бирегә...

Кырым, андагы җирле татарлар белән бәйле вакыйгалар - игътибар үзәгендә. Шуңа күрә дә, атаклы милли көрәш остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап уздырылган турнирга Кырым татарларының да килгәнен ишеткәч, үзләре белән сөйләшү-фикерләшү җаен кулдан ычкындырмадык.
Әңгәмәдәшебез, Кырым татарлары көрәш федерациясенең ревизия комиссиясе рәисе, җилкәнле спорт мәктәбенең бүлек мөдире Әнвәр Муртазаев бирегә килүләренең максаты Татарстанның көрәш федерациясе белән ике арада эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру икәнен искәртеп үтте. Безне, әлбәттә, Кырымдагы бүгенге вазгыять, андагы татарлар язмышы кызыксындырды...
- Без хәзер үз тормышыбызны өр-яңадан төзи башладык. Үзебезнең Россия составына керүебезне тулысынча аңлыйбыз, - дип сүзгә кереште Әнвәр әфәнде татарча хәл-әхвәл сорашканнан соң, ияләнгән рус теленә күчеп.
Әнвәр әфәнде Кырымга 1989 елда кайта, авылда йорт җиткерә. Аның беренче хатыны вафат. Хәзерге вакытта икенче гаиләсе белән Евпаториядә, бер йортның ярымподвал өлешенә урнашкан фатирда тора. Ул шәһәрдә яшәүче 120 меңләп кешенең 13-14 процентын Кырым татарлары тәшкил итә. Евпаториянең, Исмаил-бей исемен йөртә торган микрорайонында җирле татар мәктәбе, ул республиканың башка төбәкләрендә татар балалар бакчалары, ә Симферопольдә, хәтта, Кырым татарлары институты да бар, ди. Андагы дәүләт биналарында өч - рус, украин һәм Кырым татарлары (Кырым җөмһүрияте дип) телендә язулар эленгән булган. Болары - Кырым татарларының әле Украина составында чакта ирешә алганнары. Хрущев Кырымны Украинага бүләк иткәннән соң узган еллар эчендә Кырым татарларының дәүләтчелеге турында сүз дә була алмаган. Дөрес, инде эш узгач, ягъни Кырым Россиягә кушылгач, 16 мартта Украина Кырымның төп халкына кагылышлы закон кабул иткән булган... Әмма поезд киткәч рельска ятып елаудан беркемгә дә файда юк...
- Нәрсә генә күрсәк тә, кырысланмадык. Рухи яктан без - бик көчле һәм тынычлык яратучы сабыр халык. Башка милләтләр кебек үк, тигез хокуклы булырга телибез. Сугыш түгел, ә үз ата-бабаларыбыз җирендә тыныч тормышта яшәү, балалар үстерү турында уйлыйбыз, - дип сөйли Әнвәр әфәнде. Аның сүзләрендә үз әти-әнисенең тормышка ашмаган хыялы да чагыла кебек.
Кырымнан татарларны сөргән 1944 елның маенда аның әнисе Әминә унтугыз яшендә була. Урал ягындагы Новая Ляля дигән урында урман кисүдә эшләтәләр аларны. Җиргә төшкәнче төкерек ката торган кырыс табигатькә, авыр эшкә ияләшүе бик авырга туры килә. Фронттан майор званиесендә кайткан кардәше эзләп табып, Әминәләр гаиләсен алып китә...
Инде Сәмаркандта торганда Әминә Симферопольгә кайтып, куылганчы үзе яшәгән йортны күрү бәхетенә ирешә. Кереп карап кына чыгыйкчы дип, ялынса да, яңа хуҗалар башта теш-тырнаклары белән каршы төшәләр. Миңа бер нәрсә дә кирәкми, Сәмаркандта дүрт бүлмәле квартирыбыз, машинабыз бар, дип сөйли-үгетли торгач, ниһаять, хуҗалар кереп карарга рөхсәт итү түбәнчелегенә төшәләр. Җиһазларның һәм, хәтта, иске комодка кадәр исән булуын күрә Әминә. Күңелендә үз туган җирендә кичергән бәхетле мизгелләре дә яңаргандыр, бәлки... Ул 66 яшендә вафат була. Ә ире, Әнвәр әфәнденең атасы Сәетхәлилгә исә икенче гаиләсе белән, Симферопольдә яшәү насыйп була. Аңа хәзерге вакытта 89 яшь булып, сугыш чорында Севастопольдә һөнәр училищесында укыганда, йорт түбәләрендә "зажигалка"лар сүндерә, көченнән килгәнчә, җиңүгә үз өлешен кертә. Әмма ул чор архивы югалганлыгын сылтау итеп, аның "трудармия"дә булганлыгын раслау гына һаман да сузыла...
- Кырымда 100дән артык милләт бар. Аларның һәркайсысының үз Ватаны бар. Ә Кырым татары кая китсен? Аның туган җире шунда. Барлык милләтләр ничек бердәм яшәгән, алга таба да шулай бергә яшәсеннәр. Әмма төп халыкка салым буенча билгеле бер өстенлекләр тиешле - дип сүзен дәвам итә Әнвәр әфәнде. - Миңа Америкада булырга туры килде. Анда индеецларны барлык төр салымнардан азат иткәннәр. Кемнәрдер моны ул җирле халык эчкечелеккә бирелеп, үзеннән-үзе бетсен өчен шулай эшләнә дип әйтмәкче була. Юк, алай түгел, бу аларга халык буларак бер тирәдә яшәп, үзләрен саклап калу мөмкинлеге бирә. Җирле татарлар өчен - Кырым да шулай ук. Болай да бит инде 5 миллионга якын Кырым татары Төркиядә яши, 30-35 меңләбе - Румыниядә, Болгариядә дә шуннан аз гына кимрәк... Кырымны татарлардан арындыра башлау Екатерина заманыннан ук килә. Ул чагында безнең татарлар Урал һәм Урта Азия якларына сөрелгәннәр...
Әнвәр әфәнде Кырым татарларының горурлыгы булган ике мәртәбә Советлар Союзы Герое легендар летчик Әхмәтхан Султан, Нобель премиясенә тәкъдим ителгән галим-физик Роллан Кадыев, һ.б. турында да бик күп гыйбрәтле нәрсәләр сөйләде.
Шулай ук, дин кардәшләребез булган кырым татарларының бәйрәмнәре хакында да ишеттек. Аларда, хәтта, Корбан һәм Ураза гаетләрендә дә көрәш оештырыла. 5-6 майдагы Хозыр Ильяс һәм, шулай ук, август аенда уздырыла торган уңыш бәйрәмнәре көрәштән башка үтми икән. Кырым татарлары өчен тагын бер үтә дә әһәмиятле дата бар: ул - 18 май! Моннан җитмеш ел элек, 1944 елның 18 маенда Кырым татарларын үз туган Ватаннарыннан сөрәләр. Хәзер, елның-елында 18 майда Симферополь шәһәрендәге Ленин мәйданында алар кайгы митингына җыелалар. Бу гадәтләренә быел да тугрылыклы калырга ниятли Кырым татарлары.
Хәзер исә аларның таләпләре гап-гади һәм гадел: Кырым татарларын реабилитацияләү турында закон кабул ителергә тиеш. Әгәр дә Россия телевидениесенең пропаганда сәясәтле тапшыруларын күздән карап, интернеттагы мәгълүмат белән танышып (шул исәптән, ATR каналы яңалыкларын да) барасыз икән, башны эшләтердәй нәрсәләр шактый... Мәсәлән, Кырым Россиягә кушылуга, Кырым республикасының яңа Конституциясе кабул ителсә дә, анда, төп халык буларак, Кырым татарларының хокуклары аерым беркетелмәгән. Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында Кырым татарларының катнашуын гарантияли торган нормалар да каралмаган. Республика парламентындагы һәм властендагы урыннарның 20 процентын Кырым татарларына бирү турында алдан вәгъдә ителгән булса да, анысы да төп закон белән ныгытылмаган. Ә ул төп закон үзе, Конституция комиссиясе рәисе Григорий Иоффе раслаганча, Россиянең танылган галимнәре, юристлары, конституция хокукы белгечләре,экспертлары ярдәмендә, берничә атна дигәндә язылган. Һәм ... халык тикшерүеннән башка гына кабул ителгән дә! Дөрес, Владимир Путин безнең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул итеп, Кырым мәсьәләсе хакында сөйләшкәндә, моннан 70 ел элек репрессиягә дучар ителгән Кырым татарларын реабилитацияләү зарурлыгына да тукталынган. Россия Кырымны үзенә кушкан икән инде, димәк, РСФСР Югары Советының 1991 елның 26 апрелендә кабул ителгән һәм хәзер дә гамәлдә булган "Репрессияләнгән халыкларны реабилитацияләү турында"гы законын Кырым татарларына карата куллану чын гаделлек булыр... Кырым татарларының моны таләп итәргә хаклары бар!
Заманында Кырымны җирле татарлардан чистарту һәм анда яһүдләрне күчереп, Еврей республикасы төзү - яңа төзелгән совет дәүләтенең икътисадын ныгыту өчен кирәк чара дип уйланылган булган, диләр. Бу версия буенча, беренче елларында ук, совет власте Кырым җирләрен Америка банкирларына ( яһүдләргә) залогка бирә. Илебезнең яңа икътисадый сәясәте буенча безгә килгән инвесторлар арасында Американың "Джойнт" финанс компаниясе дә була. 1923 елда РКП(б)ның яһүд секциясе җитәкчесе Абрам Брагин Политбюрога инде Кырымда, алдан сөйләшкәнчә, автонмияле генә түгел, ә Еврей совет социалистик респбуликасы төзү турында карар проектын тапшыра. Нәтиҗәдә, Кырымга күченәчәк яһүдләр өчен 132 мең гектар җир бирелә. Шулай итеп, 1939 елда Кырымның Фрайдорфский районындагы 44 авыл җирлегендә 65 меңнән артыграк яһүд яши башлый. Ә аңа кадәр әле, 1929 елның 19 февралендә Америка ягы вәкиллеге булган "Джойнт" белән РСФСР Үзәк комитеты белән ике арада төзелгән килешү нигезендә, алга таба СССР ел саен "Джойнт"тан 1,5 миллион доллар алып бара! Америка ягы гарантия таләп иткәч, безнекеләр Кырымның 375 мең гектар җирен залог итеп америкалыларга бирәләр. Ул җирләрне рәсмиләштергән акцияләргә АКШның 200 кешесе, шул исәптән, Рузвельт үзе, Рокфеллер һ.б. ия булалар. Кырымга күченгән яһүдләрне акча белән, Америка ягы турыдан-туры тәэмин итә. Ул акечага техника, азык-төлек һ.б. сатып алалар. Бу, әлбәттә, җирле халык булган татарлар, руслар, болгарлар, грекларда ризасызлык уята.
Кырымда милли сугыш чыгуга юл куймас өчен, 1936 елда Сталин "Кырым Калифорниясе" проектын туктата. Америка ягының совет дәүләтенә бирергә өлгергән 20 миллионы да онытыла. Әмма озакка түгел, 1943 елда Тегеран конференциясендә Рузвельт моны Сталинның исенә төшерә. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылыш мизгелләрендә союзникларсыз һәм финанс ярдәмсез калуның нәрсә икәнен бик яхшы аңлаган Сталинның башка чарасы булмагандыр...
Менә шуңа күрә дә, 1944 елның 18 маенда, "фашистларга сатылган халык" ярлыгы тагып, 146 меңләп (үзләре әйтүенчә) Кырым татарларын үз туган Ватаннарыннан сөрәләр. Сатлык ярлыгы тагылган халыкның йөздән артык авылын фашистларның каратель отряды яндыра: Улу-Сала, Бешуй, Саблы, Биюк Янкой, Пайляры, Терскунду, Тавель, Эки-Таш, Коуш, Кучук-Озенбаш, Бия-Салу һ.б. Кырым татарлары яшәгән Үзәнбаш авылында гына да мең ярым йорт яндырыла. Ә соңыннан ул урында төзелгән поселокка "Счастливое" дигән исем бирүчеләрне кемнәр белән тиңләр идегез?! "Сатлык халык" ярлыгына килгәндә, ни өчен фашистларны кочак җәеп каршылаган Көнбатыш Украина хохолларына яисә армиясе белән фашистлар ягына чыккан Власовка карап, урысларның үзләренә шул пычрак тамга такмаганнар?! Чөнки сәясәт андый булмаган...
1954 елда "Кырым Калифорниясе" өчен заманында совет иле алган бурычны кайтару таләбе кабат алга чыга. Бурычның бер өлешен каплау өчен, СССР ягы "Джойнт" компаниясе аша Израильгә (гарәпләр белән сугышу өчен), сугыш трофее булган немец коралын бирә. Тик Америка ягы моны азсына. Никита Хрущев үзенә күрә хәйләгә барып, Кырымны Украинага тапшыра... Бер версия менә шулайрак.
Тарихи гаделлек тантана итәргә тиеш! Үзебез яшәгән чорда дин кардәшләребез Кырым татарларының аклануын күрергә хакыбыз бар. Берьюлы, 1944 елның 18 маенда Кырым татарларын туган җирләреннән ерткычларча кууны безнең Идел буе татарлары (гәрчә, приказны тикшерергә түгел, ә үтәргә генә хаклы булганнар) кулы белән эшләү кебек явызлыкка барганнары өчен дә, кан кардәшләребездән кичерү сорыйк.
Сәясәт һәм пропаганда - бер нәрсә, ә чын тормыш үзе күпкә башкачарак. Кырымдагы яңа власть, бу республиканың генераль планы буенча социаль инфраструктура объектлары төзеләчәк урыннар әгәр дә Кырым татарларының бирегә кайткач үзбелдеклеләнеп алган җирләренә туры килсә, ул участокларны бушатуны таләп итәргә җыена. Республика министрлар советы рәисе Рөстәм Темиргалиев шулай дип белдергән.
Кардәшләребез өчен катлаулы бу чорда, Кырым татарлары өчен хаклык тантана итәчәгенә өметләник.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: