Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Халыклар дуслыгы йорты ачылды

3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Түбәнкамалыларны бу истәлекле көн белән котларга республика дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Без бу көнне озак көттек, - диде Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин. - Түбән Камада илледән артык милләт вәкилләре...

3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Түбәнкамалыларны бу истәлекле көн белән котларга республика дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Без бу көнне озак көттек, - диде Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин. - Түбән Камада илледән артык милләт вәкилләре яши, сигез милли-мәдәни җәмгыять актив эшчәнлек алып бара. Бу уртак йорт аларның дуслыгын тагын да ныгыту, бер-берсенең рухи-мәдәни байлыклары белән якыннан танышу мөмкинлеге бирер.

- Түбән Каманың республикабыз тормышында, икътисади һәм социаль үсешебездә роле бик зур. Сезнең барлык уңышларыгыз нигезендә төрле милләт вәкилләренең татулыгы, бердәм тырыш хезмәте ята. Бүген ачылган Халыклар дуслыгы йортында сез кунаклар түгел, хуҗалар булачаксыз. Өй туегыз котлы булсын! - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бүләкләр тапшырды: республика җитәкчелегеннән - тавыш аппаратурасы алу өчен акча, ә Татарстан халыклары ассамблеясеннән - 50 мең сумга сертификат.

Тантанадан соң, кунаклар Халыклар дуслыгы йортындагы милли-мәдәни җәмгыятьләр бүлмәләрен карап чыктылар һәм җәмәгать оешмалары активистлары белән аралаштылар. Ябылган муниципаль институт бинасында (Химиклар урамы, 74 б) урнашкан Халыклар дуслыгы йортында хәзер шәһәребездәге 24 җәмәгать оешмасы үз эшчәнлекләрен алып барачак. Алар арасында - Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама филиалына кергән сигез оешма: керәшен, башкорт, чуваш, рус, украин, немец, таҗик һәм әзербайҗан милли-мәдәни җәмгыятьләре; шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы, татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе, татар иҗтимагый үзәге һ.б. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта булган җәмәгать оешмалары янына әле яңалары да өстәлеп тора: әйтик, шәһәребездә яшәүче әрмәннәр һәм үзбәкләр дә үзләренең милли-мәдәни җәмгыятьләрен оештыралар икән...

Халыклар дуслыгы йортын карап чыкканнан соң, Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Кама татар дәүләт драма театрына барып, шәһәребезнең мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре белән очрашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев