Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Гаиләләр ныклы булсын

Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсендә район авыл җирлекләре секретарьлары арасында авылда яшәүчеләрнең гаилә кыйммәтләрен ныгыту эшчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә смотр-бәйге узды. Анда Кама Аланы һәм районның унбиш авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Ярышлар барышында бәйгечеләр яшь гаиләләр белән алып барыла торган эшчәнлекләре белән уртаклаштылар, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр,...

Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсендә район авыл җирлекләре секретарьлары арасында авылда яшәүчеләрнең гаилә кыйммәтләрен ныгыту эшчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә смотр-бәйге узды.

Анда Кама Аланы һәм районның унбиш авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Ярышлар барышында бәйгечеләр яшь гаиләләр белән алып барыла торган эшчәнлекләре белән уртаклаштылар, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгына ЗАГС идарәсе башлыгы Бэлла Махотина җитәкчелегендәге экспертлар төркеме бәя бирде. Иң әйбәт һәм уңышлы чыгыш ясаган катнашучыларга дип
ломнар һәм иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Проект Түбән Кама районы авыл җирлеклә-рендә яшәүчеләр арасында гаиләгә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүдә үрнәк тәҗрибәне билгеләү һәм пропогандалау йөзеннән оештырылган иде.
Жюри, бәйгегә йомгак ясап, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм конкурс лауреатларын түбәндәгечә билгеләде:
«Гаилә традицияләрен саклаучы» номинациясендә - Прости авыл җирлеге секретаре Светлана Доброва; «Гаилә гореф-гадәтләрен саклаучы» номинациясендә - Түбән Уратма авыл җирлеге секретаре Гөлүсә Хәкимова; «Гаилә учагы җылысы» номинациясендә - Кама Аланы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова; «Йолалар һәм гореф-гадәтләр буенча рухи үсеш» номинациясендә - Ширәмәт авыл җирлеге секретаре Наталья Федотова; «Гаилә һәм балачак мәнфәгатьләрендә» номинациясендә - Кармалы авыл җирлеге секретаре Ирина Журавлева бүләкләнде.
Сухрау авыл җирлеге секретаре Татьяна Фролова - I дәрәҗә дипломга, Афанас авыл җирлеге секретаре Марина Жукова һәм Елантау авыл җирлеге секретаре Надежда Мартьянова - II дәрәҗә дипломга, Майская Горка авыл җирлеге секретаре Ольга Аксенова һәм Түбән Уратма авыл җирлеге секретаре Гөлүсә Хәкимова III дәрәҗә дипломга ия булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев