Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Гади яңгыр булдымы, әллә?

Узган шимбә түбәнкамалылар өчен тыныч кына узмады. Бу көнне күпләр үзләренең «тимер ат»ларын ниндидер билгесез ак тузан белән каплануын абайлап алган. Бу турыда социаль челтәрләрдә шактый кызу шау-шу, бәхәс купты.

Түбәнкамалылар бер-сеннән-берсе уздырып, машиналарын фотога төшереп, бу ак тузанның нәрсә икәнен ачыкларга кереште. Аларга күрше районнар да кушылды. Баксаң, мондый тузан күрше Чаллы, Алабуга, Зәй районнарында да күзәтелгән икән. Әле җитмәсә, машиналарда гына түгел, киемгә, урамдагы утыргычларга да шун-дый ак тузан кунган. Бакчачылар да аптырашта, чөнки әле бакчада калган җиләк-җимеш, яшелчәне дә бу билгесез нәрсә сырып алган.
Динар Зөфәров:
– Ун минутка гына кибеткә чыккан идем, кап-кара курткам ак таплар белән тулды. Машина да ап-ак, юдыртырга кертмичә булмас ,– ди.
Алмаз Әхмәтгәрәев:
– Алай көчле җил дә, яңгыр да булмады бит. Каян килеп чыкканын белеп булмый. Кеше сәламәтлеге өчен зарары гына булмасын. Аллергия белән интегүчеләр бу тузанны беренче чиратта сизәчәк.
Рәмзия Хәкимова:
– Бу нәрсә бит машинага гына түгел, киемгә дә куна. Безгә шул һаваны суларга туры килә, – дип борчыла.
Бу очракта халыкны тынычландыру өчен иң беренче чиратта, экологлар чыгыш ясарга тиеш кебек. Тик Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль бүлеге: «Безгә бу турыда шикаять белән мөрәҗәгать итүче булмады. Шуңа күрә, белгечләр беркая да барып, һавадан пробалар алмады»,– дип җавап бирү белән чикләнгән. Ә республика буенча һаваның пычрануын күзәтеп торучы автомат станцияләр 24 е һәм 25 нче сентябрьләрдә һаваның агулы матдәләр нормадан артмавын күрсәткән. Димәк, «химия выброслары» дигән фараз дөреслеккә туры килми.
Рәсми рәвештә аңлатулар ачык җавап белән канәгатьләндерерлек булмагач, халык берсен-берсе кыздырып, үзе фаразларга кереште. Кемдер чынлап та «химия выбросы» дисә, икенчеләре «юл тузаны» ди. Өченчеләре Казахстандагы ком бураны белән бәйләп аңлатырга тырыша.
Тузан дип әйтер идең дә, быел сентябрь ае тузан җыелырлык булмады. Көн аралаш диярлек үк яңгыр явып тора.
Сүз уңаеннан, мондый яңгыр узган елның апрелендә бер күзәтелгән булган инде. Ул вакытта аны көчле җил урамнарга сибелгән реагентларны туздырган дип аңлатканнар иде.
Озын сүзнең кыскасы, бу серле яңгыр Татар-станда гына түгел, Башкортстанда һәм Самарада да яуган. Бәлки, чынлап та, Казахстанның ком бураны нәтиҗәседер. Тик экология хезмәте туры җаваптан качмыйча, халыкны дәлилле сүзләре белән тынычландырса, халык колактан-колакка йөргән төрле имеш - мимешләргә ышанып, паника куптармас иде.
Мондый яңгырның беренчесе булмаган кебек үк, соңгысы да булмас. Хәзер бит интернет заманы: төчкерергә дә өлгермисең, кайтавазы икенче урамга ишетелә. Шунлыктан, төрле имеш-мимешләргә юл калдырмаслык, конкрет җавап булса, халык тынычланыр иде. «Кеше сүзе кеше үтерә» ди бит. Хәзер халык тиз паникага бирелергә, нәтиҗә ясарга ярата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев