Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Физик мөкинлекләре чикле түбәнкамалылар үзләрен 6 төрле спорт төрендә сынап карый алдылар

Бу – йөгерү, өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат һәм башкалар. Түбән Камада көчле рухлы шәһәрдәшләребез арасында спартакиада узды.

Кызлар кул көрәшендә көч сынашалар. Җанатарлар һәрвакыттагыча аларга җиңү теләп торалар. Физик мөкинлекләре чикле шәһәрдәшләр арасында оештырылган спартакиада менә шундый җанлы рәвештә уза.

Минем улым велосипедта йөри,  монда килгәнче утырып та караганы юк иде. Радик Нәҗипович бик булыша. Спаракиадага башкаларны күрергә килдек, ди кунакларның берсе 

Спартакиада 50 дән артык катнашучыны бер мәйданга җыя. Спортчылар 6 юнәлештә көч сынашалар. Чара, гадәттәгечә инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырыла. Әйтергә кирәк, физик мөмкинлеге чикле шәһәрдәшләр Республика дәрәҗәсендә елына 20 гә якын ярышларда катнашалар.

Мин бүгенге көнне көтеп алдым чөнки кул көрәштерү минем иң яраткан уеным. Мин армрестлинг буенча чемпион, ди Гөлнара Усманова.

Спартакиада ахырында катнашучыларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X