Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Файдалы проектларга - киң юл!

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Акыллы машиналар» компаниясе директоры, АСИҮТ резиденты Юрий Светличный белән очрашып Түбән Камада суыткычлар җитештерү цехы хакында фикер алышты.

Әлеге компания коммерция тармагы өчен суыткычлар җитештерү белән дөньякүләм шөгыльләнә. Проект ун елга исәпләнгән. Төзелеш өч этапта барачак. Объектның гомуми мәйданы 25 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Башта без суыткыч шкафлар җитештерүне башлап җибәрәчәкбез, икенче этап – супермаркетлар өчен витриналар. 2030 елга
без «Акыллы машиналар» чыгара торган продукциянең 50 процентын Әрмәнстан, Үзбәкстан, Сербия, Казахстан, Грузия һәм Кыргызстанга экспортларга уйлыйбыз», – дип планнары белән уртаклашты Юрий Светличный.
Рамил Муллин да: «Бу кызыклы проектны башлап җибәрергә кирәк. Түбән Камада төзелә торган яңа сәүдә комплексларын һәм мәйданнарны исәпкә алып, булган
мөмкинлекләрне тулы куәтендә кулланырга кирәк. Үз проектыгызны тормышка ашыру өчен, нәкъ менә безнең шәһәрне сайлавыгызга рәхмәт. Үз ягымнан, бу проект гамәлгә ашсын өчен, мөмкин булганча, көчемне куярмын», – дип проектны хуплавын белдерде.
d
Рамил Муллин Түбән Камада төзелүче башка объектларда да булып, төзелеш барышы белән танышты. 

Шуларның берсе – үзәк хастаханәнең кабул итү диагностика бүлеге. Эш-челәр җылылык челтәрен сузуны төгәлләгән, шушы көннәрдә бинага җылылык бирәчәкләр. Хәзер инженерлык челтәрен салу белән шөгыльләнәләр, бинаның эчке ягында буяу-сылау эшләре алып барыла. Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында 150 гә якын кеше эшли. Эшне 2022 елның икенче яртысында тәмамлау планлаштырыла.

Шәһәрдә тагын ике мәктәп һәм балалар бакчасы да төзелеп килә. «Адымнар» дип аталган заманча мәктәптә 1224 укучы белем алачак. Бина сентябрь аенда республика программасы буенча салына башлады, объектның бәясе – 2 миллиард сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев