Туган як

Фашистлар өередәй...

Төнге икеләр тирәсендә тәрәзәдән кергән тавыш уятты. Ул хатын-кызлар консультациясе ягыннан килә иде. Шашкан кешедәй акырып көлүләргә доп-доп йөгерү тавышы өстәлде. Бераздан караңгылыкта дүрт-биш кешенең биш катлы йортка елышып чабуы шәйләнде. Йортка терәп түшәлгән асфальттан, аягы дагаланган аттай, бер-берсеннән тигез аралыкта тезелешеп чабучы бу төркем йортның аргы башында тукталды. Нидер...

Төнге икеләр тирәсендә тәрәзәдән кергән тавыш уятты. Ул хатын-кызлар консультациясе ягыннан килә иде. Шашкан кешедәй акырып көлүләргә доп-доп йөгерү тавышы өстәлде. Бераздан караңгылыкта дүрт-биш кешенең биш катлы йортка елышып чабуы шәйләнде. Йортка терәп түшәлгән асфальттан, аягы дагаланган аттай, бер-берсеннән тигез аралыкта тезелешеп чабучы бу төркем йортның аргы башында тукталды. Нидер сөйләштеләр, кайсысыныңдыр Тынычлык урамы ягына барырга тәкъдим иткәне ишетелде. Ул да түгел, кинәт кенә маршировать итеп, барабан каккандай, шул ритмга кул чаба-чаба, «рэп» көйләгәндәй акырырга тотынды болар. 35нче лицей янәшәсеннән Бызов базарына юнәлделәр булса кирәк... Күз алларым караңгыланып китте. Дүрт-биш үсмер түгел, гүя, киноларда күрсәтелгән фашист колоннасы урамнан бара диярсең. Калганын аермасам да, «мусора, мусора» дигән сүзләре еш кабатлана. Маршировать итүләреннән һәм күмәк тавышлары тигезлегеннән боларның бер генә көн әзерләнмәве сизелеп тора. Аякларында үкчәсенә тимер кагылган ботинка иде бугай. 15-20 минут дәвам иткән бу тавышка каршы йорттан бала елавы, картлар йөткерүе кушылды. Төнге тынычлык бозылды...

Эчке эшләр идарәсенә шул хакта хәбәр иттем. Кем булуымны, кайсы йорттан шалтыратуымны җентекләп язып алдылар. Икенче көнне иртәнге җиделәрдә үк полициядән килеп, күргәннәремне кәгазьгә теркәп киттеләр. Төнлә белән халык тынычлыгын бозучыларны тоткарлауларын да әйттеләр.
Тик төнге тынычлыкны бозучы хулиганнарга гына санаргамы боларны? Миңа алай тоелмадылар. Шундый ук хәл Яшьлек урамында да булган, тик ике-өч сәгатькә иртәрәк кенә. Алары да шулай ук марш белән һәм акырышып, ишегаллары аша узганнар. Этне дә бит көчек чагында күреп алып тәртипкә өйрәтсәң генә. Ә бу үз-үзләрен тотышларыннан фашистик рух аңкып торучы үсмерләр әле ныгу юлында гына. Әгәр дә хулиганлыкка сылтап калдырып, бер чара да күрелмәсә, бер-ике елдан нәрсә булачагын күз алдына китерүе кыен.
Әнә бит инде бу язда фашистик карашлы кайберәүләр Шинчылар һәм Лесная урамнары кисешкән урындагы автобус тукталышларын рус өстенлеген раслый торган язулар белән чуарладылар. «Туган як»та шул хакта язып чыктык, әмма чара күрүче табылмады. Җитәкчелек битараф калды.
Шимбә таңындагы хәлләрдән соң, тагын шул якны урадым. Теге «Русь без хачей» язуы һаман да тора. Кесә телефоны номеры гына өстәлгән. Аның каравы, Шинчылар урамының 66нчы йорты янында (Лесная урамы яклап) автобус тукталышындагы яңгырдан ышыклагыч корылмада шундый ук фашистик эчтәлекле язу пәйда булган: «Нет хачам» һәм «Русь 14/88». Соңгысы нәрсә аңлатадыр...
Ни өчен бу язуларны беркем дә күрми? Ул микрорайонда җитәкче бардыр бит? Торак-коммуналь хуҗалык департаментында утыручылар нәрсә карый? Аларның эше халыктан акча җыюга гына кайтып каламы әллә?
Әгәр дә безнең җирле җитәкчелек һаман да шулай күз йомып, битарафлык күрсәтә икән, Түбән Кама төбәгендә дә «Казанская дивизия» кебек скинхед-фашист оешмасы тернәкләнмәс дип, кем әйтә ала?! Алар да бит башта стеналарга, коймаларга фашистик рухлы язулардан башлаганнар үз «эшчәнлек»ләрен...
Бу юлы инде без «Туган як» аша, турыдан-туры югарыда санап үткән оешмаларның җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез: фашистик рухлы ул язуларны бетертсәгез иде. Муниципалитет җитәкчелеге бинасы диварындагы андый кара язуны сәгате-минуты белән бетерттерделәр бит, ә гади халыкка ничек тә ярыймы?! Газета - шушы төбәктә, шушы шәһәрдә яшәүче халыкныкы. Шулай булгач, халык белән исәпләшәсезме-юкмы - ике атнадан соң «Туган як»та сезнең эш нәтиҗәсен халыкка хәбәр итәрбез. Шул ук вакытта эчке эшләр идарәсендәгеләр дә тукталыштагы язулар мәсьәләсенә үз мөнәсәбәтләрен белдерерләр дип ышанабыз. Гәрчә полиция гариза-мөрәҗәгать буенча гына чара күрергә тиеш булса да, бу очракта сүз кешеләр иминлеге өчен куркыныч фашистик агым турында бара. Ә аларның гамәлләре Россия Җинаятьләр кодексының 282.1нче статьясына (экстремистик оешма булдыру һәм аның эшчәнлегендә катнашу) туры килә дип беләм. Фашистик рухлы яшьләр бүре өеренә әйләнсә, урамга чыгу да куркыныч була башлар бит «өлкән брат»тан кала башка милләт кешеләренә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: