Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Ел хатын-кызы» конкурсында

Менә берничә ел инде, шәһәребездә 8 Март бәйрәме якынлашкан бервакытта «Ел хатын-кызы» конкурсы үткәрелә. Бу юлы анда 17 гүзәл зат катнашты, алар арасында төрле һөнәр ияләре - укытучы, хореограф, шәхси эшмәкәр, технолог һ.б. бар иде. Узган атнада Түбән Кама татар дәүләт драма театрында үткәрелгән бу ярышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы...

Менә берничә ел инде, шәһәребездә 8 Март бәйрәме якынлашкан бервакытта «Ел хатын-кызы» конкурсы үткәрелә. Бу юлы анда 17 гүзәл зат катнашты, алар арасында төрле һөнәр ияләре - укытучы, хореограф, шәхси эшмәкәр, технолог һ.б. бар иде. Узган атнада Түбән Кама татар дәүләт драма театрында үткәрелгән бу ярышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы рәисе Эльвира Долотказина һәм Казаннан килгән кунак - Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, конкурста җиңү теләделәр.

Алма төшәрлек тә урыны булмаган залда конкурсантларга туганнары, гаиләләре, балалары, хезмәттәшләре һәм дуслары көч биреп торды. Төрле төстәге буяулар белән исемнәре зур итеп язылган плакатларны күтәреп торучы җанатарлар конкурсантларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Аеруча, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Мадьярованың җанатарлары көчле итеп кул чапты. Җиде бала анасы Фәридә Зәйнуллинаны исә зал аягүрә алкышлады. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисендә дә «Җәннәт - әниләрнең аяк астында» диелә бит.

Конкурсантлар үзләре турында кыска гына видеоматериал, портфолио һәм чыгыш (визитка) әзерләп килгәннәр. Кемнедер укучылары, хезмәткәрләре, икенчеләрне исә ирләре таныштырып чыгыш ясады. Конкурсантларның һәрберсе турында җентекләп һәм озаклап сөйләргә мөмкин. Ләкин йөз тапкыр сөйләгәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дип юкка гына әйтмәгәннәр татар халык мәкалендә. Өч сәгатьтән артык барган кичәдә жюри әгъзалары конкурсантларны 10 номинация буенча бәяләде.

«Женщина - бизнес-леди» исеменә «МифТаВа» матурлык салоны челтәре хуҗасы Татьяна Мифтахова лаек булды. «Моя судьба - моя профессия» - «Нефтехим»ның бүлек начальнигы урынбасары Нина Белавина һәм Е.И. Королев исемендәге политехник колледж директоры Татьяна Куприянова; «Женщина - культура и духовность» - балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Мадьярова һәм 2нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Наталья Малецкова бүлештеләр. «Женщина - лидер, общественный деятель» дигән номинациядә Чуваш милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Вера Юнысова җиңде. Фәридә Зәйнуллина «Женщина - мать» булып танылды.

«Женщина - пример года» номинациясендә - трамвай йөртүче Елена Предеина, «Героиня третьего возраста» - шагыйрә һәм үзешчән композитор Алевтина Конюхова җиңүчеләр дип табылдылар.

Биредә әле «Мужчина года: женский взгляд» номинациясе дә бар иде, анысына Түбән Кама нефтехимия колледжы директоры Александр Кутузов ия булды. Зона ярышында җиңүчеләр тиздән Казанга, «Ел хатын-кызы» конкурсының республика финалына барырга әзерләнәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев