Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ел буе сагынып сөйләрлек

Бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, халкыбыз мирасының рухи җәүhәренә әверелгән Сабантуйда, элек-электән, язгы чәчүгә йомгак ясап, кыр батырларын олылаганнар. Ул гадәт хәзер дә саклана, hәм шул ук вакытта, милли бәйрәмебез елдан-ел яңа төсмерләр, яңа бизәкләр белән баетыла. 12 июньдә үткәрелгән Кызыл Чапчак авылы Сабантуе да моның матур бер мисалы булып...

Бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, халкыбыз мирасының рухи җәүhәренә әверелгән Сабантуйда, элек-электән, язгы чәчүгә йомгак ясап, кыр батырларын олылаганнар. Ул гадәт хәзер дә саклана, hәм шул ук вакытта, милли бәйрәмебез елдан-ел яңа төсмерләр, яңа бизәкләр белән баетыла. 12 июньдә үткәрелгән Кызыл Чапчак авылы Сабантуе да моның матур бер мисалы булып тора.
Биредә, кыр батырлары белән беррәттән, иң өлкән яшьтәге кешеләрне, ярты гасыр hәм аннан да озак вакыт бергә яшәүче гаиләләрне, яңа өйләнешүчеләрне, соңгы вакытта бәби алып кайтучыларны, быел мәктәп тәмамлаучыларны аерым хөрмәтләделәр. Гомумән, бездә яшәлгән елларны, гомерне Сабантуйдан Сабантуйга кадәр санау халыкның канына сеңгән. Кызыл Чапчак кешеләрен бәйрәм белән котларга килгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина hәм авыл җирлеге башлыгы Марат Бәдриев тә соңгы елда булган үзгәрешләрне телгә алдылар. Әйе, социализмны җимереп, колхоз-совхозларны тараткач hәм бар байлыгын «инвестор»лар талагач, халык кыен хәлдә калган булса да, авыл яши, эшли, соңгы вакытта фермерлык хәрәкәте үсә, кыскасы, тормыш дәвам итә. Шулай булгач, елына бер килгән авыл Сабантуенда нигә рәхәтләнеп бәйрәм итмәскә?!
Әле узган айда гына Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Кызыл Чапчак Сабантуенда Югары Чаллы коррекцияләү мәктәп-интернаты педагоглары hәм Югары Чаллы мәдәният йортының Гүзәл Сибгатуллина җитәкчелендәге «Чулпы» балалар хореография коллективы тарафыннан куелган театральләштерелгән күренеш тә шул вакыйгага багышланган иде.
Кичкә кадәр гөрләп торган мәйданда Сабантуйга хас булган нинди генә ярышлар, халык уеннары оештырылмады. Бәйрәмнең иң кызган чагында кат-кат килеп яуган яңгыр да бәйрәм рухын сүрелдерә алмады. Берәүләр осталыгын күрсәтергә тырышты, икенчеләр рәхәтләнеп тамаша кылды. Барлык ярыш төрләрен hәм җиңүчеләрне санап чыгу мөмкин булмаганга, кайберләрен генә телгә алабыз. Катыктан акча эзләү «чемпион»ы - Югары Чаллыдан Айдар Фатыйхов, моның өчен аңа 17 секунд вакыт җитте. Гер күтәрүче ир-егетләр арасында җиңүче - Түбән Камадан Фаил Ибраhимов. Ә менә хатын-кызлар гер күтәрүдә түгел, аны ыргытуда ярыштылар. Шәңгәлчедән Фәния Мостафина 8 килограммлы герне иң еракка «очырта» алды. Моны укыгач, Кызыл Чапчакның үз хатын-кызлары «слабый» икән дип уйламагыз тагын: авылдашлары Рәфинә Заhидуллина - кул көрәштерүдә, ә Галия Гыймадиева капчык сугышында («гүзәл затлар» соңгы вакытта анысын да үзләштерә башлады) җиңүче булдылар.
Кызыл Чапчак - электән көрәшчеләре белән дан тоткан авыл. Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борhанов та шушы авылда яши. 66 яшьлек Гакыйф хәзер үзе көрәшми, ә мәйданда заманында аннан бил алышу серләренә өйрәнгән ирләр hәм инде аларның уллары көч сынаша. Мәсәлән, Фәнис Шәйдуллинның үзе кебек көрәшче уллары Әлфис hәм Нәфис күпләргә таныш. Әлфис 14 яшькә кадәргеләр ярышында, үзеннән шактый зур гәүдәле малайга гына оттырып, икенче урынны алды. Иң кечкенәләр - 10 яшькә кадәргеләр арасында барысын да җиңгән Нәфискә тәкә урынына куян бирүләре үзе бер кызык булды. Ә инде тәкәләр бу Сабантуйда өчәү иде, аларын 18 яшькә кадәрге үсмерләр көрәшендә беренчелекне алган Илмир Хәкимхановка (Кызыл Чапчак), авыл көрәшчеләре арасында батыр калган Илнар Локмановка hәм кунак-
лар арасында иң көчлесе булган Наил Зәйнуллинга (Шәңгәлче) тапшырдылар. Биредә әле көрәш ветераннары да бил алышты, алар арасында Тоба авылыннан Нәкыйф Әхтәмовка тиңнәр юк иде.
Ярышлар hәм халык уеннары белән беррәттән, мәйдан кырыендагы сәхнәдә авыл үзешчәннәре hәм кунаклар - бәйрәмгә кайткан төрле яшьтәге җырчылар, биючеләр, музыкантлар үз осталыкларын күрсәтергә чират торды. Шәhәребезнең Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» фольклор ансамбле дә күренде, соңгы вакытта модага кергәнчә, Казан артистларын да чакырганнар - яшь җырчылар Айгөл Рәхимова hәм Чәчкә килгән иде.
Көрәш батырлары ачыкланып, без бу кунакчыл авылдан шәhәргә кайтып киткәндә дә, бәйрәм әле тәмамланмаган иде, яшьләр өчен дискотека hәм фейерверк та буласы, диделәр...
Инде шушы матур Сабантуйны оештырган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәктер. Алар - Рамил Борhанов (Сабантуй комиссиясе рәисе), аталы-уллы Гакыйф hәм Дамир Борhановлар, бертуган Азат hәм Илфат Ганиевләр, Илфат Шәрәфиев, Рамил Мортазин, Айбулат Хәбибуллин, Шамил Афзалов, Роза Заhретдинова, бәйрәмне ачу тантанасын hәм концерт программасын бик матур алып барган Лилия Әсхәдуллина h.б. (барысын да исемнәре белән санап чыгу мөмкин түгел). Менә шушы эшлекле ир-егетләр, уңган хатын-кызлар авылдашларына hәм кайткан кунакларга ел буе сагынып сөйләрлек бәйрәм бүләк иттеләр. Үзем дә, боерган булса, киләсе елда да Кызыл Чапчак Сабантуена барырга тырышырмын дип, хәзердән үк ниятләп куйдым...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X