Туган як

Ел башы: үзгәрешләр башланды

​​​​​​​1 гыйнвардан илебездә күп кенә яңа законнар, кагыйдәләр кертелде. Шуларның кайберләренә, иң мөһим тоелганнарына, күз салып китик әле.

Ел башыннан пенсиянең иминиятләштерелгән өлеше 5,9 процентка арта һәм аның күләме 6401 сум тәшкил итә. Моннан тыш, хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) һәм яшәү минимумы да артачак. Беренчесе – 13890 сумга, яшәү минимумы 12654 сумга җитә. Инфляциягә карап, ана капиталы күләмен арттыру да күздә тотыла.

Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме айга – 1500 сум, максималь күләме беренче өч айда – 12792 сум һәм шуннан соңгы өч айда  5000 сум булачак.

Байлар күбрәк түли

Банкта 1 миллион сумнан артыграк акчагыз булса, өстәмә салым түли башлаячаксыз. Тик артык борчылмагыз. Бу 13 процентлы салым акчалар бер миллион сумнан артып китсә һәм шул акчалардан кергән процентларга гына салына. Спиртлы эчемлекләргә ГОСТлар үз көченә керә. Димәк, аларга бәяләр арта. Быел тәмәкегә дә бәя арттыру күздә тотыла.

Агачны чит илләргә сату тыела

Эшкәртелмәгән агачны чит илләргә сату тыелуы хакындагы закон да ел башыннан үз көченә керә. Кызганыч, бу закон бераз соңга калды бугай инде. Барып караган юк, тик Себер урманнарының инде күптән кытайлылар тарафыннан күпләп киселүе хакында чаң сугучы язмалар берничә ел инде вакытлы матбугатта күренә. Әлегә агачны читкә чыгаруны киметү максатыннан зур пошлиналар салынган булган. Әйтик, 2019 елда пошлина товар бәясенең 40 проценты, 2020 елда – 60, 2021 елда 80 проценты булган.

 “Вычет” алу гадиләшә

Ел башыннан бассейннар, фитнес-клублар спорт залларына абонент сатып алучылар аның бәясенең 13 процентын кире кайтара алачак. Шулай ук, башка вакытта “вычет” алу да җиңеләя. Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша гариза калдырсагыз, салым органы барлык тикшерүләр белән үзе шөгыльләнәчәк.

Мәгълүматлар җиде ел гына сакланачак

Кредит тарихында мәгълүматлар саклау вакыты 10 елдан 7 елга кала. Яңа кредит алуга, элеккеге “тарих” онытылачак. Аңа кадәр алган кредитыгызны берәр вакыт ниндидер сәбәп белән вакытында түләми калган булсагыз, яңа кредит алуга, иске мәгълүматлар юкка чыгачак.

Барыбызны да исемлеккә кертәләр

1 гыйнвардан Россиядә яшәүчеләр турында мәгълүматларның федераль исемлеге булдырылачак. Анда Пенсия фондыннан, Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондыннан, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка дәүләт оешмалары тарафыннан мәгълүмат җыелачак. Бу исемлек Федераль салым хезмәте кул астында булачак һәм, әлбәттә инде, сезнең рөхсәтегездән башка да прокуратура, ФСБ, таможня органнары файдалана алачак.

Кәгазь “больничный” да тарихта калачак

Ел башыннан хезмәткә сәләтсезлекне күрсәтә торган белешмәнең (больничный) кәгазь варианты бетереләчәк һәм электрон варианты мәҗбүри булачак. Табиб аны электрон имза белән имзаларга һәм социаль иминият фондының мәгълүмат системасында урнаштырачак. Ә авыруга электрон “больничный” ның номеры күрсәтелгән  өземтә (выписка) биреләчәк. 

2022 елда Түбән Камада да социаль-мәдәни өлкәдә берничә проект тормышка ашырылачак. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шул хакта әйтте.

Аерым алганда, зур мәдәни үзәкне проектлау башланачак. Хәзерге вакытта экспертизага җибәрелгән техник бирем үтәлгән инде, эш – тикшеренү стадиясендә. Бу мәйданчыкны Вахитов проспектындагы боҗра белән янәшә төзергә җыеналар. Анда мәдәни үзәк ачу, берничә зур объект урнаштыру планлаштырыла. Бу барлык түбәнкамалыларны җәлеп итү урыны булачак, дип көтелә.

Мәгариф һәм сәламәтлекне саклау

Шулай ук быел мөһим өч мәгариф объектын эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бу – 31 микрорайондагы якынча 2,2 миллиард сумлык полилингваль мәктәп. 1224 укучыга исәпләнгән, якынча 3,2 гектар мәйданны биләүче бу комплекс инде август аенда ук тапшырылачак. Анда, уку-укыту бүлмәләреннән тыш, спорт, воркаут зоналар, волейбол һәм футбол мәйданчыклары да каралган.

Тагын бер проект – 34 нче микрорайонда булачак балалар бакчасы һәм мәктәп. Комплекс узган елның сентябрендә салынган һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проектның бәясе – якынча 1,5 миллиард сумга төшә. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сүзләренә караганда, 1нче сентябрьдә үк балалар яңа балалар бакчасына һәм мәктәпкә бара алсын өчен, барлык эшләрне 20 нче августка тәмамларга планлаштыралар.

Район күптармаклы үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге бинасын төзү – шулай ук зур проектларның берсе. Аның бәясе якынча 2 миллиард сумга төшәчәк һәм ул да августта файдалануга тапшырылачак.

Юллар, юллар...

Быел Түбән Камада һәм муниципаль район торак пунктларындагы юл-урам челтәрен тиешле хәлгә китерү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы – бу юнәлештә башкарыла торган иң күләмле эшләрнең берсе. Аның кысаларында быел өч мөһим шәһәр магистрален – Корабельная урамында (Студентлар-Корабельная урамнары кисешкән юл боҗрасыннан Корабельная урамындагы 52 нче йортка кадәр) һәм Химиклар проспектында (Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр һәм Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр) автомобиль юлы участокларын тәртипкә китерү планлаштырыла.

«Быел Түбән Кама муниципаль районында юлларны ремонтлауга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өстәмә рәвештә 1 миллиард сум акча бүлеп бирүне хуплаган. Республиканың мондый ярдәме, һичшиксез, юл челтәрен яңартуга зур өлеш.  Бу акчага Вокзал, Корабельная урамнары, Төзүчеләр проспекты буенча урнашкан автомобиль юллары участокларын ремонтлауны дәвам итәчәкбез" – диде Рамил Муллин.

Җитәкче М-7 магистралендә урап узучы юлының масштаблы проекты турында да искә төшерде. «Бу мәсьәлә әлегә федераль дәрәҗәдә хәл ителеп бетмәгән, шуңа күрә нинди дә булса карарлар турында сөйләргә иртәрәк. Әмма бу бик күләмле проект. Ул бизнесның яңа юнәлешләрен дә, гамәлдә булганнарын да үстерүгә старт бирәчәк. Һәм безнең шәһәр өчен зур мөмкинлекләр ачачак", – диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: