Туган як

Экологиягә зыян салмаслар

Прости авылы янындагы иске тәгәрмәчләр ташланган чүплекне бетерүнең төп этабы быел төгәлләнәчәк.

Хәтерегездә булса, 2018 елда Прости авылы янында рөхсәтсез таш­ланган тәгәрмәчләр чүплегендә янгын чыгып, шактый вакыт авыл халкын борчуга салды. Бу – туфрак белән буталган 460 мең кубометр иске резина совет чорыннан бир­ле җыелып килгән «мирас».

Янгын сүндерелсә дә, туфрак асты­на күмелеп калган өлеше әле шак­тый төтенләп ятты. Быел бу чүплек тулаем чистартылачак. Бу хакта республиканың Экология министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте. Түбән Камага «Чиста ил» федераль проекты кысаларын­да 560 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

– Туфрак белән катнашмаган тәгәрмәчләрне үзбушаткычларга төяп, икенчел эшкәртүгә озаталар, ә туфрак белән катнашкан, яңадан эшкәртүгә яраксыз калдыкларны су үткәрми торган герметик мате­риалга берничә кат төреп, шунда ук махсус урында тау итеп ясап күмәләр. Экологиягә зыян салын­маячак – дип ышандырды Егор Тарнавский.

Бу чүплек ике ел эчендә тулаем бетереләчәк. Киләсе елга чүплек урынына агачлар утыртып, якын­дагы елганы чистартачаклар.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: