Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Дәрәҗәле кунаклар катнашында

24 февральдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева Түбән Камага эш визиты белән килделәр. Беренче чиратта алар 22нче микрорайондагы җәмәгать кабул итү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар. Андагы территориаль җәмәгать үзидарә советы рәисе, депутатның кешеләрне кабул итү, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор һәм полиция участок...

24 февральдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева Түбән Камага эш визиты белән килделәр.

Беренче чиратта алар 22нче микрорайондагы җәмәгать кабул итү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар. Андагы территориаль җәмәгать үзидарә советы рәисе, депутатның кешеләрне кабул итү, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор һәм полиция участок вәкиленең заманча җиһазландырылган кабинетларын карагач, аларның эш тәртибенә кагылышлы сорауларга җавапларны тыңлагач, Ф.Мөхәмәтшин җәмәгать кабул итү үзәге эшчәнлеген хуплады: «Бик әһәмиятле эш башлагансыз, аны шушы юнәлештә дәвам итегез», - дип бәя бирде. Түбән Кама муниципаль районында халык белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу өчен монда Дәүләт Советының даими комиссияләрен алып килү дә яхшы булыр иде, дип белдерде.

Бу көнне Казан кунаклары, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр советы сессияләре эшендә катнаштылар. Көн төртибендә каралган мөһим мәсьәләләрнең берсе Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның еллык отчеты иде. Ул узган ел икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы, спорт һ.б. тармакларда башкарылган эшләр хакында сөйләде. «Айдар Рәисович башкарылган эшләрне дә тулысы белән ачып бирде, проблемаларны да яктыртты, алда торган бурычлар хакында да бик аңлаешлы сөйләде», - дип үз фикерен белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Сессияләр эшендә Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һ.б. катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев