Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Диңгезчеләр җыелды

Митингка ашыкканда салмак адымнар белән алдан баручы кара беретлы бер абзыйга игътибар иттек. Колакка катырак булса да, сөйләшә торгач, юлдашыбыз Илгиз Гәрәевнең элекке хәрби моряк икәне, СССР чорындагы «салкын сугыш» елларында Көнбатыш Африкадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы, шунда ике мәртәбә яралануы турында ишеттек. Сомали, Сенегал - ул үзе булган урыннарны санап...

Митингка ашыкканда салмак адымнар белән алдан баручы кара беретлы бер абзыйга игътибар иттек. Колакка катырак булса да, сөйләшә торгач, юлдашыбыз Илгиз Гәрәевнең элекке хәрби моряк икәне, СССР чорындагы «салкын сугыш» елларында Көнбатыш Африкадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы, шунда ике мәртәбә яралануы турында ишеттек. Сомали, Сенегал - ул үзе булган урыннарны санап китте.
Митингка килүчеләр арасында Балтыйк флотында хезмәт иткән Анатолий Марков, Әзһәр Латыйпов, Төньяк флотта су асты көймәсендә йөзгән Рифкать ага Фәхриев һ.б. бар иде. Кулындагы йолдызлы диңгезче флагына карап торуыбызны күреп алган бер моряк (үзе белән Юрий Смирнов дип таныштырды) диңгез тозын үзенә сеңдергән ул флагның әтисеннән мирас булып күчкәне хакында сөйләп торды.
- Хәрби-диңгез флоты көнен бу юлы бик тә үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез: Кара диңгез флотының башкаласы булган Севастополь кабаттан безнең Россия составына керде, - дип аерым бер тантана белән әйтте Җиңү монументы янында уздырылган митингта ясаган чыгышында Түбән Каманың сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Григорий Китанов. - Хәрби гаскәр төрләре арасында хөрмәткә иң лаеклылардан булган хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләрне бүген бәйрәмнәре уңаеннан котлыйбыз.
Шулай ук, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова да хәрби-диңгез флотының 318 ел дәвамында Россиянең иминлеген саклавын телгә алды.
Ә икенче ранг капитаны, хәрби-диңгез флоты ветераны Габдулла Әһлиуллин үзенең флотта хезмәт итү чорына бәйле истәлекләрен яңарту белән бергә, су асты көймәсендә хезмәт иткән мичман Равис Нәбиевнең улы Тимурның да әтисе кебек үк хәрби диңгезче һөнәрен сайлавын зур горурлык хисе аша җиткерде.
Түбән Кама хәрби комиссары исеменнән чыгыш ясап, майор Рөстәм Рәхимҗанов та флотта хезмәт иткән түбәнкамалыларны котлады. Шулай ук ул, Кырым белән Севастопольнең Россиягә кайтуын искәрткәннән соң, хәзерге вакытта Кара диңгез флотында хезмәт итү өчен контрактчылар җыюга керешелгәнен әйтеп, теләге булган ир-егетләрне Төзүчеләр поселогында урнашкан (элекке 4нче мәктәп бинасы) хәрби комиссариатка чакырды.
Митинг бер минутлык тынлык һәм монументка гирляндалар, чәчәкләр салу белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев