Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Депутат белән очрашу

21 февральдә Советлар йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Түбән Кама журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында мәгариф, мәдәният, икътисад һәм милли мәсьәләләр турында сүз барды. Сүз дә юк, бу тармакларның кайсысын гына алсак та, ахыр чиктә милләтара мөнәсәбәтләргә кагылмыйча калмый. Чөнки ике дәүләт теле булган республикабызда ике теллелек турындагы...

21 февральдә Советлар йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Түбән Кама журналистлары белән очрашты.

Әңгәмә барышында мәгариф, мәдәният, икътисад һәм милли мәсьәләләр турында сүз барды. Сүз дә юк, бу тармакларның кайсысын гына алсак та, ахыр чиктә милләтара мөнәсәбәтләргә кагылмыйча калмый. Чөнки ике дәүләт теле булган республикабызда ике теллелек турындагы законның үтәлеше иң актуаль мәсьәләләрнең берседер. Шул ук вакытта, законнар республикада яшәүче барлык башка милләтләрнең дә рухи ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш.

Соңгы елда мәктәпләр системасына, милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү буенча да күләмле эшләр башкарылган. Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән «Киләчәк» һәм «Бәләкәч» программаларын тормышка ашыру эзлекле дәвам итә. Әңгәмә барышында депутат, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы буларак, республикабызда массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, журналистларның матди хәлен яхшырту мәсьәләләренә дә тукталды.

Р.Вәлиев урын биләп утыру өчен генә сайланган депутат түгел. Ул һәрчак халык арасында, сайлаучылары белән даими очрашып тора, аларның наказларын үтәүне үзенең намус эше итеп тоя. «Миңа төрле сораулар белән киләләр. Беренче чиратта социаль яктан аз якланылган өлкәннәргә һәм балаларга ярдәм итәргә тырышам», - дип искәртте депутат. Соңыннан ул милләтләр дуслыгына кагылышлы эшләрне җанландыру буенча журналистлар әйткән берничә тәкъдимне хуплап кабул итте, аларны хәл итү юлындагы кайбер сорауларга ачыклык кертте. Чыннан да, бу чара башкарылган эшләр турында коры отчет өчен генә түгел, ә депутат үзе әйткәнчә, түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшү, киңәшләшү, фикер алышу кебегрәк булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев