Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чыршы шәһәрчекләре: кайда, кайчан..?

2021 елның төгәл соңгы бер атнасы калды. Бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә. Кибетләргә, оешмаларга чыршылар куелып, матур итеп бизәлгән. Сабыйларны сөендереп тәмле күчтәнәчләр өләшенә.

Түбән Каманың берничә урынында төрле оешмалар ярдәмендә Яңа ел чыршылары урнаштырыла. Ул мәйданчыклар елдагыча, бәйрәмчә, тантаналы рәвештә ачылачаклар.

Шәһәрнең төп чыршысы “Гаилә” шәһәр паркында. Ул 23 декабрь көнне ачылды. Ә “Нефтехимиклар” паркында куелган чыршы һәм “Айс-сити” боз шәһәрчеге – 24 декабрь 18.00 сәгатьтә ачылачак. Суыкта туңсагыз, җылынырга “Антиковидный” дип аталган кайнар һәм алкогольсез глинтвейн ярдәм итәр. Бәйрәмнең тантанасы салют белән тәмамланачак. Бу паркта  25 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр көн саен Яңа ел тамашалары узачак. Кыш Бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачасыгыз килсә, паркка рәхим итегез.  Шәһәрдәшләр яратып йөри торган Лемаев исемендәге мәйданда – 25 декабрь 17.00, “Велики” паркында – 26 декабрь 16.00, Тукай исемендәге уку һәм ял паркы – 26 декабрь 18.00, “Шинник” скверы – 27 декабрь, 18.00, “ТАНЕКО” скверы – 28 декабрь, 1800, Кызыл Чишмә яр буе – 30 декабрь, 18.00 сәгатьләрдә ачылачак.

Ачу тантаналарында түбәнкамалыларны сәхнәләштерелгән тамашалар, шәһәрнең төрле иҗат коллективлары катнашында концерт программалары һәм балалар өчен төрле уен-бәйгеләр тәкъдим ителә.

Шулай ук  инде традициягә кереп баручы матур гадәт буенча, быел да шәһәр подъездлары һәм лифтлар бизәлде. 2 нче маршрут буенча йөрүче бәйрәмчә бизәлгән трамвай сезнең кәефне күтәрер. “Тын Аллея” тукталышындагы Яңа ел уенчыклары, балкып янган утлар ямь өстенә ямь бирә.

Ә актив тормыш рәвеше алып баручыр түбәнкамалылар өчен “Гаилә”, “Нефтехимик” паркларында һәм “Шинник” спорт комплексы территориясендә шугалаклар эшләп торачак. Үзегезнең тимераякларыгыз булмаса, шунда ук прокатка алырга мөмкин. “Алмаш” һәм “Батыр” чаңгы базаларында да сезне көтеп калалар. Барлык теләүчеләр чаңгыларны прокатка алып торырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев