Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чечняга киттеләр

Узган якшәмбедә Түбән Кама тугыз полициясенең тугыз хезмәткәре Чечен республикасының Гудермес шәһәренә командировкага китте. Аларны озатырга ата-аналары, хатыннары, балалары һәм хезмәттәшләре җыелган иде. Эчке эшләр идарәсенең төрле подразделениеләрендә хезмәт итүче егетләребез алты ай дәвамында Чечняда җирле хокук сагы органнарына тәртип сакларга ярдәм итәчәк һәм август башында Түбән Камага әйләнеп кайтачак....

Узган якшәмбедә Түбән Кама тугыз полициясенең тугыз хезмәткәре Чечен республикасының Гудермес шәһәренә командировкага китте. Аларны озатырга ата-аналары, хатыннары, балалары һәм хезмәттәшләре җыелган иде. Эчке эшләр идарәсенең төрле подразделениеләрендә хезмәт итүче егетләребез алты ай дәвамында Чечняда җирле хокук сагы органнарына тәртип сакларга ярдәм итәчәк һәм август башында Түбән Камага әйләнеп кайтачак.

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков сүзләренә караганда, командировкага китәргә теләк белдергән полиция хезмәткәрләре бик күп булган, әмма Чечняга бары тик аеруча сәламәт һәм яхшы хәрби әзерлекле егетләр генә җибәрелә.

- Иң мөһиме: әйбәт кенә хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, - диде ул.

Шәһәрдәшләребезгә үтә җаваплы эш йөкләнелә: аларга март аенда узачак Президент сайлау чорында җәмәгать тәртибен сакларга туры киләчәк. Полиция хезмәткәрләре, Татарстанның башка төбәкләреннән җыелган тәртип сакчылары белән бергә, Чечняга киткәннәр.

Ә андагы командировка срогы тәмамлаган унбер якташыбыз бу көннәрдә шәһәребезгә әйләнеп кайтты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев