Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Чәчәкләр тотып кулга...»

Узган чәршәмбедә мәктәпләрдә җәйге каникулдан соң беренче мәртәбә кыңгырау чыңлады. Быел шәһәребездә беренче сыйныфка 3780 бала кергән икән.

Узган ел һәм быел да коро-навирус зәхмәте булу сәбәпле, мәктәпләрдә тантаналы линейкалар беренче, бишенче, тугызынчы, унынчы сыйныфлар өчен генә булды. Кайбер мәктәпләрдә бишенче сыйныфларны линейкага чакырып тормадылар.
Әйе, мәктәпкә балалар әзерләү елдан-ел күбрәк чыгым-нар сорый. Мәктәп өчен тотылган акчаларны санап, ата-аналарның канына тагын тоз салмыйк,  барлык балалар әти-әниләренең өмет-ләрен акласын, тырышып укысын, тәртипле булсын, укытучыларын тыңласын дигән теләктә калабыз. Фән-техника казанышлары елдан-ел үскәнгә хәзер төпле белемсез ике кулсыз кебек. Хәтта эшче һөнәрләр өчен дә техниканы бе-лү сорала. Күп очракта безгә математика, химия, физиканың тормышта кирәге чыкмады дисәк тә, алган белемнәрнең кирәге гел булып тора, без аны сизмибез генә.  
Быелгы Белем бәйрәме нинди үзенчәлеге белән истә калыр икән, уку елында нинди яңалыклар көтелә? Шушы хакта Түбән Кама муниципаль районы  башкарма комитеты-ның мәгариф идарәсе методисты Резедә Исмәгыйлева белән элемтәгә чыктык.
«Быелгы Белем бәйрәменең төп үзенчәлеге – тантаналы линейканың беренче, тугызынчы, унберенче сыйныф укучылары өчен генә булуы. Аннан соң, быел бит безнең  республикада «Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы» итеп игълан ителгән иде. Әлбәттә һәр  мәктәптә тантаналы линейка ике телдә алып барылды. Ел тәмамланганчы һәр мәктәптә чаралар уздыру планлаштырылган. Бу уку елында рай-оныбызның Шәңгәлче авыл мәктәбенең 100 еллык юбилее була. Беренче сентябрьдән Сухрау авылы мәктәбендә укучылар яңартылган, матур, заманча җиһазланган ашханәдә тукланачаклар.  Быел беренче сыйныфка укырга керүчеләрнең күп булуы да сөенечле хәл. Дөрес, проблемалар да юк түгел.  Кызганыч, мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Яшьләр арасында педагог һөнәрен сайлаучы, укытучы булып эшләргә теләүчеләр аз».  
Миләүшә Хәсәнова, Түбән Кама шәһәре 6нчы урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары: «Тантаналы линейка  безнең мәктәптә дә беренче сыйныфка укырга керүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә булды. Мәктәбебезгә быел 56 бала беренче сыйныфка керде.  Тантаналы чара ике телдә, бик матур итеп алып барыл-ды. Балаларны котларга депутатыбыз Михаил Кузнецов,  микрорайон рәисе Валентина Майорова, Мәгариф музее директоры  Алмира Садыйкова килде.
Безнең мәктәптә барлыгы 537 бала белем ала. Алар төрле милләттән булсалар да, дустату, аралашып яшиләр. Быел линейка беренче мәртәбә безнең директорыбыз Нурия Мәсгут кызы  Фәхретдиновадан башка үтте. Ул 1997 елдан  бирле безнең мәктәбебезне җитәкләде». 
Быел беренче сыйныфка улларын һәм кызларын озатучы әти-әниләр дә Белем бәйрәме турындагы фикерләре белән уртаклаштылар:
Айгөл Габдуллина: «Быел икенче балабызны, кызыбызны беренче сыйныфка озаттык. Тантаналы линейкада аерма зур. Купшы чәчәк букетлары, җырлары-көйләре белән. Линейкада балалар рә-хәтләнеп «Пикачу»га сикереп биеделәр. Балаларда гына аерма юк, алар барысы да матурлар һәм самимиләр».
Гөлназ Ильясова: «Без укыганда әти-әниләр сыйныф бүлмәсен бизәмәде. Хәзерге әти-әниләр беренчеләр укыйсы бүлмәне бизәделәр, фотоальбомга да заказ бирделәр. Миңа калса, монысы артык. Мине беренче сыйныфка, унберенче сыйныф укучылары озаткан иде, ә  бүген балалар үзләре китте» Эльза Миңнуллина: «Беренче мәртәбә кыңгырау шалтыратучы беренче сыйныф баласын чыгарылыш сыйныф укучысы элек иңенә утыртып йөрсә, хәзер кулыннан тотып җитәкләп кенә йөри икән. Без укыганда фамилия белән эндәшү иде бит. Шактый еллар үтсә дә элекке сыйныфташларны кыз чагындагы фамилиясе белән искә алабыз. Ә хәзер исем белән дәшәләр. Миңа фамилия белән дәшү күбрәк ошый иде». Эльмира Хәйруллина: «Кызганыч,  без балаларыбызны сыйныфларга кадәр озата бара алмадык. Линейка да, беренче, тугызынчы, унберенче сыйныфлар өчен генә.  Без укыганда бу тантаналы линейкага бар мәктәп тә җыела иде. Исегездәме, күпме шау-шу, күңелле очрашулар! Мәктәп тирә-ягы умарта күче кебек кайнап тора иде». 
Филсинә Шәмсетдинова: «Белем бәйрәме кайсы елда булса да әлләни үзгәреш кичермидер инде ул. Җыр, матур шигырьләр, биюләр. Беренче сыйныфка баручы балаларның күзләренең очкынланып януын күреп, үзем дә мәктәп елларына кайтып килгәндәй булдым. Хәерле гыйлемнәр алып, зур үрләр яуларга язсын сабыйларга». Филсинәнең теләкләренә без дә кушылабыз һәм барлык мәктәп укучыларына Белем илендә уңышларга гына ирешүләрен теләп калабыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X