Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

чананы - җәйдән, арбаны - кыштан, ә азыкны ярминкәдән

Бу шимбәдән, ягъни 11 сентябрьдән, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган көзге ярминкәләр  башлана. Алар өч урында – әле күптән түгел генә ачылган экопаркта, “Комета” базар комплексында һәм Бызов урамындагы базарда оештырылачак.

Илһамия Гаффарова

Чананы – җәйдән, арбаны – кыштан, ә азык-төлекне – ярминкәдән...

Бу шимбәдән, ягъни 11 сентябрьдән, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган көзге ярминкәләр  башлана. Алар өч урында – әле күптән түгел генә ачылган экопаркта, “Комета” базар комплексында һәм Бызов урамындагы базарда оештырылачак.

Бу хакта үзенең Инстаграм битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Ярминкәләр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00 - 15.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 31ләп фермер һәм шәхси хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.

Күпләр бу ярминкәләрдә үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек алуга өстенлек бирә. Дөрестән дә, үзләренең бакчалары булмаганнарга кулай бәядән күпләп яшелчәләр, җиләк-җимеш,  ашлык, бал, шулай ук ит һәм сөт ризыклары алыр өчен бик яхшы мөмкинлек булачак. Базарга керүче юлларда, юл чатларында яшелчә, ит сатып торучылар бар ул. Тик сез аларны нинди шартларда үстерелгәнен, нинди хайван ите икәнен беләсезме? Юк шул... Теләсә-кайдан, бернинди тикшерү узмаган азык-төлек алганчы, ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән арзан бәяләрдән һәм тиешле тикшерү узган сыйфатлы продукция алу кулайрак, килешәсездер?.. Җәй башында чит илдән кайтартылган кишернең килограммы 100 сум булган чакларны исегезгә төшерегез әле.

Бакчада яшелчә үстерү дә үзен акламый: җиде мең сум тирәсе бакча өчен взнос, электр бәясе, чүп түккән өчен, юлда йөрүгә киткән чыгымнарны санасаң, үзең үстергән яшелчә алтын бәясенә төшә.

Бәлки шуңадыр да, ярминкәләрнең популярлыгы кимеми, аны түбәнкамалылар ел саен көтеп ала. Югыйсә, үзләре җитештергән яшелчәсен, балын, сөт ризыкларын, ит сату интернетта да киң таралган. Түбәнкамалылар  үз итәме авыл хуҗалыгы ярминкәләрен, ни дә булса алырга җыеналармы? Әйдәгез, үзләрен тыңлап карыйк әле.

Гүзәлия Сафиуллина: “Чагыштырмача арзан бәядән ярминкәләрдән күпләп бәрәңге, кишер, суган алып куябыз. Сакларга базга салабыз.  Бакчабыз бар, тик без анда бәрәңге үстермибез. Ярминкәләр кирәк дип саныйм. Алучы бар бит, димәк ихтыяҗ бар. Башка елларны бәяләр чагыштырмача арзан була иде, быел ничек булыр инде, ел коры килде”.

Нәфисә Гыйльметдинова: “Бер вакыт “китереп бирәбез” дигәннәре өчен генә интернеттан кыяр алган идем. Пакет өстендә яхшы булса да, төбендә саргайган карт, кыярлар салганнар. Шуннан бирле, кирәкле яшелчәне базарга үзем чыгып, сайлап алам. Күпләп алып куярга саклар җир юк шул. Менә, ярминкәләр эшли башлауга, бал алырмын дип торам.

Мансур Сөләйманов: “Ярминкәләрдә авыл сөте һәм каймагы, ит алабыз. Дөрес, безнең йорт янына сөт сатучы машина ел әйләнәсендә килә. Сөт алам, ә каян алып килгәнен бер генә дә сораганым юк икән бит. Ит беренчедән, яңа суелган булса, икенчедән,  бәясе чагыштырмача арзанрак Безнең пенсияне шулай санап торганда да таманга гына туры килә. Тавык ите гадәттә тәмле була. Узган елны “Магнит” кибете янындагы сатучылардан ала идек. Быел анда булмаячак дисез бит әле. Кайда барырга карчыгым белән киңәшләшәсе булыр.”

Сәрия Исмәгыйлева: “Ярминкәләргә электән калган гадәт буенча чыгабыз. Совет заманында күп нәрсә дефицит булды. Кичке биштә эштән кайтканда сөт тә калмый иде безнең балалар үскәндә. Хәзер адым саен кибет, ни телисең ­– шул сатыла. Яшелчәләрне үзебез үстерәбез, итне туганнар бирә. Йөри торгач, барыбер ни булса, алмый калмыйсың инде ул, кызыктыра бит. Экопарк ачылган икән, шунда барып карыйсы булыр”.

Арзанрак бәядән яшелчәсен, итен, сөтен алып куярга дигән түбәнкамалыларның өметләре акланырмы? Фермер хуҗалыклары шәһәр кешесен ниләр белән сөендерәчәк?

“Земляки” крестьян хуҗалыгы түбәнкамалыларга яхшы таныш. Алар үстергән бәрәңгене бик яратып алалар.

  • Елдагыча, ярминкәләргә килергә уйлап торабыз. Барып чыкса, атна саен килергә исәп бар. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, төсле кәбестә, арыш, солы алып киләчәкбез. Суган сораучылар булса, бераз соңрак алып киләчәкбез.  Бәяләре кибетнекеннән арзанрак куярга тырышабыз. Без җитештергән яшелчәләрне агропаркта сатып алып булачак. Күпләп алучылар өчен шул агропарк каршындагы мәйданчыкта сату итәбез, – килегез көтәбез, – дип җавап бирде хуҗалык җитәкчесе Владимир Аппаков.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев