Туган як

өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше

Узган җомгада татар дөньясында зур яңалык булды: Җир шары буйлап сибелгән татарлар  алтынчы мәртәбә татарча диктант язды.

Өч наданга алмашынмас, бер язу белгән кеше...

Узган җомгада татар дөньясында зур яңалык булды: Җир шары буйлап сибелгән татарлар  алтынчы мәртәбә татарча диктант язды.

 Чара – ирекле, анда теләгәннәр генә катнаша. Шуңа да карамастан, диктант язып, үз белемнәрен сынап караучылар елдан ел арта бара. Әйтик, 2019 елда бу чарада 100 меңләп кеше катнашса, узган ел инде диктант язучылар саны 300 меңгә җиткән. Быелга әле төгәл саннар юк. Шулай да татарча диктантны 34 илдә, 4732 мәйданчыкта оештырылганы билгеле. Шуның 2029ы Татарстанда булган. Быелгы диктантның яңалыгы – беренче мәртәбә компьютер артында язу оештырылуда. Һәм бу мөмкинлектән 8219 кеше файдаланган.

Безнең Түбән Кама районында да татарча диктантны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, микрорайон үзәкләрендә, китапханәләрдә, мәчетләрдә һ.б урыннарда яздылар. Диктант язуда катнашкан төрле буын кешеләренең һәм аны әйтеп яздыручыларның кайберләреннән сораштырып, үзләренең уй-фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклашуларын үтендек.

Гүзәлия Гыйбадуллина, “Кол Гали” исемендәге милли китапханә мөдире:

– Безнең китапханә коллективы, даими укучыларыбыз диктант язуга теләп кушылды. Авыл китапханәләрен дә кертеп, ун мәйданчыкта яздык. Без, китапханәчеләр, әсәрләрнең, җырларның язылу тарихлары буенча күп кенә язмалар белән таныш булганлыктан, күренекле язучыбызның язмасын кызыксынып тыңладык. Күңелгә ятышлы текст булгангадыр, диктант бик авыр тоелмады. Күпчелек билгеләр “дүртле-бишле” булуына карасаң, хезмәткәрләребезнең белемле булуына бер дәлил бу. Ошбу гамәлебез белән телебезне саклауга, үсешенә үзебезнең өлешебезне керттек, дип сөендек. Диктантны язып бетергәч, бергәләп “Җидегән чишмә” җырын башкардык, Түбән Камада шул исемдәге әдәби-берләшмә эшчәнлегенә күзәтү ясадык.

Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре:

– Безнең Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә быел беренче мәртәбә диктант яздык. Моңа кадәр 30 нчы филиалда яза идек. Белемнәрне тикшереп карарга 26 кеше җыелдык. Тагын икәү өйдә язып, безгә тикшертергә алып килделәр.  Арабызда иң өлкәнебез – Зәкия Яруллинага 79 яшь иде. Араларында төрле һөнәр ияләре, пенисонерлар, тәрбиячеләр, ишегалды клубы хезмәткәрләре, “Аметист” клубыннан килде.

Миләүшә Хәсәнова:

– Безнең алтынчы мәктәп тә бу чарага теләп кушылды. Иң өлкән катнашучыбызга 64 яшь иде. Үзебезнең татар теле укытучыбыз әйтеп яздырды. Кызыклы һәм мәгълүмати белем бирә торган текст сайланган. Классик язучыбызның “Җидегән чишмә”сен безнең буын бик яратып укыды. Ел саен татарча диктант язуны телебезне популярлаштыруда, хөрмәт уятуда  кирәкле гамәл дип саныйм.

Әлфирә Гарифуллина:

– 64 нче балалар бакчасы коллективы “Татарча диктант” чарасына ел саен теләп кушыла. Без аны быел үз бакчабызда яздык. Миңа, өлкән тәрбияче буларак, оештыру эшләре йөкләнде. Хезмәт юлымны укытучы булып башлап җибәргән идем. Шуңа күрә, миңа диктант яздыру бик ошады. Сыйныф тактасы, парта артында утыручы балалар күз алдына килделәр. Хезмәттәшләрем, булдыра – диктантны барысы да “бишле” билгесенә язды.

Вәсимә Хөсәенова, 25 нче гимназиянең татар теле укытучысы:

– Безнең мәктәп тә бу чарага ел саен теләп кушыла.  Диктант язарга теләүчеләр бик күп җыелды. Үзебездә укучылар да белемнәрен сынап карарга теләп алынды. Мондый чаралар үткәрүне бик кирәк дип саныйм. Инде әллә кайчан мәктәп тәмамлаган татарлар килеп, кызыксынып, яза диктантны. Кайберләре дәрестә утырган кебек каушап төшә, дулкынлана. Диктантны ничек язуда әйтеп яздыручының ачык сөйләме, тавышы, дикциясе дә мөһим.

Рәсимә Нәбиуллина, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе:

Каләмдәшләребез Рушания Габбасова, Нурзия Мирхазова, Гөләндәм Галиева, Мөнҗия Хәлимова, Ралия Кәримова, Әлфия Хәлиуллина, Рәфыйк Әхмәдиев, Галимҗан Нәбиуллин “Татарча диктант” акциясендә  теләп катнашып, телебезне саклау һәм үстерүдә үзләренең өлешләрен керттеләр. Каләмдәшләребез Мөнҗия Хәлимовага рәхмәт хаты, Рушания Хаммат кызы Габбасова, халкыбызның гореф-гадәтләрен, рухи һәм матди байлыгын үстерүдә керткән хезмәтләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама муниципаль районы җирле бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гөләндәм Галиева, Түбән Кама муниципаль районы Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хезмәткәре:

– Мин  Халыклар дуслыгы йортында “укытучы” ролен үтәдем. Текст беренче карашка авыр тоелмаса да, игътибар сорый иде. Диктант язучылар арасында эшче яшьләр һәм шәһәребезнең төрле уку йортларында укучы студентлар булуы аеруча куанычлы.

Флера Михеева, пенсионер:

– “Татарча диктант” чарасына ел саен кушылам. Инде мәктәпне тәмамлаганга шактый еллар үткәч, белемнәрне сынап карау кызык. Текст бер карашка авыр кебек тоелмаса да, кайбер сүзләрне язганда уйланырга мәҗбүр булдым. Шулай да, миңа калса, билгем “дүртле”дән дә ким булырга тиеш түгел дип уйлыйм.

Альбина Вәлиева, журналист:

– Мин быел хезмәттәшләрем белән, эш урыныбызда, компьютерда яздым.

Кыскача менә шулар. Бу “Татарча диктант” язу чарасы татарлар арасында Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр кебек, матур йолага әйләнеп бара. Олысы-кечесе кызыксынып, диктант язып карый. Түземсезлек белән билге куйганнарын көтә. Чара дәвамлы булыр, аның 10, 20, 50 еллык юбилейларын да билгеләп үтәргә язсын һәм анда катнашучылар саны елдан-ел артсын иде.  Телебез бай, матур, аны әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез безгә кадәр китереп җиткергән икән, без дә үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга телебезгә мәхәббәт уятырга бурычлы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: