Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бәйрәмдә автобуслар хәрәкәте үзгәрә

14 сентябрьдә Тынычлык урамында Шәәһр көненә багышланган демонстрация уздыруга бәйле рәвештә, иртәнге 7дән башлап көндезге cәгать 2гә кадәр Б.Урманче урамындагы "Мәчет" тукталышыннан алып, Менделеев-Тынычлык урамнары чатына кадәр, ә Вахитов урамында исә "Көнкүреш йорты" турысыннан Тынычлык урамына кадәр юллар ябыла, бу урам буйлап үтә торган автобуслары хәрәкәте үзгәртелә. 25нче автобус Төзүчеләр-Тынычлык-Сөембикә-Менделеев-Сөембикә-Тынычлык...

14 сентябрьдә Тынычлык урамында Шәәһр көненә багышланган демонстрация уздыруга бәйле рәвештә, иртәнге 7дән башлап көндезге cәгать 2гә кадәр Б.Урманче урамындагы "Мәчет" тукталышыннан алып, Менделеев-Тынычлык урамнары чатына кадәр, ә Вахитов урамында исә "Көнкүреш йорты" турысыннан Тынычлык урамына кадәр юллар ябыла, бу урам буйлап үтә торган автобуслары хәрәкәте үзгәртелә.

25нче автобус Төзүчеләр-Тынычлык-Сөембикә-Менделеев-Сөембикә-Тынычлык -Төзүчеләр урамнары аша үтеп, алга таба маршрутын гадәттәгечә дәвам итәчәк. 56нчы автобус - Гагарин-Вахитов-Химиклар-Менделеев-Сөембикә-Тынычлык урамнары, ә 57нчесе - Төзүчеләр-Тынычлык- Сөембикә-Менделеев-Сөембикә-Тынычлык-Төзүчеләр, 59нчы автобус - Химиклар-Төзүчеләр-Тынычлык-Сөембикә-Менделеев-Сөембикә-Тынычлык, 13нче автобус - Менделеев-Сөембикә-Тынычлык, ә 14нче маршрут автобусының Тынычлык-Сөембикә-Менделеев урамнары аша үтеп, алга таба үз маршрутлары буенча йөриячәген хәбәр итә муниципаль район башкарма комитетының икътисадый прогнозлау, транспорт һәм элемтә бүлегендәгеләр.

14 сентябрьдә Тынычлык һәм Вахитов ураманары "боҗра"сы буйлап транспорт хәрәкәте кичен салют биргәнгә кадәр туктатып торылачак.

Бәйрәм көнне кешеләрнең үз машиналарын - Тынычлык урамында һәм, шулай ук, туктатып тору урыннары булган "карман"нарда калдырмаска тиешлеген дә кисәтә ГАИ. Андый машиналарны эвакуаторга төяп, штраф стоянкасына озатачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев