Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бәяләрне су сибеп үстермиләр

Җәйнең аномаль эсселеге яшелчә, җиләк-җимеш уңышына һәм аларның сату-алу бәяләренә дә йогынты ясады.Базарда һәм сәүдә нокталарында яшелчә бәяләре дә уңышка карап төрлечә. Үзәк базарның шәхси хуҗалыкларда, бакчаларда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш сату өлешендә бәяләрнең аермасы артык зур булмаса, кибет бәяләре базарныкыннан шактый үзгә.

Хәзерге вакытта базарда кыяр, помидор, татлы борыч, әче борыч, бәрәңге, керән тамыры, алма, кыяклы суган, кишер, редис һ.б. сатыла. Читтән кайтартылган карбыз, кавын ише экзотик яшелчәләр дә бар.

Бүгенге көндә үзәк базарда һәм кибетләрдә бәяләр янәшәдәге таблицада күрсәтелгәнчә:

Нинди үсемлек кенә булмасын, аннан яхшы уңыш алу өчен кояш яктысы, туклыклы матдәләр һәм су кирәк. Әгәр шуларның берсе генә үтәлмәсә дә, яшелчәдән яхшы уңыш көтмә. Быел исә иртә яздан башлап, бүгенге көнгәчә һава температурасы башка елларга караганда бик югары һәм, өстәвенә, җәй буена бер-ике мәртәбә генә яңгыр булган урыннар да күп.

Аномаль эссе җәй үзенекен итте, дым җитмәгән урыннарда җиләкҗимеш, яшелчә уңыш бирмәде. Ә менә яхшы тәрбия булган, тиешенчә сугарылган җиләк-җимештән быел тотрыклы уңыш алдылар. Базарда яшелчә, җиләкҗимеш бәяләрен сортларына, аларның җыеп алынган вакытына, тышкы матурлыгына, күләменә карап, сатучылар үзләре куя, билгеле.

Монда шуңа күрә янәшәңдә фәлән сумга сатып торалар икән, ул бәядән әлләни югарыга «сикереп» булмый. Бәяне артыграк куеп, шул «алтын бәясе»ндәге яшелчәңне саклап утырганда, бәяне арзанракка куйганнар товарларын сатып бетереп кайтып китәчәкләр. Тагын шунысы да бар: бәя күтәрәм дип, кибет бәяләреннән дә арттырып булмый. Чөнки базарга күбрәк «гади халык» йөри, алар монда яшелчәне юнь бәягә сатып алып була, дип киләләр.

Дөрес, тизрәк сатып бетерим дип, кыяр помидорын бик арзан бәя куйганнарга дә, күршесендә шундый ук товарларын сатып утыручы әби-чәбиләр кырын күз белән карый башлаячаклар. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәнең тагын бер ягы бар: күпләр уйлавынча ул экологик яктан чиста була. Хәзерге сатып алучы ул ягына да игътибар бирә башлады.

Бу өстенлекне үз яшелчәләрен сатучы әбиләр дә күптән аңлап алдылар. Сатып алу нияте белән яннарына килеп баскан кешегә иң беренче: «Үз бакчамда үскән, бернинди химикат катнаштырылмаган, экологик чиста», – дип сөйләнә башлыйлар. Әлбәттә, бакчачыларның күпчелеге быелгы уңыштан зарланмый. Үз бакчаларында үстерелгән яшелчә белән базарда сату итүчеләр: «Быел Аллага шөкер, кыяр-помидорлар ашарга да, салат ясарга да, тозларга да, үзебездән артканын чыгарып сатарга да җитә», – диләр.

Ә базарда яшелчә бәяләре, чыннан да, узган елга караганда кыйммәтрәк. Ә бәяләрне су сибеп кенә үстереп булмый. Башта маңгай тиреңне түгеп, суын тиешенчә сибеп яшелчәсен үстерергә, яхшы уңыш алырга кирәк әле. Бәяләр, бигрәк тә, әнә шуңа бәйле.

Фото: автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев