Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бәя бирү өчен кешеләргә игътибар итәргә кирәк

Түбән Кама көннән-көн матурлана, яшелләнә, яшәрә... Тукай һәм «Гаилә» парклары гына ни тора! Тагын бер зур проектларныӊ берсе - яр буен тулысынча яӊарту. Узган ел эшнең бер өлеше тәмамланган иде, быел исә реконструкциянеӊ икенче этабы ахырына якынлашты. 1 сентябрьдә шәһәрдәшләр яӊартылган яр буенда бәйрәм итте. Парады да, тамашасы да Биюләр,...

Түбән Кама көннән-көн матурлана, яшелләнә, яшәрә... Тукай һәм «Гаилә» парклары гына ни тора! Тагын бер зур проектларныӊ берсе - яр буен тулысынча яӊарту. Узган ел эшнең бер өлеше тәмамланган иде, быел исә реконструкциянеӊ икенче этабы ахырына якынлашты. 1 сентябрьдә шәһәрдәшләр яӊартылган яр буенда бәйрәм итте.
 
 
Парады да, тамашасы да
Биюләр, катерлар парады, яхталар клубы әгъзалары чыгышы, махсус тактада трюклар ясаучылар - боларны карау өчен яр буена меӊләгән кеше җыелды. Яӊартылган пирс янында заманча пляж һәм күзәтү мәйданчыклары урнашкан. Түбәнкамалылар елга парадын күзәтте: су буйлап төрле зурлыктагы 20дән артык катер узды. Һәрберсендә Түбән Каманыӊ актив яшьләре: студентлар, волонтерлар, хезмәт отрядлары… Аннары елганыӊ каршы ягыннан килүче «Навигатор» яхта клубыныӊ җилкәнле көймәләре күренде.
Флайбордистлар күрсәткән тамашаны исә түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары алкышлап каршы алды. Биш спортчы махсус такталарда суның көчле агымы йогынтысында күп катлы йорт биеклегенә менеп, акробатик күнегүләр ясады, һавада мәтәлчек атты…
Су тамашасыннан соң,яр буенда «Поющая волна» фестиваленеӊ чираттагы этабы башланды. Әлеге бәйгедә төрле стильләрдә җырлаучы артистлар катнаша. Аныӊ финалы көзгә билгеләнгән.
 
 
Алда зур эшләр көтә
Бәйрәмдә РФ Президентыныӊ Идел буе федераль округы вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һ.б җитәкчеләр катнашты. «Яр буен төзекләндерү эшенә бәя бирү өчен, бирегә кешеләрнеӊ килү-килмәвенә игътибар итәргә кирәк. Җәяүле юллары ясау, эскәмия кую, яктырту кебек шартлар тудыру гына аз, монда кешеләр гаилә белән ял итәргә килсен өчен тырышыйк. Шунысы мөһим: эшне башлар алдыннан да без,шәһәрдәшләр белән очрашып, фикерләрен тыӊладык, теләкләрен исәпкә алдык. Без басып торган урында тар гына сукмак иде, ә хәзер - ял итү өчен менә дигән урын. Гаиләләре белән ял итәргә килүчеләрне күргәндә эшнеӊ нәтиҗәсе күренә», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. Ике атнадан эш төркеме яр буе үсешенеӊ өченче проектын тормышка ашыруга керешәчәк. Алда - экопарк төзелеше. Айдар Метшин аӊлатуынча, ландшафтны проектлаштыру - шәһәр өчен яӊа эш. Шуӊа күрә белгечләребез Европа, Россия тәҗрибәләре белән танышкан.
«Киләсе елда төзеләчәк экопаркны күлгә кадәр үк җиткерергә ният бар. Билгеле, саф һава сулап йөрү өчен дә, барбекю өчен дә урын әзерләнәчәк. Биредәге Стахеев йортын торгызып, яӊартып, сәүдәгәрләргә багышланган музей итеп оештырырга була - элек шәһәрләр икътисадын нәкъ менә алар үстерде,» - дип планнары белән уртаклашты Наталия Фишман.
Исегезгә төшерәбез, быел җәмәгать мохитен үстерүгә (Лемаев мәйданы һәм яр буе) республика бюджетыннан 135 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Алмаз Фәттахов
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев