Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бу шимбәне кертеп, 5 көн калды

Эш көнендә килә алмасаң... 17 декабрьдә, ягъни бу атнаның шимбәсендә, безнең редакция иртәнге 8дән 14 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) ачык була. Эш көннәрендә вакыты булмаганнар, редакциянең кабул итү бүлмәсенә килеп, «Туган як»ка языла һәм берьюлы яртыеллык лотерея билетын тапшыра ала (ул «Туган як»ның 11 ноябрь санында чыккан иде, югалткан булсагыз,...

Эш көнендә килә алмасаң...

17 декабрьдә, ягъни бу атнаның шимбәсендә, безнең редакция иртәнге 8дән 14 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) ачык була. Эш көннәрендә вакыты булмаганнар, редакциянең кабул итү бүлмәсенә килеп, «Туган як»ка языла һәм берьюлы яртыеллык лотерея билетын тапшыра ала (ул «Туган як»ның 11 ноябрь санында чыккан иде, югалткан булсагыз, редакциядә 5 сумга сатып алырга мөмкин).

Үкенечкә калмасын!

Кимендә 30 яхшы приз уйнатылачак лотереянең отышлар фонды көннән көн тулылана, газетада инде телгә алынганнары (тузан суырткыч, табасы да булган кәстрүлләр җыелмасы, сәгать, картина, чәй сервизы, салат савыты, кухня кирәк-яраклары, хатын-кызлар өчен кофта, туфли һәм перчатка, балалар киеме җыелмасы, чәчәк вазасы, шәмаил, костюм өчен тукыма, «Мунча ташы» һәм танылган җырчыларның видео- һәм аудиоязмалары һ.б.) янына яңалары өстәмә тора. Шуңа күрә, иң зур призның нәрсә буласын әле белмибез. Җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр лотереянең отышлар фондын тагын да баетырга ярдәм итсә, бик рәхмәтле булырбыз.

Лотереядә «Туган як»ка 2012 елның беренче яртысына почтада яки редакциядә язылган һәм әле язылачак кешеләрнең барысы да катнаша ала. Үкенечкә калмасын, нәкъ менә сезнең, бәхет елмаеп, берәр зур бүләк отуыгыз бар. Моның өчен лотерея билетын редакциягә китереп бирергә яки ашыгыч рәвештә почта аша җибәрергә кирәк (кабул итүнең соңгы көне - 22 декабрь). Лотерея редакциядә 23 декабрьдә иртәнге сәгать 10да уйнатыла (кызыксынган һәркем килеп күзәтә ала), ә аның нәтиҗәләрен «Туган як»ның Яңа ел санында игълан итәчәкбез. Үзегезгә чыккан отышны алу өчен, паспортыгызны һәм 2012 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу абонементын күрсәтү җитә.

Безнең адрес: Актүбә урамы, 6а (үзәк базар янәшәсендә). Кабул итү бүлмәсенең телефоны: 43-22-94.

Рәхим итегез!

Календарьлар, китаплар һ.б.

Бу шимбәдә һәм киләсе атна башында безнең редакциягә килеп, яки кемен дә булса җибәреп, «Туган як»ка язылучыларга күп кенә бүләкләр әзерләп куйдык.

1. 2012 елга бик матур стена календарьлары (мөселман бәйрәмнәре дә күрсәтелгән), шулай ук кесә календарьлары.

2. Шәһәребезгә багышланган һ.б. китаплар. Алар арасында - Һәдия Хәбибуллинаның «Могҗиза тудыручылар» китабы (бик күп фоторәсемнәр белән бизәп, матур итеп бастырылган, 272 битле, Түбән Каманың тарихы һәм беренчесе, төрле тармакларда эшләүче түбәнкамалылар турында); Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» китабы (Түбән Кама төзелә башлауның беренче көннәре һәм еллары турында, бик күп тарихи фоторәсемнәр белән, совет чорында язылып та, ул чор өчен артык кыю фикерләре булганга, әле соңгы елларда гына басылып чыга алган); Альянс Сабировның ике телдә язылган «Түбән Кама бизәкләре» («Нижнекамские зарисовки») китабы (шәһәребез юбилее уңаеннан чыгарылган, бик күп фоторәсемнәр белән бизәлгән) һ.б.

3. Татарча журналлар («Чаян», «Мирас», «Казан утлары», «Мәйдан»). Менә шушы бүләкләрнең үзегез теләгәнен сайлап алып калу өчен, редакциягә алданрак килергә тырышыгыз. Ә концертларга чакыру билетлары бу язылу чорында инде бүтән булмаячак, аларын көтеп, калган соңгы көннәрне уздырып җибәрмәгез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев