Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бүләкнең дә була төрлесе

Кайчак бер ягымлы сүз дә алтыннардай кыйммәт тоела, ә кайчагында машина бәясе торырлык бүләкнең дә кадере булмый. Бу сүзләрне күргәч, яртыеллык лотереядә машина уйнатканнар икән дип ялгыш уйлый күрмәгез. Иң зур отыш - телевизор. Һәм ул Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы йортта яшәүче пенсионер Бәрия Зариповага чыкты. Калган 29 бүләккә түбәндәге...

Кайчак бер ягымлы сүз дә алтыннардай кыйммәт тоела, ә кайчагында машина бәясе торырлык бүләкнең дә кадере булмый. Бу сүзләрне күргәч, яртыеллык лотереядә машина уйнатканнар икән дип ялгыш уйлый күрмәгез. Иң зур отыш - телевизор. Һәм ул Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы йортта яшәүче пенсионер Бәрия Зариповага чыкты. Калган 29 бүләккә түбәндәге газета укучыларыбыз ия булды.

Экофайберлы юрган белән ике мендәр - Илсөя Ягудина (Иске Чишмә авылы, пенсионер).

Телевизор өчен приставка - Факия Исламова (шәһәр, пенсионер).

Телевизор өчен приставка - Гөлия Рамазанова (шәһәр).

Телевизор өчен приставка - Мәдинә Газетдинова ("Техно Колор" хезмәткәре).

Юрган - Азина Шарюкова (шәһәр, пенсионер).

Чәй сервизы - Әлфия Җиһангирова (шәһәр, пенсионер).

Бокаллар, куйгычы белән - Сөембикә Салиева (Красный Ключ поселогы, пенсионер).

Стена сәгате - Хафиз Мөхәммәтрәхимов (шәһәр, пенсионер).

Стена сәгате - Сәгъдия Гәрәева ("Чулпан-Мед" хезмәткәре, инвалид).

Кофе сервизы - Галина Камелина (шәһәр, пенсионер).

Салат савыты җыелмасы - Нәфисә Абдулвәлиева (шәһәр, пенсионер).

Менажница - Хәйдәр Хисамов (шәһәр, пенсионер).

Чәчәк вазасы - Галина Пятибратова ("Нижнекамскнефтехим" пенсионеры).

Чәчәк вазасы - Миләүшә Гаянова (шәһәр, пенсионер).

Чәчәк вазасы - Рәзилә Җиһангирова 78нче балалар бакчасы хезмәткәре).

Кышкы пейзажлы сувенир тәлинкә - Рушания Чернова ("Нижнекамскнефтехим" хезмәткәре).

Шәмаил - Мөдәррис Хәйретдинов (шәһәр, пенсионер).

Шәмаил - Рәханә Маннапова (шәһәр, пенсионер).

Шәмаил - Котдус Хисмәтов ("Нижнекамскнефтехим" хезмәткәре).

"Мунча ташы" видеодискы - Мәдинә Сәхапова (шәһәр, пенсионер).

"Мунча ташы" видеодискы - Тәгъзимә Хуҗиева (шәһәр, пенсионер).

Сувенир чынаяк - Анна Капралова (Байгол авылы, пенсионер).

Җиләк-җимеш вазасы (тоткычлы) - Зөһрә Хаҗипова (Түбән Уратма авылы, пенсионер).

Футболка, фоторамка - Фәйрүзә Гаффарова (Югары Уратма авылы, пенсионер).

Бизәкле пар бокал - Әминә Нуруллина (Ташлык авылы, пенсионер).

Ике пыяла кружка - Фирдәвес Гыйльманова (Түбән Уратма авылы).

Бәллүр салат савыты - Әлфия Даутова (шәһәр, пенсионер).

Юыну кирәк-ярагы - Рәдиф Һадиев (ООО" Завдо ПСК").

Кашык куйгыч - Гөлсирә Касыймова (шәһәр, пенсионер).

Уен барышын карап утырырга килгән газета укучылар арасыннан Энҗе Әминова лотерея өчен махсус бүләк - Кәгъбатулла сурәтле магнит алып килгән иде. Үзләре үк, анысын да уйнатырга дигән фикергә килделәр һәм ул 31нче бүләк Төзүчеләр поселогында яшәүче пенсионер Зәйнәп Халиковага чыкты.

Һәр уен саен диярлек, барыбызны да шаккатырып, лотереянең гадел үтүен күзәтеп утырырга килгән газета укучылар арасыннан кемгә дә булса приз чыкмый калмый. Бу юлы андый бәхеткә "Чулпан-Мед"та эшләүче Сәгъдия Гәрәева ия булды. Аңа призны тапшырып, исемлеккә имзасын куйдырып калдык. "Туган як"ның даими укучысы Миңзифа Фәтхетдинова шушы елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) язылачак укучылар арасында ел азагында уйнатылачак отыш уены өчен муенса тапшырды. Шулай итеп, призлар фондына юаткыч бүләк өстәлде. Миңзифа апаның кулы җиңел булыр, призлар фондына берсеннән-берсе кыйммәтлерәк бүләкләр тупланыр дип өметләнәбез.

"Туган як" газетасының баш редакторы Виктор Шадрин рәислегендәге комиссия әгъзаларына - Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллинга, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең бүлек мөдире Рәмзия Камбиевага, "Туган як"ның баш бухгалтеры Илһамия Әһлиуллинага, элекке баш бухгалтерыбыз - хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Мәхмүдә Закировага лотерея уздырудагы ярдәмнәре өчен олы рәхмәт белдерәбез. Комиссия рәисе В.Шадринның инде ничә еллар алыштыргысыз булышчысы - үтә күренмәле тартмага салынган 384 билет арасыннан бәхетлеләрен ике күзен йомган килеш тә тартып чыгарып торган Маргарита Ташкинага (9нчы мәктәпнең 3нче классы укучысы) отыш ияләре редакция хезмәткәрләренә карганда да күбрәк рәхмәтледер.

Призларны тапшыру көне - шушы атнаның җомгасында, ягъни 16 гыйнварда көндезге сәгать 10да. Соңга калмыйча килүегезне көтәбез (паспортыгызны һәм абонемент кәгазен алып килү мәҗбүри). Бүләкләр 31 гыйнварга кадәр генә биреләчәк, шуннан соң киләсе лотерея өчен призлар фондына тапшырылачак.

Отыш уенын уздыруның төп максаты - Түбән Кама шәһәре һәм районында яшәүче, татарча язу танучы кешеләрне "Туган як"ка язылырга тарту һәм шул юл белән, татар телен, мәдәниятен саклап калу. Ил буенча барлык газета-журналларның тиражлары (ягъни яздыртып алып укучылары) кими барган бер чорда бу аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, "Туган як"ка 2015 елның беренче алты аена язылган кешеләр арасында отыш уены уздырырга иң күп һәм иң зур бүләкләр белән ярдәм иткән керәшен егетләренә - НПАТП генераль директоры Юрий Ивановка, юрист һәм эшмәкәр Демьян Тураевка олы ихтирамыбызны газета аша юллыйбыз. Шулай ук, редакциягә призлар китергән Түбән Уртама авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллинга һәм район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтовка, газета укучыларыбызга һ.б. олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу ир-егетләр киләчәктә дә "Туган як"ның ышанычлы терәкләре булыр һәм алар сафына башкалар да өстәлер дип өметләнәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев