Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Безне кем кызганыр?!

Көне буе бакчада казынып, арып-талып өйгә кайтуга, квартир кош тизәге исе белән тулган. Бу минем попугаем Кеша эше инде. Әле кичтән генә җыештырып куйган идем, барлы-юклы 10-12 сәгать эчендә тагын бар дөньяны сасыткан. Кая монда ашау, ял итәргә яту! Сасысына чыдар хәл юк, тамак төбенә утыра. Попугаемны, зарлана-зарлана, яңадан коендырып чыгардым. Чәй эчәргә утырдым, ә теге сасы ис һаман бетми. Аптырагач, кошны балконга чыгарып куйыйм дисәм, анда бөтенләй тын алып булмый. Монда инде, гадәттәгечә, бер генә җавап: тагын безне агулыйлар!

Хәзер бит соңгы яңалыкларны интернеттан белеп була. Аны ачып карасам – ярты шәһәр халкы зарлана. Имәндә икән чикләвек! Ә мин уч төбе кадәр бичара кошчыгымны ачуланган булам. Гадәттәгечә, шәһәребез предприятиеләренең берсе зарарлы матдәләрен тагын һавага чыгара. Түбәнкамалылар гына түгел, шәһәр янындагы Афанас, Кызыл Чишмә, Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр дә зарлана.
Бу көнне табигатьне саклау структураларына, Түбән Каманың бердәм диспетчерлык хезмәтенә халыктан 70 тән артык шикаять килгән. Алар кабул ителүгә үк, атмосфера һавасы һәм коллектор агынтыларыннан пробалар алу оештырылган.
Һава пробалары 35 нче һәм 36 нчы микрорайоннар, Көньяк, Вокзал, Корабельная урамнары һ.б. урыннардан алынган. Хәзер инде махсус комиссиянең экспертиза үткәреп, нәтиҗәләрен хәбәр итүен генә көтәргә кала. Тик бу нәтиҗәләргә ышанырга ярыймы соң? Җавабы һәрвакыттагыча булыр: «Гаепле оешма табылды. Аңа тиешле җәза бирелде. Фәлән сум штраф түләячәк» дигән булачак ул.
Тик эре предприятие өчен бу сумма диңгездәге бер тамчы гына. Әгәр җәза катыланса, заводка түгел, шәхси затларга – оешма җитәкчеләренә штраф күләме бик нык артса, яки авыру түбәнкамалыларны дәвалау чыгымнарын шушы  предприятиеләргә йөкләсәләр, бәлки халык белән санлашырлар иде.
Начар иснең конкрет чыганагы турында мәгълүматлы булган кешеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең битараф булмаган хезмәткәрләренең 41-65-40 телефоны яисә Eko.nk@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләре сорала. Шалтыратучыга анонимлык гарантияләнә дип ышандыралар.
Түбән Камада балалар еш авырый, шәһәрдәшләр арасында яман чир белән авыручылар саны көннән-көн арта, дип зарланабыз. Шуның кадәр агулауга әле дә түзәбез. Бөек Тукаебыз әйтмешли, бу бәладән кем килеп йолкыр соң безне?
Бүген Түбән Камада 270 меңгә якын кеше яши. Шәһәребезнең зур темплар белән үсүен искә алсак, бу сан елдан-ел арта. Әле Россиянең төрле почмакларыннан командировкага килүчеләрне дә онытмаска кирәк. Кичке якта Рифкать Гайнуллин урамында урнашкан кибетләргә керсәң, махсус эш киеме кигән халык автобус-автобус тулып кайтып, бу кибетләрне штурмлый. Әйе, балаларыбыз арасында сәламәтләр аз, танышларыбыз, күрше-күлән арасында баш, тамак төбе авыртуыннан зарланучылар күп. Яман чир белән авыручылар саны да көннән-көн арта. Бу очраклы хәлме?
Әйе, шәһәрдә яңа парклар, күңел ачу урыннары ачыла. Тик безне тараканнар кебек даими рәвештә агулап торгач, ял итү урыннарының кирәге бармы соң?.. Тукның гына күзе хикмәттә, ә ачныкы – икмәктә.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев