Туган як

Бер күрешү – бер гомер

Бөек Җиңү көне уңаеннан, һәркайда фронт һәм тыл ветераннары белән очрашулар бара. Өлкән буын яшьләр белән аралаша. Аннары, бәйрәм ел дәверендә диярлек бер-берсе белән күрешмәгән ветераннарны очраштыра, берләштерә. Ә менә безнең редакциядә ветераннар белән очрашулар елына бер түгел, ай саен диярлек оештырыла. Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрелгән очрашуга унике Бөек Ватан...

Бөек Җиңү көне уңаеннан, һәркайда фронт һәм тыл ветераннары белән очрашулар бара. Өлкән буын яшьләр белән аралаша. Аннары, бәйрәм ел дәверендә диярлек бер-берсе белән күрешмәгән ветераннарны очраштыра, берләштерә. Ә менә безнең редакциядә ветераннар белән очрашулар елына бер түгел, ай саен диярлек оештырыла.

Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрелгән очрашуга унике Бөек Ватан сугышы ветераны һәм кадетлар мәктәбендә укучы яшьләр килгән иде. Гадәттәгечә, беренче булып бу очрашуларны оештыручы - сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы әгъзасы Валентина Ляманова чыгыш ясады. Аннан соң башкаларга сүз бирелде.
Әйтергә кирәк, монда ветераннар советының иң актив, җәмәгать эшләрендә теләп катнашучы вәкилләре җыелган иде. Алар арасында Мәскәү, Ленинград, Курск тирәсендә сугышкан, Берлинны алуда катнашкан кешеләр дә бар иде. Мәсәлән, Владимир Акимов «Катюша»ны корып торучы булган, Брестны дош-ман кулыннан азат итүдә, Кенигсбергны алуда катнашкан. Елена Хорькова сугышның башыннан ахырынача элемтәче вазифаларын башкарган. Җимерелгән Берлинны ул бүгенгедәй хәтерли. «Миңа тар-мар ителгән, җиңелгән Германия башкаласын күрергә насыйп булды. Әле дә күз алдымда: хәрабәләр арасында солдат кухнялары тора, ә алар янына җирле халык - картлар, бала-чага җыелган - барысы да безнең солдатлардан ризык өмет итә...»

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган очрашуга килгән ветераннар арасында тагын бер хатын-кыз бар иде. Александра Кленчева һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт иткән. Алар һавадагы самолетларның төрен, нинди биеклектә, кая очуын (курсын) билгеләргә, шул ук вакытта араларыннан дошманныкын танып ала белергә тиеш булган.
Сугыш хатирәләре белән уртаклашучылар арасында Камил Галиуллин да бар иде. Волхов фронтында хезмәт иткән Камил ага Ленинградны, Бөек Новгородны азат итүдә катнашкан. Соңрак ул Эстониягә барып эләгә. «1944 елның язында Финляндиягә һөҗүм белән чыктык, көзгә Кенигсберг-ны азат иттек. Ниһаять, безнең территориядә сугыш төгәлләнде кебек, көнбатышка таба юл алдык, Польша аша Германиягә чыктык», - дип искә ала Камил Галиуллин.
Шулчак аның дусты Ибраһим Миндубаев сүзгә кушыла. Мәскәү, Сталинград, Курск, Белоруссия, Польша җирләрендәге мәхшәрләрне күргән Ибраһим ага нәрсә сөйли соң?
- Иң авыры Сталинградта булды, - ди ул. - Мин хәрби-артиллерия училищесында укыганда, 1942 елның августында безне Сталинградка җибәрделәр. Без немец танкларын шәһәргә кертмәскә күпме генә тырышсак та, дошман барыбер бәреп керде, канкойгыч сугышлар барды. 19 ноябрьдә безне янәдән училищега кайтардылар. Ул чакта бик азыбыз исән калган иде инде. Укып бетергәч, лейтенант дәрәҗәсе бирделәр дә, шундук фронтка җибәрделәр. Мин Кызыл Байрак орденлы 3нче гвардия артиллерия дивизиясенә эләктем. Иң әүвәл Орел шәһәренә таба юл тоттык. Анда немецлар җиңелгәч, Украинаны үтеп, бер елга якын Белоруссия җирләрендә сугыш алып барырга туры килде. Монда бер исән авыл да калмаган, дошман бар нәрсәне яндырып, тар-мар иткән, гади халык ач-ялангач, мескен иде. 1945 елның февралендә Одер елгасының көнбатыш ярында урнаштык. Шулай апрельгә кадәр торгач, каршы һөҗүмгә күчтек. 24се көнне Берлинга җиттек. Ул җимерелеп беткән иде. Баксаң, «союзник-лар» дигәне хәрби объектларны һәм заводларны түгел, шәһәрнең үзен, шул исәптән гади халык яшәгән йортларны бомбага тоткан. Ә завод, предприятие һәм башкалары исән...
Әйе, безнең ата-бабаларыбызга бик зур сынаулар аша үтәргә, дәһшәтле сугыш ачысын тоярга туры килде. Сугыш чоры авырлыкларын без, тынычлыкта көн күрүчеләр, беркайчан да аңлый алмаячакбыз. Әмма ветераннарга карата ихтирамлы, игътибарлы булу безнең кулдан килә торган эш. Яшь буын, бигрәк тә очрашуга килгән кадетлар кебекләре тарихыбызга, ватаныбызга карата битараф булмасын иде. Алар - киләчәгебез. Ул-бу була калса да, яшьләребез теләсә кайсы дошманга каршы торырлык булырга тиеш. Ветераннарыбыз да нәкъ шушы фикерне ассызыклады. «Сез көчле булсагыз, безнең илгә һөҗүм ясарга батырчылык итүчеләр табылмас», - дигән сүзләр белән тәмамлады очрашу кичәсен сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Казбек Ризванов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: