Туган як

Белемле меңне егар... тамагы тук булса

Мәктәп укучыларын тукландыру - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләдер, мөгаен. Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатларының даими комиссиясе район мәктәпләрендә укучыларны тукландыруның ничек оештырылуы белән таныштылар. Депутатлар, аерым алганда, Югары Уратма һәм Трудовой мәктәпләрендә булды. Элек мәктәпләрдә балаларны тукландыру бюджеттан бүлеп бирелгән аз күләмдәге дотация исәбенә алып барылса, хәзер исә...

Мәктәп укучыларын тукландыру - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләдер, мөгаен. Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатларының даими комиссиясе район мәктәпләрендә укучыларны тукландыруның ничек оештырылуы белән таныштылар. Депутатлар, аерым алганда, Югары Уратма һәм Трудовой мәктәпләрендә булды.
Элек мәктәпләрдә балаларны тукландыру бюджеттан бүлеп бирелгән аз күләмдәге дотация исәбенә алып барылса, хәзер исә укучыларга кайнар аш өчен күп өлешен ата-аналарга түләргә туры килә. Шунысын да искәртергә кирәк, Түбән Кама районы мәктәпләрендә тукландыру алай ук кыйммәт тә түгел. Әйтик, Югары Уратма авылы мәктәбе директоры Дания Зәбирова сүзләренә караганда, балаларга иртәнге кайнар аш 24 сум тора икән. Аның 1 сум 20 тиене - мәктәп участогында үстерелгән яшелчә, 6 сум 80 тиене җирле бюджет биргән дотация исәбеннән булса, 18 сумын ата-аналар түли.
Мәктәп участокларында яшел-чә үстерү - чыннан да, укучыларны тукландыруда зур ярдәм. Монда бары яшелчәнең уңышын күтәрү мәсьәләсе килеп баса. Депутатлар мәгариф идарәсе начальнигыннан мәктәпләр өчен югары уңыш бирә торган элиталы яшелчә орлыклары алырга бюджеттан акча бүлеп бирү турында ярдәм итүен сорадылар. Һәр егерме мәктәпкә 5әр мең сумнан бу күп тә түгел. Ә шул исәпкә яшелчә уңышын берничә мәртәбә арттырырга мөмкин. Депутат Ришат Галимов фикеренчә, мәктәп туклануыннан арткан яшелчәне сатып, бюджеттан тыш булган элеге акчага, мәктәп ашханәсе өчен яңа җиһазлар да сатып алырга мөмкин.
Хәзерге көндә район мәктәпләрендә балаларны кайнар аш белән тукландыру тиешенчә оештырылган һәм аннан бер бала да читтә калмаган. Әйтү-ләренчә ашханә пешекчеләре дә, инде совет заманынан ук эшләп зур тәҗрибә туплаган өлкән кешеләр икән. Тик менә алар лаеклы ялга чыгып, таралышып беткәч, алмашка кемнәр килер? Хәзерге яшьләрнең биредә аз хезмәт хакына эшләргә те-ләкләре булырмы? Монысы да хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин сүзләренчә, ашханәләрдәге искергән җиһазларны яңаларына алмаштыру зур проблема булып кала бирә.
Чөнки аларның хезмәт сроклары инде күптән чыккан. Мәктәп акчасын экономияләү республика программалары нигезендә, берникадәр алып барылса да, әлегә алга китеш зур түгел.
Шундый кыенлыкларга карамастан, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү район мәктәпләрендә яхшы оештырылган. Һәм ашның бәяләре дә - 24-30 сум (бер өлеше дотациядән түләнә) - шулкадәр «кесәне тишәрлек» түгел. Әйтү-ләренчә, республиканың башка районнары белән чагыштырганда ул кимрәк тә икән әле. Тагын шунысы әйтү урынлы булыр: соңгы берничә елда Түбән Кама авылларында җәмәгать туклануына бәйле йогышлы авы-рулар килеп чыгу очраклары күзәтелмәгән.
Фәрит ФӘЙЗЕТДИНОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: