Туган як

Балчыклы күгендә - чаң тавышы

Яз кояшының мәрхәмәт белән җирне җылыткан бер мәле. Агачтан бик тә үзенчәлекле итеп салынган чиркәү ишегалды. Зур өстәлдә - илаһи бер халәттәге эреле-ваклы чаңнар... Кушай чиркәве настоятеле Игнатий атакайның Пасха, дини йолалар турында сөйләвен йотлыгып тыңлаучы халык... Кояшта бүрәнәләре балавыздай балкып утырган чиркәү яныннан узганда тизлекләрен акрынайтучы машиналар ташкыны... Кайсы...

Яз кояшының мәрхәмәт белән җирне җылыткан бер мәле. Агачтан бик тә үзенчәлекле итеп салынган чиркәү ишегалды. Зур өстәлдә - илаһи бер халәттәге эреле-ваклы чаңнар... Кушай чиркәве настоятеле Игнатий атакайның Пасха, дини йолалар турында сөйләвен йотлыгып тыңлаучы халык... Кояшта бүрәнәләре балавыздай балкып утырган чиркәү яныннан узганда тизлекләрен акрынайтучы машиналар ташкыны...
Кайсы авылда булды икән ул олы вакыйга дип, баш ватучыларыгыз юктыр, чөнки "Туган як"ның әле узган җомга санында гына Балчыклы чиркәвенә чаң урнаштыру тантанасы булачагы турында хәбәр иткән идек. Керәшен кардәшләребезнең Олы көнгә туры килгән ул шатлыгын уртаклашу максаты белән, без дә бәйрәмгә бардык. Чиркәүнең биек гөмбәзе астындагы аралыкка чаңнар көйләү шаһиты да булдык.
Чиркәүгә килеп керүгә ук, нарат агачы исеннән башлар әйләнеп киткәндәй булды. Борылмалы тимер баскычтан өскә - һәрберсе бизәкләп эшләнгән унтугыз басма алып менә. Автокран ярдәмендә күтәртелгән иң зур чаңны Балчыклының ныклы ир-егетләре манараның тәрәзә уемына көйләнгән җайланма аша эчкә тартып алдылар. Чаңнарны урнаштыру шактый вакыт алды. Һәм менә, ниһаять, иң зур чаң янәшәсендә калганнары да тезелде... Аталы-уллы Юрий һәм Ленар Ивановлар, Анатолий Анисимов, Валерий һәм Павел Маркеловлар, Юрий Никитин чаңнарны көйләп, аларга казык чалгач, (анысы - кагу өчен, чаңнарның "теле"нә ишелгән бау бәйләү), үзләрен көтеп торучы авылдашлары янына төштеләр. Игнатий атакай чиркәү чаңнары янына күтәрелде һәм Балчыклы авылы күгенә, якты бер моң булып, берьюлы барлык чаңнарның үзенчәлекле җыры таралды. Башта кыюсыз гына яңгыраган чаң җыры тора-бара көчәеп, тирә-якны яңгыратты. Чаң тавышына кушылып, Балчыклы түтиләре Пелагея Никитина, Евфросинья Федорова, Зоя Усманова һ.б. күзеннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Ир-егетләр күзендә дә яшь тамчылары җемелдәде... Игнатий атакайдан соң, тантанада катнашучыларның күбесе, өскә менеп, үз куллары белән чаң кактылар.
- Якын-тирә авылларга ямь биреп торсын. Чаң төбендә басып кына торсаң да, күңелләр чистара,- дип хисләрен белдерүче Нина түти Васильева чиркәү гөмбәзенә карап, өстәп әйтеп куйды. - Гомерлек булсын, авылга тынычлык, татулык алып килсен...
Авыл күгенә таралучы чаңнар авазы, гүя, ничәмә-ничә дистә еллардан соң, Балчыклыга кабат чиркәүле булу бәхете бүләк иткәннәре өчен, чиркәү салуда башлап йөргән Юрий Ивановка, заманында бабасы шушы авыл чиркәвендә поп булган Мәскәү галиме Андрей Савельевка һәм бу изге эшкә үз өлешләрен керткән барча Балчыклы кешесенә рәхмәт булып яңгырый иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: