Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Балаларга - хокук ярдәме

20 ноябрьдә, бушлай юридик киңәш күрсәтү максатыннан, Россиякүләм балаларга хокук ярдәме көне уздырыла. Шул уңайдан, ятим бала һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, караучысыз калган сабыйларны тәрбия кылучылар, асрамага бала алырга теләүчеләр һ.б. безнең Түбән Камадагы балалар йортында, 14нче лицейда һәм адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалында балалар хокукына, тәрбиягә...

20 ноябрьдә, бушлай юридик киңәш күрсәтү максатыннан, Россиякүләм балаларга хокук ярдәме көне уздырыла. Шул уңайдан, ятим бала һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, караучысыз калган сабыйларны тәрбия кылучылар, асрамага бала алырга теләүчеләр һ.б. безнең Түбән Камадагы балалар йортында, 14нче лицейда һәм адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалында балалар хокукына, тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга бушлай юрист киңәше ишетә алалар.
Чәбия урамындагы 19нчы йортта (элекке балалар бакчасы бинасы) урнашкан Балалар йортында 20 ноябрьдә көндезге сәгать 1дән 4кә кадәр адвокатлар Сергей Евгеньевич Иванов һәм Владимир Михайлович Диганов кабул итәчәк. Балалар хокукына кагылышлы сорауларыгыз буенча юрист киңәше алу өчен, алдан ук 39-25-40 номеры белән телефоннан шалтыратып язылып куярга да була.
Яшьлек урамындагы 34нче йортта урнашкан 14нче лицейда шул ук көнне иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр адвокатлар Александр Николаевич Тюриков һәм Валентина Павловна Соколова кабул итә.
Моннан тыш, ул көнне Татарстан адвокатлар коллегиясенең Түбән Камадагы 1нче филиалында (Төзүчеләр урамы, 7нче йорт) гражданнарны иртәнге 9дан башлап кичке сәгать 5кә кадәр кабул итәчәкләр. Сүз уңаеннан, балаларга хокук ярдәме көнендә мөрәҗәгать итүчеләргә адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалындагы тәҗрибәле белгечләр үз киңәшләре белән ярдәм итәчәкләр.
Болардан кала әле, һәр атнаның дүшәмбесендә көндезге сәгать 3тән кичке 5кә кадәр Актүбә урамындагы 6нчы йортның (мунципаль район башкарма комитеты бинасы) беренче катындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә барлык гражданнарны әлеге филиал адвокатлары кабул итүен искәртәбез. Ә инде һәр атнаның чәршәмбесендә көндезге 1дән кичке сәгать 5кә кадәр күп функцияле үзәкнең (Мәктәп бульвары, 2а) беренче катында - I һәм II группа инвалидлар, балалары инвалид булган кешеләр һәм мохтаҗлыкта яшәүчеләр (барысының да тиешле документлары үз яннарында булу шарт!) бушлай юрист киңәше ишетә алалар.
Халык өчен кирәкле бу мәгълүматны җиткерүдәге ярдәмнәре өчен, Татарстан адвокатлар коллегиясенең Түбән Камадагы 1нче филиалы мөдире Алмаз Гыйззәтуллинга һәм, шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Руфинә Просневага рәхмәтлебез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев