Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Балаларда да пластик карточка

2015 елның языннан Түбән Кама мәктәпләрендә укучы балаларның үз пластик карточкалары булачак. Бу проектта 33 мәктәп, 1-11 классларда укучы 23770 укучы катнашачак. Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә бу уку елында андый карточкалар гамәлгә кертелгән инде. Чиратта - Түбән Кама һәм Яр Чаллы. «Школьная карта» мәктәпкә керү өчен пропуск ролен үтәү...

2015 елның языннан Түбән Кама мәктәпләрендә укучы балаларның үз пластик карточкалары булачак. Бу проектта 33 мәктәп, 1-11 классларда укучы 23770 укучы катнашачак.

Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә бу уку елында андый карточкалар гамәлгә кертелгән инде. Чиратта - Түбән Кама һәм Яр Чаллы. «Школьная карта» мәктәпкә керү өчен пропуск ролен үтәү белән беррәттән, аның ярдәмендә ашханәдә тукланган өчен һәм шәһәр транспортында юлга түләргә мөмкин булачак.

Пластик карта урта һәм югары классларда укучылар өчен булса, башлангычлар төрле төстәге (1нчеләргә - яшел, 2нчеләргә - зәңгәр, 3нчеләргә - сары, 4нчеләргә -кызыл) беләзекләрдән файдаланачак. Алар кул сәгате кебек беләзеккә тагылачак.

Бу карталар гамәлгә кергәч, һәр мәктәпнең фойесында ишек янында электрон терминаллар урнаштырылачак. Укучы беләзеген яки пластик карточкасын терминалга "укытып" (анда яшел ут яначак) кына мәктәпкә керә алачак. Терминал баланың мәктәпкә кергән-чыккан вакытын исәпләп барачак. Ә вахтадагы мониторда укучының фотосы һәм аның турында кыскача мәгълүмат күренгәнгә, пластик картаны яки беләзекне башка укучы файдалана алмаячак. Әгәр бала картасын яки беләзеген өйдә онытып калдырса, вахтадан узарга туры киләчәк. Бу очракта да баланың ничәдә мәктәпкә килүе директорга, класс җитәкчесенә һәм ашханә мөдиренә ирешәчәк. Беренче дәрес ахырында директор мәктәптәге балалар саны турында төгәл мәгълүмат алачак. "Мәктәп карта"сы "элктронное образование" системасына кертелгән булачак, шунлыктан ата-ана да баласының мәктәпкә ничәдә килгәнен, киткәнен белеп торачак. Әгәр ата-аналарның телефоны Интернет челтәренә тоташмаган булса, айга 40 сум түләп "смс"каларга язылырга була. Болай иткәндә ата-ананың телефонына баласының мәктәпкә килүе-китүе турында "смс" хәбәрләр килеп торачак. Ата-аналар үзләренең "шәхси кабинеты"на да кереп, баласының теләсә-кайсы көндә сәгать ничәдә мәктәпкә килеп китүен белә алачак.

Карталарның икенче функциясе - ашханәдә тукланган өчен түләү. Ашханә мөдиренең ноутбугына да көн саен иртән мәктәптәге балалар саны турында мәгълүмат килеп торачак. Мөдир балалар санына карап меню төзиячәк һәм ашауның ничә сум булачагын исәпләп чыгарачак. Шуннан соң көн саен баланың пластик карточкасыннан яки беләзегеннән шул кадәр суммада акча алыначак. Моңа кадәр мәктәптә ашаган өчен түләү айга бер мәртәбә генә башкарыла иде. Пластик карточкалар кертелгәч ата-аналар баласының нәрсә ашавы, көнлек менюның күпме торганы турында да көн саен белә алачак. Шушы ук карточка белән мәктәп буфетыннан да теләгән әйбереңне алып ашарга мөмкин.

Пластик карточкаларның тагын бер файдасы- аның белән шәһәр транспортында да түләп булачак.

Киләчәктә китапханәләрдә дә абонемент карточкасы урынына файдалану мөмкинлеге булыр дип тә көтелә.

Бу яңалыкның шунысы яхшы: карточкадагы акчаны интернет кафеларда, төрле клубларда файдаланып булмаячак. Ә инде карточкада акча бетә башласа, һәр мәктәптә куелган терминаллардан акча салу мөмкин булачак.

Ә авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, коррекцион мәктәпләрдә, югары һәм махсус урта белем бирү йортларында әлеге карточка белән уку йортына килү-китү вакыты гына исәпләнеләчәк.

Ата-аналар ничектер, мин үзем бу яңалыкка уңай карыйм. Беренчедән, шәһәр транспортында күп йөргәнгә, иртән мәктәпкә баручы укучыларның кайберләренең "акча юк" дип билет алмыйча, баш иеп басып торганнарының шаһите булырга туры килгәлде.

Икенчедән, өлкән класс укучылары кулларына акча керсә я сигарет (яшерен-батырын түгел, тәмәке тартучылар шактый укучылар арасында) алуны кулайрак күрә. Ә болай ашханәдә тукланыр ичмаса.

Өченчедән, ата-аналар балаларының ничә мәртәбә "перекур"га чыкканын, ничәдә мәктәпкә килгәнен-киткәнен белеп торачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев