Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Балалар иминлеге - өстенлекле бурыч

Кайманов урамында урнашкан шахмат һәм бокс клубында кунакта - янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәре

Утсүндергечне ничек дөрес итеп кулланырга? Янгын чыкса, нишләргә? Коткаручы Илнар Абукаев балаларга төп кагыйдәләр турында сөйли. Үз киңәшләрен бирә. Малайлар һәм кызлар «Шахмат һәм бокс» клубына йөриләр. Яшь спортчылар иминлеге — биредә беренче урында.

«Мине куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә чакырдылар. Бәйрәмнәрдә балалар пиротехник эшләнмәләрне бик актив кулланалар. Салют, петардалар белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерсәк, артык булмас», — ди 62 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәре Илнар Абукаев.

Кайманов урамында урнашкан шахмат һәм бокс клубы 3 ай элек ачылды. Бүгенге көндә ике төркем эшләп килә. 24 бала шөгыльләнә. Дәресләрне тәҗрибәле тренерлар алып бара. Барысы да — түләүсез. 21 нче микрорайон халкы өчен мондый бүләкне Раил Әсләмов ясый. 

«Балалар арасында Яңа ел алды турниры үткәрдек. Иң көчлеләрне ачыкладык. Беренче, икенче, өченче урынга лаек булучылар да, катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләр дә әзерләдек», — ди «Техника мастерства» шахмат һәм бокс клубы җитәкчесе Раил Әсләмов. 

Балаларны Кыш Бабай белән Кар кызы да котларга килә. Яшь спортчылар җитди әзерләнгәннәр. Шигырьләр укыдылар, төрле уеннарда үз көчләрен сынадылар, бергәләп җырладылар.

Балаларның шатлыклы йөзләре — зур хезмәтнең нәтиҗәлеге турында сөйли. Раил Әсләмов киләчәктә дә куркынычсызлык дәресләре оештырырга тели. Чөнки бу клубның иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ди Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев