Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бакчаларда да тәртип булыр

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин «ТРда бакчачылык хәрәкәте үсеше» яңа программасын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәлдә катнашканнар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә шулай ук аның урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов һ.б. булган. ТР авыл хуҗалыгы...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин «ТРда бакчачылык хәрәкәте үсеше» яңа программасын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәлдә катнашканнар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә шулай ук аның урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов һ.б. булган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, быел коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын үстерүгә республика бюджетыннан 550 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Түбән Камада бүгенге көндә 27 бакчачылык ширкәтендә кулланылышта булган 27 173 бакча бар. Түбән Кама районы яңа программа буенча эшкә 75 миллион сум тотачак. Бу акчага су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү, көнкүреш калдыкларын җыю өчен яңа бункерлар һәм контейнерлар сатып алып, яңа мәйданчыклар төзү; электр челтәрен ремонтлау, юлларны төзекләндерү планлаштырыла.

Күптән түгел Ильинка-Дмитриевка юлларына асфальт җәелде, хәзерге вакытта юл кырыйларын тигезләү эшләре бара. Шулай ук яңа тукталыш павильоннары урнаштырылган. Сүз уңаеннан, әлеге юлдан түбәнкамалылар еш файдалана, ул 12 бакчачылык ширкәтенә (14 803 бакча) бара.

Су белән тәэмин итү системасын яхшырту программасы кысаларында, 13 миллион 660 мең сум бүлеп бирелгән: гомуми озынлыгы ике километрлы суүткәргеч торба, биш җыючы резервуар, 18 насос алыштырылачак. Нәтиҗәдә, 16 210 бакча урнашкан сигез бакчачылык ширкәтендә уңайлы шартлар тудырылачак, дип вәгъдә итә җитәкчеләр.

Каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 43 мәйданчык төзеләчәк. Хәзерге вакытта шуларның 21ендә эш бара. 115 бункер һәм контейнер сатып алыначак. Алар 20 бакчачылык ширкәтенә, ягъни 21 108 бакча өчен исәпләнгән. Тик менә җитәрлекме? 115 саны зур кебек тоелса да, кешеләр аларга көнкүреш калдыкларын гына түгел, хәтта иске мебель җиһазларын да тутыра.

Биш ширкәттә электр челтәре төзекләндереләчәк: 5 километр электр линиясенә ремонт ясалып, трансформаторлы сигез ярдәмче станция алыштырылачак. Сезон ахырына барлык эшләрне тәмамларга исәплиләр.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясаганда, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов барлык оешма җитәкчеләренә эшне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлап, киләсе елга план әзерли башлау кирәклеге турында әйткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев