Туган як

Айдар Метшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

Түбән Кама шәһәре мэры Кызыл Чишмә бистәсендәге үз сайлау участогына иртәнге сәгать 8дә килде.

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзегез белән бары тик паспорт кына алып килергә кирәк.
Тавышны өйдә дә биреп була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү яки үз участок комиссиясенә шалтырату да җитә.
Үз комиссиягезнең телефонын яки башка сорауларны кайнар линия”гә шалтыратып ачыкларга була: 8(8555)42-14-81 (шәһәр) һәм 8(8555)42-49-32 (район).

Фото https://www.e-nkama.ru/news/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: