Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Авыру балаларны шатландырып...

Түбән Кама шәһәре һәм районы депутатлары балалар медицина учреждениеләре өчен хәйрия акциясенә кушылдылар.

Әлеге акцияне Татарстанның «Мәрхәмәт-Милосердие» хатынкыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән. Татарстанда бүгенге көндә 5 стационар хастаханә коронавируслы балаларга хезмәт күрсәтә икән. Аларда хәзер барлыгы 200дән артык бала дәвалана. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова әйткән. Түбән Кама депутатлары балалар өчен җыелган бүләкләрне балалар хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллинга тапшырганнар. Ул, үз чиратында, аларны хәзерге вакытта СOVID-19 һәм башка вируслы йогышлы авырулардан дәваланучы балаларга бүләк итәчәк. Авыру аркасында барлык балаларга да баллы ризыклар ашарга ярамый, шуңа күрә кунаклар, нигездә, җиләк-җимеш, печенье, китаплар һәм уенчыклар алып килгән. «Балаларыбызның тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кадерлерәк берни дә була алмый. Без табибларны, медицина персоналын, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз», – дигән Түбән Кама шәһәр Советының хатынкыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Куприянова бүләкләрне тапшырганда.

Фото: https://vk.com/nknews

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев