Туган як

Авыру хатынны аңларга теләмиләр

Нәфисә апа Мозаффарова Тынычлык урамындагы 7нче йортның беренче катында урнашкан квартирларның берсендә яши. Аның тәрәзә каршысында, бер-ике метр киңлектәге чәчәк түтәле һәм тар гына тротуардан кала, бер нәрсә юк, ә җәяүлеләр юлының буеннан-буена машиналар тезелеп киткән. Тәрәзәне ачар хәле юк икән - машиналардан кергән газ исенә, аларның эшләп торган мотор...

Нәфисә апа Мозаффарова Тынычлык урамындагы 7нче йортның беренче катында урнашкан квартирларның берсендә яши. Аның тәрәзә каршысында, бер-ике метр киңлектәге чәчәк түтәле һәм тар гына тротуардан кала, бер нәрсә юк, ә җәяүлеләр юлының буеннан-буена машиналар тезелеп киткән. Тәрәзәне ачар хәле юк икән - машиналардан кергән газ исенә, аларның эшләп торган мотор тавышына һәм салоннан бөтен урамга ишетелеп торган музыкага чыдашлы түгел. Ә бит аз гаиләлеләр торагы ишегалдында, ким дигәндә дә, егермеләп-утызлап автомобиль җыела.

Нәрсәсе бар инде аның, һәр йорт ишегалдында диярлек шул ук хәл, кайберләрендә машиналарны хәтта тротуарга, газонга менгезеп куялар, дип каршы төшәр күбегез. «Шәһәр тулы машина, алардан кая качып бетәсең? Аннары, химия, нефть заводлары янәшәсендә яшибез түгелме соң?» - дип аптыраучылар да булыр. Әйе, авырудан җәфаланмаган кеше, тәрәзәсе төбендә эшләп утырган машина газына чыдый алмыйча, косып интекмидер. Тик Нәфисә ханым бит ул чирләр «бәйләмен» үзе сорап алмаган ич. Аның йөрәге һәм бавыры авыру (актив гепатит), өстәвенә, ашказаны-эчәк авырулы, менә инде ничә ел панкреатиттан, гипертониядән интегә. Йогышлы авырулар табибында, кардиологта һәм терапевтта исәптә тора, елына икешәр-өчәр мәртәбә дәваханәдә ятып чыга. Чирле булмаса, ишегалдындагы машиналарның күплегенә, беренче катта яшәүчеләрнең тәрәзә төпләрендә яшьләрнең төне буе тәмәке тартып, акырышып-көлешеп торуларына, башкалар кебек үк, әллә ни игътибар бирмәс иде дә бит... Тик андый шау-шуга ул йоклый алмый.
Нәфисә ханым бу йортта 1997 елдан бирле яши. Бер бүлмәле генә булса да, квартир күңеленә хуш килә - ни дисәң дә, үз почмагы бит. Картаймыш көнендә Раббысына гыйбәдәт кылып, тынычлыкта, рәхәттә яшәрмен, дип хыялланган ул. Әмма көннәрдән бер көнне аның өчен мәхшәр башлана. Мәхшәр дигәне - ишегалдындагы түләүле автостоянка. Хәтерләсәгез, 90нчы еллар ахырында-2000нче еллар башында бер төркем яшьләр, башбаштакланып, йорт ишегалларында автостоянкалар оештырып маташты. Машина хуҗасы шушы малай-шалайга тиешле сумманы бирә дә, тынычлап йоклый ала, имеш. Әмма еш кына бу «сакчылар» үзләре халыкка ял итәргә комачаулап, подъезд төбендә чыр-чу килеп утыра иде. Аларның урын, акча бүлешә алмыйча мәш килеп йөргәннәре әле дә хәтердә. Муниципаль властьлар рөхсәтеннән башка оештырылган менә шушындый «автостоянка»ларның берсе Тынычлык урамындагы 7нче йорт каршында да эшләп китә. Каравылчы булып йөргән яшүсмерләрнең төне буе шау-шу килеп ятуына, тәртипсезләнүләренә каршы ризасызлык белдергән вахтерларга да «эләгә» - ике арада «сугыш» башлана. Озак түзгәннән соң, шушы йортта яшәүчеләр автостоянканы ябуны сорап, шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итә. Автостоянка ябыла, әмма бераздан малай-шалай тагын үз «эшенә» керешә. Барлык җаваплылыкны үз өстенә алып, Нәфисә ханым И.Метшинга тагын гозерле хат юлларга мәҗбүр була - автостоянканы тагын ябалар. Тормыш көйләнеп киткәндәй, сулыш алуы да җиңеләйгәндәй була Нәфисә ханымга. Халыкка һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы йомшак күңелле элекке мэрны түбәнкамалыларның бүген дә хөрмәт белән искә алулары юкка түгел шул.
Бер-бер артлы еллар уза. Вакыт барган саен, халык та баерак яши башлый - шәһәрдә машиналар күбәя, һәр гаилә шәхси транспорт сатып алу җаен кайгырта. Йорт ишегалды әкренләп машиналар белән тула башлый. Тик хәзер инде аларны сакларга кирәкми, машиналарны урлап китү очраклары сирәгәя, автомобиль хуҗалары өчен «куркыныч» вакытлар артта кала. Шунда Нәфисә ханым, «Нефтехим» акцияләрен сатып, Мисырга гыйлем эстәргә китәргә карар кыла. 2001 елдан бирле дини дәресләр бирүче укытучы хатынга мәчеттән юллама бирелә. Ә 2010 елда ул янәдән Түбән Камага кайта. Мөселман илендә хөкем сөргән тынычлыкка, бер-береңә карата дустанә, туганнарча мөнәсәбәткә ияләшеп өлгергән ханымга тагын дорфа рәсәйлеләр белән эш итәргә туры килә. Тик тәрәзә төбендә диярлек ике рәткә тезелгән автомобильләрдән кергән газ исенә агуланып иза чигүче хатынга ярдәм итә алырдай кеше табылмый. Яңа комендант Ирина Феофанова: «Ничек итеп йортыбызда яшәүчеләргә машиналарын ишегалдына куярга рөхсәт итмим ди?! Андый закон юк, ләбаса», - дип кенә кырт кисә. Аңа җавап итеп: «Тәрәзәм һәм балкон каршына булса да, таштан ясалган гөл савытлары урнаштырыгызчы, ул чакта җиңелрәк булыр, бәлки», - дип күпме генә сораса да, Нәфисә ханымның үтенеченә колак салмый И.Феофанова.
- Алай эшләсәң, янгын сүндерү яки ашыгыч ярдәм машиналары йорт янына үтеп керә алмаячак, ничәмә-ничә кеше гомерен куркыныч астына куя алмыйм бит инде! Ишегалдына керү юлын да томалап куярга хакым юк, андый вәкаләтләргә ия түгелмен, - дип судан коры чыгарга маташа Ирина Анатольевна да. Күренеп тора - ул Нәфисә ханымга булышырга теләми дә. - Аннары, беренче катта ул берүзе генә тормый ич, тик башкалар зарланмый.
«Һичьюгы, авырганлыгын исәпкә алып кына булса да, ярдәм итегез. Тәрәзә төбенә бер-ике күчмә газон китереп куюы авыр түгел бит», - дип сүзгә кушыла 22нче микрорайон рәисе Әкълимә Зарипова. Ниһаять, ике сәгатьлек сөйләшүдән соң, комендант бераз йомшара төшә. Әмма күчмә чәчәк түтәлләре ул урынга кайчан урнаштырылыр - билгесез.
Йорттагы квартиралар хосусыйлаштырылган булса да, бер хәл әле. Ул чакта, идарәче компания аша бу парковка мәсьәләсен ничек тә хәл итеп булыр иде, бәлки. Тик Тынычлык урамындагы 7нче йорттагы квартирлар халыкка вакытлыча файдалануга гына бирелгән, монда яшәүчеләр квартирларының тулы хокуклы хуҗалары булып саналмый, ә әлеге йорт белән бәйле проблемаларны «Нефтехим»ның социаль үсеш идарәсе хәл итә. Территориаль җәмәгать үзидарәсе советы рәисе Ә.Зарипова да: «Аларның үз хуҗалары, без аларга берничек тә йогынты ясый алмыйбыз», - ди. Аның сүзләренчә, ул Нәфисә ханымга ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән:
- Берничә ел элек Тынычлык урамындагы 7нче йорт ишегалдыннан машиналарны алу мәсьәләсен хәл итү үтенече белән ул вакыттагы депутатыбыз Хәмзә Баһмановка мөрәҗәгать иткән идем. Ул, бу проблеманы чишү максатыннан, «Нефтехим» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары В.Шуйскийга рәсми хат юллады. Әмма тегесе аның мөрәҗәгатенә җавап кайтармады. Депутат йорт ишегалдына юлны бөтенләй яптырмакчы иде дә, рөхсәт итмәделәр. Санэпидемстанциягә дә бардык, Нәфисә ханымның квартирасындагы һаваны да тикшерттек, участковый белән дә күп сөйләшенде - файдасыз. Яңа участковый Рамил Әхмәтов исә, «ишег-алдында машиналарын калдыручылар закон бозмый», дип кенә авызны каплый. Югыйсә, йорт тирәсендә ике түләүле автостоянка бар - машинаңны шунда гына куй бит инде! Юк, 800 сум акчабыз артып тормый дип, халык шәхси транспортын подъезд төбендә калдыруны кулай күрә.
Йорт ишегалдында комендант һәм микрорайон рәисе белән сөйләшеп торганда, ишектән бер ир-ат чыкты да, Нәфисә ханымның нәкъ балконы каршына куелган машинага таба юнәлде. Кабызып җибәрүе булды, шундук янына килеп бастык. Сөйләшә торгач, күрше йортларда яшәүчеләрнең дә машиналарын боларның ишегалдына китереп куюлары ачыкланды. Әкълимә ханым: «Юкны сөйләмәгез», - дип ирнең авызын томаларга тырышса да, тегесе:
- Дөресе шул, үзебезгә дә урын юк, җитмәсә, алар машиналарын китереп тыга - чүт ли сугышмыйбыз, - дип каршы килде.
Болай булгач, комендант-ның: «Транспортларын ишегалдына куярга рөхсәт итмим икән, алар мине «үтерәчәк» ич», - дип тынычсызлануы урынсыз түгел булып чыга. Нишлисең, һәркем үзен хаклы дип саный. Гомумән, кешеләр һәрвакыт үзләре турында гына уйларга, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен алга сөрергә өйрәнгән инде. Нәфисә апа проблемасы моның ачык мисалы.
Белмим, алга таба бу мәсьәләне хәл итеп булырмы-юкмы. Шулай да, Нәфисә ханым белән микрорайон рәисе Ә.Зарипова, барлык кирәкле документларны җыеп, шулай ук, Нәфисә ханымның чирле булуы, сәламәтлегенә машина газларының начар тәэсир итүе турындагы белешмәләр белән «коралланып», шәһәр мэры Айдар Метшинга барырга җыена. Барлык түбәнкамалыларның иминлеге өчен җавап бирүче зат буларак, бу проблеманы шәһәр башлыгы гына хәл итә алса инде... Бәлки, бичара хатынга шәһәрнең башка - тынычрак бер җиреннән торак биреп булмасмы?..
Ә Нәфисә апа бу «сугыш»тан тәмам арыган, хәлсезләнгән инде. Ул ярдәм өметләнеп мөрәҗәгать итмәгән урыннар шәһәрдә калдымы икән?! Әнә бит, беркөн генә ул тагын санэпидемстанциягә барып, «квартирага килеп, һавамны тикшерегез әле», дип ялварган. Әмма анда аны: «Приборлар бүлмәдәге һаваны нормадан тыш пычрак күрсәтсен өчен, берьюлы ун машинаны кабызып, эшләтеп торырга кирәк булыр иде», - дигән җавап белән борганнар.
Әле тагын күпме дәвам итәр бу «сугыш» һәм аның ахыры ничек бетәр - билгесез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: