Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ата-аналар балалары белән бергә интеллектуаль уенда көч сынаштылар

“Ковер” яшьләр үзәгендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының чираттагысы узды. Бу юлы анда төрле мәктәпләрдән, 6 нчы сыйныф укучылары ата-аналары белән килгән иде. Алар бергәләп тарих, география, совет мультфильмнары һәм башка өлкәләргә кагылган сорауларга җавап бирделәр.

Экранда Совет заманындагы “Маугли” мультфильмыннан өзек күрсәтеп алалар. Командаларга төп персонаж Маугли әйткән сүзләрне дәвам итәргә кирәк. Бирем аеруча ата-аналарга кызыклы була. Чөнки Совет мультфильмнарын алар балаларына караганда яхшырак белә. 

"Бу уенда без беренче тапкыр катнашабыз улыбыз Рим 27 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныфында укый. Уен шундый кызык уза икән, без - ата-аналарны да уйларга мәҗбүр итте", -  ди Рәсимә Булатова 

Мәктәп укучылары арасында Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уены Түбән Камада 2021 нче елдан бирле уздырыла. Проект авторы –танылган педагог, биолог Виктор Белоусов. Уенда атна саен шәһәрнең төрле мәктәпләреннән урта сыйныф укучылары катнаша. 

"Биредә инде әлбәттә сораулар төрле. Виктор Николаевич үзе биолог булгач, биология өлкәсенә караган сорауларны кертте. География, тарих, математикага караган биремнәр бар, барсы да үтелгән материал буенча. Бүген җиңгән командага тәмле приз биреләчәк", - ди “Ковер” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Филиция Габдуллина 

Телэкраннарда оештырылган уендагы кебек, акча түләмиләр. Тик укучылар ата-аналары, дуслары белән бергәләп ял көнен кызыклы һәм файдалы итеп уздыралар. Оештыручылар ясаган анализ буенча, аеруча 22, 25, 34 нче гимназия, 35 нче лицей, 3,8 нче мәктәп укучылары югары күрсәткечләргә ирешәләр. Уеннар ял саен оештырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев