Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгендә стерилизация бүлеге эшли башлады

Медицина инструментларын заманча җайланма ярдәмендә юачаклар. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән.

Шәфкать туташы Гөлсинә Сафиуллина инструментларны стерилизацияләү бүлегендә эшли. Белгеч кулыннан көн саен меңләгән скальпель, кайчы, һәм пинцет уза. 

"Бу бүлмәдә без килгән инструментларны дезинфекция үткәрә торган машинада юабыз. Анда алар ике этап үтә, шуннан алар чиста булып чыгалар һәм без аларны аерым упаковкаларга салып бүлекләргә таратабыз", ди - шәфкать туташы Гөлсинә Сафиуллина

Инструментлар һәрбер машинада эшкәртүнең аерым бер этабын узалар. Анда үзәк хастаханәнең барлык бүлекләрендә кулланылган табибларның эш коралларын алып киләләр. 

"Ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәге төзелгәндә үзәк стерелизацион бүлеге ачылу турында карар кабул ителде, безнең дәваханә өчен бу бүлекнең барлыкка килүе мөхим, чөнки дәваханәдә күп бүлекләр эшли", - ди өлкән шәфкать туташы Алия Середа 

Стерилизация бүлеге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәгендә урнашкан. Андагы машиналар көненә 6 меңгә якын медицина инструментын юарга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән. Табиблар искәртүенчә, башкарылган эш стерилизациянең барлык таләпләренә туры килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X