Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Аксакалларның өй турында

Түбән Кама аксакалларына йомышы төшкән кешеләр, аларны эзләп, "Ихлас" үзәгенә (Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 3а йорт) бара алалар. Барыбыз да киңәш-табыш өчен мөрәҗәгать итәргә гадәтләнгән аксакаллар элекке бакчадан калган бинада үзләренә офис буларак бирелгән иркен залны заманча төзәттереп, рәтләтеп, җомга көннәреннән берсендә өй туе уздырдылар. Аларның әлеге шатлыкларын уртаклашу өчен,...

Түбән Кама аксакалларына йомышы төшкән кешеләр, аларны эзләп, "Ихлас" үзәгенә (Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 3а йорт) бара алалар. Барыбыз да киңәш-табыш өчен мөрәҗәгать итәргә гадәтләнгән аксакаллар элекке бакчадан калган бинада үзләренә офис буларак бирелгән иркен залны заманча төзәттереп, рәтләтеп, җомга көннәреннән берсендә өй туе уздырдылар. Аларның әлеге шатлыкларын уртаклашу өчен, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин үзе дә килгән иде. Аксакаллар, бер уңайдан, еллык эшләренә нәтиҗә ясап, инде яңа сайланышта хәл итәсе мәсьәләләрне дә барладылар.

Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар... Аксакаллар белән Башлык сөйләшкәнне тыңлап утырганда, тел очымда әнә шул сүзләр бөтерелде. Ул сүзләр безнең аксакалларга атап әйтелгәндәй. Тормыштагы һәр җитешсезлек, хәлиткеч һәр проблема - һәрчак аксакалларның күз уңында. Ә шәһәрдә алар җитәрлек. Әйтик, йорт ишегалларына, кеше йөрер урын да калдырмыйча, машина тутырып куялар. Моннан ничек котылырга? Үзенә шул сорауны биргәч, Башлык бары тик махсус парковкалар ясау юлы белән генә бө проблеманы кардиналь хәл итеп буласын искәртте. Бу эшкә алынырга теләүче инвестор да булган, тик финанс ягы аны ул уеннан кире кайтырга мәҗбүр иткән. Шәһәрне машина басты шул. Бер танышым әйтмешли, этендә дә, бетендә дә - машина. "ТАИФ-НК", "ТАНЕКО" кебек зур предприятиеләрдә бер айлык хезмәт хаклары машина сатып алырга җитәрлек инженерлар барлыгы хакында сөйләп торды мэр. Эшсезлек дип зарлансак та, Башлык әйтүенчә, шоферның айлык хезмәт хакы 28 мең булган НПАТПга эшкә барырга атлыгып торучы юк икән...

Юлларны да кузгаттылар аксакаллар. Юлларны рәтләүне моңа кадәр юлсызлыктан интеккән Минкәдән башлаганнар. Сарсаз-Бли белән Балчыклы халкы да такыр юл рәхәтен татыр...

Кама елгасы яклап шәһәргә керү урыны булып торган елга портын һәм, шулай ук, автовокзалны кеше карарлык хәлгә китерү; яңа урамнарга беренче төзүчеләр исемен бирү; танылган рәссам, мәрхүм Әхсән Фәтхетдинов яшәгән йортка мемориаль такта кую, аның музей-йортын төзү хакында да сүз булды. Красный Ключтагы Изге чишмә янәшәсендәге ул музейны шәһәр көненә өлгертергә дигән ният булган... Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына Яшьлек урамында урнашкан аттракционнар паркы янәшәсендәге мәдәни үзәк төзелешен төгәлләү зарур. Башлык аның өчен 4 миллионнан күбрәк суммада акча кирәклеген, аны промышленность предприятиеләре ярдәменнән башка гына төзеп бетерү мөмкин түгеллеген әйтте. Шулай ук, "Нижнекамскнефтехим" җитәкчелегенең Халык иҗаты йортын шәһәр карамагына тапшыру нияте барлыгын да җиткерде.

Җитәкчелеккә аз гына шелтәләре дә бар иде аксакалларның. Аерым алганда, Гаян ага 2нче гимназиядәге отчет концертына килгән җирле хакимият вәкилләреннән берсенең дә татарча чыгыш ясамавын әйтеп, алга таба мондый хәлгә юл куймау чарасын күрү мөһимлеген, телләр турындагы республика законы үтәлергә тиешлеген искәртте.

Мәктәпләр белән даими аралашып яшәүче аксакалларны болгавыр заманда ничек итеп балаларны көчле ихтыярга ия һәм кешелекле итеп тәрбияләү мәсьәләсе дә борчый. Шәһәребездәге яшьләр советы уздырган сораштыру-тикшерүдә катнашкан егет һәм кызларның 53 проценты үз вакытын интернетта үткәрүне өстен күрә икән. Димәк, аларның көннәре урынга кадакланган килеш уза. Өстәвенә, укучылардан 17 проценты физкультура дәресләреннән азат ителгән. Алга таба да шулай дәвам итсә, яшь буын сәламәтлеге куркыныч астында калмасмы? Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл дигәннәр бит борынгылар. Бүгенге көн укучылары халәтенә халкыбыз язмышы, киләчәге бәйле бит...

Чәй табыны янында узган бу чарада "Ак калфак"ның җирле бүлек җитәкчесе Гүзәлия Гыйбадуллина, муниципаль район башкарма комитетының бүлек җитәкчсесе Альбрет Дирзизов һ.б. чыгыш ясап, киләчәктә дә аксакаллар белән кулга-кул тотынышып эшләячәкләрен белдерделәр.

Зирәк ага Шиһапов, аксакаллар башкарган эшләрне тагын бер кат санап, хисап биргәннән соң, яңа состав сайланды. Алга таба да рәислек вазыйфасын алып баруны Зирәк агага йөкләделәр. Үзгәрешсез калган яңа составтагы шура инде эшне ниндирәк юнәлештә оештыру хакында фикерләште. Экология... Әлмәт, Казан үрнәгендә, су чистарту җайланмасын алмаштыру... Төзеләчәк АЭСлар исемлегенә Кама Аланы атом-электр станциясе кертелүе... Зирәк ил картлары яшендәге аксакалларыбыз, үзләренең олы тормыш тәҗрибәсенә таянып, һәрберебез өчен мөһим булган әнә шундый эшләргә алыналар. Тормыштагы һәр нәрсәгә карата үз фикерләрен җиткерүче аксакаллардан киләчәктә дә акыллы киңәшләр ишетеп, алар ярдәменә таянып эш итәрә язсын...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X