Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ачык чырай, такта чәй...

Донецк һәм Луганскида яшәүчеләр күпләп Россиягә килергә җыена дигән хәбәрләр яшен тизлегендә таралды. 43 төбәк качакларны кабул итәргә әзерлеге хакында белдерде. Бу кунакчыл төбәкләр арасында безнең республика да бар.

Кайчандыр тугандаш халыклар саналган ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә соңгы арада битараф калучы юктыр. Инде ничә еллар дәвам иткән бу низаг бетәргә уйламый да. Киресенчә, хәлләр кискенләшә генә. Инде менә качаклар турында да сөйләшәбез...

Әлегә Татарстан Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән меңгә якын качакны кабул итәргә әзер. Аларны әлегә «Васильево», «Ливадия» һәм  Чаллы «Жемчужина» шифаханәләрендә урнаштырып торачаклар, имеш. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды да качакларга гуманитар ярдәм күрсәтәчәк. “Бердәм Россия” башкарма комитетының төбәк башлыгы Марат Сәмигуллин да качакларга ярдәм итүләрен сорап, төрле ширкәтләргә 20ләп хат язуларын җиткерде. Кемнәрдер көндәлек кирәк-яраклар алса, кайбер оешмалар акчалата ярдәм күрсәтәчәк.

«Бердәм Россия» башкарма комитетының төбәк башлыгы Марат Сәмигуллин да качакларга ярдәм итүләрен сорап, төрле ширкәтләргә 20ләп хат язуларын җиткерде. Кемнәрдер көндәлек кирәк-яраклар алса, кайбер оешмалар акчалата ярдәм күрсәтәчәк.

Бер тапкыр килгәннәр иде инде

Хәтерегездә булса, Түбән Камага моннан берничә ел элек Украинадан качаклар килгән иде. Ялгышмасам, алар “Зәңгәр күл” санаторий-профилакторийда тордылар кебек. Тора-бара алар белән кызыксыну кимеде. Әллә кире үз республикаларына кайтып киттеләр, әллә квартирлар алдылар?..

Югарыда карарлар кабул ителә тора, ә гади халык качаклар хакында ни уйлый соң? Тарих битләренә күз салсак, Бөек Ватан сугышы вакытында да Татарстан, Башкортстан эвакуацияләнгән шактый халыкны кабул иткән. Ул чорда сугыш барган урыннардан качып килгәннәрнең авыл хуҗалыгында, заводларда ярдәмнщре шактый сизелгән. Үзегез беләсез, ул бит эшче куллар җитмәгән, хәтта бала-чагалар эшләгән авыр заманалар булган!..

Тик хәзер башка чор. Халык кырысланды бугай?.. Болын кадәр өйдә яшәсә дә, чит кешеләр белән түгел, үз балалары белән яши алучылар да сирәк. Кием-салымын, азык-төлеген бирерләр анысы, сүз дә юк...

Кунак булсаң – тыйнак бул!

Әйдәгез, түбәнкамалыларның үзләренә сүз бирик әле, алар әзерме көтелмәгән кунакларны кабул итәргә.

Илнур Галимов:

– Барыр җирләре булмаса, килсеннәр. Тик җирле халыкка авырлыклары тимәсен. Исемдә СССР таркалгач, Үзбәкстан якларыннан безгә бик күп халык агылды. Алар матур итеп сөйләшә беләләр иде. Шуңа күрә күбесе тиз генә фатирлы да булды.

Наҗия, пенсионер:

– Кабул итәргәме-юкмы икәнен бездән сорап тормаслар инде. Ә кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү кирәк. Егерме беренче елгы ачлыкта татарлар да бит күпләп җылы якка китеп, исән калды бит.

Вәсилә:

– 2014 нче елда бугай, качаклар килгәнен хәтерлим әле мин. Алар арасында эшкә урнашып, тырышып эшләүчеләре дә, социаль пособиеләр сорап, нәрсәләрдер таләп итеп йөрүчеләр дә булды. Бу яңа килгәннәре  “Кунак булсаң – тыйнак бул!” дигән әйтемне истә тотсыннар иде.

Сөләйман бабай:

– Килгән кешеләргә сүзем юк, алар сугыштан качып килә. Тик бер генә шигем бар, качакларга ярдәм кем җилкәсенә төшәчәк икән? Замана байлары, үз кесәләреннән тиенен дә чыграмас. Тагын бюджет кысылмасмы, социаль ярдәм кимемәсме дип уйлыйм...

Эшләсәләр файдалары гына булыр

Әйе, халыкның фикере төрле. Колач җәеп каршыларга теләүчеләр дә, тискәре карашта булучылары да бар. Соңгыларын да аңларга була. Чөнки 2014-2016 нчы елларда без Украинадан килүчеләрне кабул иткән идек инде. Ул үзләренә тиеш булганны да, булмаганны да таләп итеп йөрүче качакларны да күрдек. Барысы да түгел, билгеле. Тыныч кына эшләп йөреп, җирле халыкның ихтирамын казанучылары күбрәк иде. Бу юлы да рәхим итсеннәр. Безнең халык мохтаҗларны ярдәменнән ташламас.

Ә шәхсән, минем фикерем мондый. Татарстанда да, Россиядә дә бик күп авылларда колхозлар таралгач мәктәпләр, балалар бакчалары ябылды, авылның төп кешеләре шәһәрләргә агылды. Һәр авылда диярлек буш өйләр шактый. Килгән качакларны шул авылларга урнаштырсалар, мәктәпләр дә ачылыр, балалар бакчалары да эшләп китәр, авыл да җанланыр иде. Эшләүчеләр булса, эш күп бездә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев