Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ачыктан-ачык сөйләшү

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин «Коvер» яшьләр үзәгендә шәһәр һәм республика матбугаты журналистлары, шәһәребезнең актив яшьләре белән матбугат конференциясе уздырды. Чара Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелде. Сораулар күп булды һәм алар шәһәр тормышының төрле өлкәләренә кагылды. Мәсәлән, яшьләр шәһәрдә тагын бер югары уку йорты ачылуын телиләр. Моны мәктәпне тәмамлагач,...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин «Коvер» яшьләр үзәгендә шәһәр һәм республика матбугаты журналистлары, шәһәребезнең актив яшьләре белән матбугат конференциясе уздырды. Чара Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелде.
Сораулар күп булды һәм алар шәһәр тормышының төрле өлкәләренә кагылды. Мәсәлән, яшьләр шәһәрдә тагын бер югары уку йорты ачылуын телиләр. Моны мәктәпне тәмамлагач, аларның чит шәһәрләргә күпләп китүләре белән аңлаталар.
- Безнең шәһәр өчен төп һөнәрләр нефть химиясе промышленносте белән бәйле. Бу юнәлештә белемне Түбән Кама химия-технология институты бирә. Дөрес, бу уку йортына ниндидер үзгәрешләр кертергә вакыт җитте. Моны замана технологияләре дә таләп итә. Яшьләр бүгенге көн үсешенә җавап бирерлек сыйфатлы белем алырга тиеш. Бездә шулай ук икътисад, идарә итү һәм хокук институты бар. Шулай да, бер шәһәрдә һәркем теләгәнчә белем бирү мөмкинлеге юк, - дип аңлатты башлык.
Борчу тудырган тагын бер мәсьәлә - Шинчылар урамындагы машина юлының торышы. Аның бер ягында «Гаилә» паркы урнашкан, икенче ягында яңа йортлар төзелгән. Бетон юл кайчандыр авыр йөк машиналары өчен салынган булган, ул «такы-токы» гына булса да, машиналар биредә күп йөри. Кышын чокырларны кар каплагач, алар тагын да арта.
- Әйе, аны юл дип тә әйтеп булмый, - дип ризалашты Айдар Метшин. - Әмма төзекләндерүгә 300-400 миллион сум акча кирәк булачак. Барлык чыганаклардан без 600 миллион сум тупладык. Алар төрле программаларга: ишегалды, бакча, магистраль юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Якын арада Шинчылар урамында җәмәгать үзәге төзелә башлаячак. Өч ел эчендә бу юлны, бәлки, эшмәкәрләр ярдәме белән ремонтлап булыр.
«Мәктәп бульвары киләсе елда яңартылачакмы?» - дигән сорауга башлыкның җавабы катгый булды:
- Без ул урамның тарихи үзәк булуын аңлыйбыз, биредәге шәһәр музее да төзекләндерүгә мохтаҗ. Тик моңа акча каралмаган. Бүлеп бирелгән 134 миллион сумга киләсе елга пляжның икенче ягын тәртипкә китерәчәкбез.
Сүз җәмәгать транспорты турында да барды. Шәһәрдәшләр еш кына автобусларның кечкенә булуыннан һәм сирәк йөрүеннән зарлана. Шәһәр мэры журналистларга киләсе өч елда төзеләчәк трамвай юлы турында да сөйләде. Такси йөртүчеләр белән дә проблемалар җитәрлек. Аларның бер өлеше ачыктан-ачык эшләргә риза булса, кайберләре «күләгә»дә калуны хуп күрә.
Кече һәм урта бизнесны үстерү кирәклеге турында гел әйтелә. Түбән Камада аның күләме 14 процент тәшкил итсә, Татарстанда 25 процентка кадәр җиткән. Бәлки шәһәр предприятиеләре йогынтысы да бардыр? «Нефтехим» елына бер миллион тонна этилен җитештерәчәк комплексны сафка бастырмакчы, «ТАИФ-НК» КГПТО гигантын җибәрмәкче була.
- «Этилен»да, нефть калдыкларын яңадан эшкәртү комплексы да булырга тиеш. Әлеге предприятиеләр түбәнкамалыларны эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде башлык. - Шулай да, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудырылачак.
Киләчәктә Түбән Кама ТЭЦ предприятиесенең газ яндырудан нефть коксы яндыруга күчәчәге билгеле булды. Кайбер шәһәрдәшләр моңа каршы булып, хәтта Россия Президентына хат та язганнар.
- Ситуацияне белмәгәндә начар уйлар туа, әлбәттә. Тик шәһәрдә соңгы вакытта төзелгән промышленность предприятиеләре экологиягә тискәре йогынты ясамавын исәпкә алырга кирәк. Чөнки таләпләр хәзер бик җитди. Соңгы өч елда Түбән Каманың Россиянең иң пычрак шәһәрләр исемлегенә кермәве дә шуңа дәлил булып тора. Мин үзем дә, якыннарым да биредә яшибез бит, - дип аңлатты мэр.
«БИЗНЕС Online» интернет басмасы журналисты башлыктан райондагы җир участокларын бүлеп бирү, шулай ук коррупциягә каршы комиссиянең эшчәнлеге турында да сорау бирде.
- Дүрт ел элек Казаннан комиссия килеп китте. Нәтиҗәдә, «Профит Групп» компаниясе 124 гектар җирне кире кайтарды. Калганын кайтару әлегә авыр, әмма мәсьәлә хәл ителәчәк, - дип ышандырды Айдар Метшин.
Полиция хезмәткәрләре җәзалавыннан соң Илназ Пиркинның үз-үзенә кул салуы белән бәйле вакыйгаларга да тукталдылар. Әлеге хәлләрдән соң элек хокук сакчыларының авыр кулы астына эләккән кешеләр дә бу турыда ачыктан-ачык сөйли башладылар.
Шәһәр башлыгы әйтүенчә, болар барысы да Түбән Кама полициясенең «йөзен» күрсәтә дип әйтү дөрес булмас. Әмма мондый фактлар ачыкланганда дәшми калырга ярамый.
- «Кабинетта противогазлар каян килгән?» - дигән соравыма, «гражданлык оборонасы шулай таләп итә» дип җавап бирделәр. Алайса, ул минем эш бүлмәсендә дә булырга тиештер, - диде Айдар Метшин. - Сораулар күп, барысын да ачыкларга кирәк. Түбән Кама полициясендә 800 кеше эшли, аларның күбесе намуслы кешеләр, профессионаллар, шуңа калганнарга тап төшереп булмый.
10 ел дәвамында төзекләндерергә тиешле дамбага тагын чират җитмәс, мөгаен. Корылма узган гасырның 80нче елларында төзелгән һәм аны куллану вакыты күптән узган инде. 2007 елдан ук ул җимерелә башлаган. Елга ташып чыгып, дамбаны җимерсә, 40 мең бакчаны су басачак. Дамбаны төзекләндерү өчен 777 миллион сум кирәк. Җәен шәһәргә килеп киткән РФ экология һәм табигый ресурслар министры Сергей Донской ярдәм итәргә вәгъдә бирсә дә, федераль программа бюджеты кыскартылу аркасында, акча булмаска да мөмкин.
Очрашуда Айдар Метшин татар телен өйрәнү, татар телендә чаралар уздыруның әһәмияте турында да сөйләде.
- Туган телдә белем бирү мөмкинлеге һичшиксез тудырылырга тиеш. Балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында аны дәвам итү мөһим. Татар телен татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә өйрәнсенгә, татарча чаралар уздыру өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Мәсәлән, «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәләренә мөмкин кадәр ешрак җыелырга планлаштырабыз. Әлбәттә, бу эшләргә яшьләрне дә җәлеп итү зарур, - дип ассызыклады ул.
Ике сәгать ярым дәвам иткән очрашуда күп нәрсәләр турында сүз кузгатылды. Түбән Кама блогерлары фестиваль үткәрергә телиләр, башлыктан ярдәм сорадылар. Айдар Метшин шулай ук ТАИФ предприятиесенең шәһәрдә халыкара дәрәҗәдәге стадион төзү планнары белән дә уртаклашты. Иске кирпеч заводы артында барлыкка килгән зур чүплек мәсьәләсен дә хәл итәргә вәгъдә бирде. Ахырдан барлык кунакларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев