Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

36 нчы, 37 нче микрорайонда яшәүче түбәнкамалылар хәрбиләр өчен оекбашлар, перчаткалар, баш киемнәре бәйлиләр

Оекбашларга татлы ризыклар, рәхмәт хатлары да салалар.

Түбәнкамалылар хәрбиләр өчен оекбашлар, перчаткалар, баш киемнәре бәйлиләр. Остаханә бер ел элек барлыкка килгән. Ул «Гренада» яшүсмерләр клубында урнашкан. Безнең улларыбыз, оныкларыбыз Ватанны саклаганда, кул кушырып утыра алмыйбыз, ди шәһәрдәшләр. Волонтерлар солдатларга мөмкинлекләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

Наҗия Хисматова бәйләмгә карамый да диярлек. Эшли-эшли кулы шомарып беткән. Ничә оекбаш, перчатка бәйләгәнен түбәнкамалы хәтерләми дә. Барысы да — ил сакчылары өчен, ди шәһәрдәш. Күңелендә — иң изге теләкләр

36 нчы, 37 нче микрорайонда яшәүче түбәнкамалылар яшүсмерләр клубы белән берлектә бер ел элек остаханә ачканнар. Җепләр белән җирле депутат ярдәм иткән. Хәзер эшләре җайга салынган. 200гә якын оекбашлар, перчаткалар, баш киемнәре бәйләгәннәр. Балаклава тегү тәҗрибәсе дә бар. 

Оекбашларга татлы ризыклар, рәхмәт хатлары да салалар. Безнең мәхәббәт кышкы салкыннарда солдатларның күңелләрен җылытсын, ди шәһәрдәшләр. Волонтерлар гуманитар ярдәмне дә даими җибәреп торалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев