Туган як

22 июнь, Хәтер митингы...

Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тулган көндә Җиңү монументына, исәннәр хәтере итеп, тере чәчәкләр салучылар арасында ике-өч кенә булса да, ветераннар да, бүген яшьлек туйларын бәйрәм итүче парлар да, хәтта, Израильдән килгән полицейскийлар да бар иде. Узган җомгада, 22 июньдә, Җиңү монументын ике мәртәбә урарга туры килде. Янәсе, Мәскәүдән...

Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тулган көндә Җиңү монументына, исәннәр хәтере итеп, тере чәчәкләр салучылар арасында ике-өч кенә булса да, ветераннар да, бүген яшьлек туйларын бәйрәм итүче парлар да, хәтта, Израильдән килгән полицейскийлар да бар иде.

Узган җомгада, 22 июньдә, Җиңү монументын ике мәртәбә урарга туры килде. Янәсе, Мәскәүдән генерал килүе көтелә дип, митинг вакытын иртәнге тугыздан көндезге унбергә күчергәннәр (хәер, ул барыбер күренмәде). Борылып китүчеләр арасында Бөек Ватан сугышының 91 һәм 87 яшьлек ике ветераны да бар иде. Аларны озатып йөрүче танышым, «ике сәгать буе ничек түзәрләр» дип борчылып калса да, көндез бу фронтовиклар, таякка таянып, сафта торалар иде инде. Үзәге нык буын шул...
- Совет системасы җимерелгәч, барысын да юкка чыгардылар. Бүген без изге урында басып торабыз икән, димәк, Ватанны ярату да, патриотлык хисе дә исән дигән сүз, - дип башлап китте үзенең чыгышын Григорий Китанов. - Бөек Ватан сугышында фашизм совет халкының ныклыгын сындыра, җиңә алмады. Хәзерге вакытта да илне көчсезләндерү, тезләндерү омтылышы бар. АКШ үзенең ПРОларын безнең ил чигенә бик якын урнаштыра. Бу юкка гына түгел...
Шулай ук, Түбән Каманың ветераннар советы җитәкчесе Казбек Ризванов та Бөек Ватан сугышына, утлы фронт юллары кичкән ветераннарны һәрьяклы кайгырту мөһимлегенә тукталып үткәннән соң, яшь егетләрнең кулларына корал тотып Ватанны саклар дәрәҗәдә хәрби хәзерлекле булырга тиешлекләрен, ә аның өчен армия хезмәтеннән качып йөрмәү шарт икәнен искәртте.
Дөнья мәшәкате артыннан куабыз. Шуңа күрә дә, 1941 елның дөньяны кайгыга чолгаган 22 июнь таңын да, 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышын да, СССР дигән куәтле илне төзер кодрәткә ия булган буынның фидакарьлеген дә бик сирәк искә төшерәбез. Гадәттә, хәтернең уянуы елның бары тик ике көнендә: 9 май белән 22 июньдә була. Анда да әле, Җиңү монументына килүчеләрдән чыгып фикер йөрткәндә, андый исән хәтерлеләребез бик аз шул...

Бу юлы да Җиңү монументы янына кадетларны, кайбер югары уку йорты студентларын һәм мәктәп карамагындагы җәйге лагерьларда ял итүче башлангыч класс укучыларын алып килгәннәр иде. Алар митинг алдыннан үзләренә таратылган кызыл канәфер чәчәкләрен монументка салдылар. Балалардан кала, шәһәр, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте, электр транспорты предприятиесе һ.б. җитәкчелеге чәчәк тулы кәрҗиннәрен Мәңгелек ут янына тезделәр. Таякларына таянып, монумент яныннан китеп баручы ветераннарга Мәңгелек утның өнсез набат булып лепердәүче ялкын телләре аша бик озак карап тордым. Алар арасында ике култык таягы ярдәмендә сак кына атлаучы Михаил Казаков та бар иде. Түзмәдем, куып җитеп хәлләрен сораштым. Зарланмады, үзен политехник колледж укучылары алып килгәнлеге һәм кайтарып куячагы хакында әйтте. Ул да булмады, бер төркем укучы, монумент фонында сурәткә төшү өчен дип, аны үз яннарына чакырды.
2нче гимназиянең 5нче классына күчкән Динара Сәетова белән Алия Салихҗановадан 22 июнь-нең нинди көн булуы турында сораштырган идем, алар бу көнне илдә сугыш башланганлыгы, ул хакта үзләренә бабалары (Динараныкы - Әнис Әгъләмов, Алиянеке - Наил Салихҗанов) сөйләгәнлеген әйттеләр. «Бу көнне бирегә икенче елга да киләчәкбез», дип, бу кызчыклар үзләрен көтеп торучы иптәшләре янына ашыктылар...
Инде китеп барганда, бер төркем кешегә күзем төште. Яннарында тукталдым. Болары Израильдән килгән полиция хезмәткәрләре булып чыкты. Кеше кимегәнне көтеп торып, алар да кып-кызыл канәферләрне монумент постаментына салдылар. Татарстанга, ике арадагы килешү буенча, тәҗрибә уртаклашу өчен килгәннәр икән. Тәрҗемәче аша аралашу барышында, Тель-Авив шәһәре полициясенең Аялон округы җитәкчесе Иегуда Даан безнең Түбән Камага килүләренә әле бер тәүлеккә якын гына булуын әйтеп, бездәге нык-лы тәртипне, гражданнар иминлеген саклауның югары дәрәҗәдә булуын искәртте. Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәтләре белән кызыксынуга, яһүд халкын концентрацион лагерьдан совет солдатлары коткаруын; сугыштан соңгы елда, Израильне дәүләт буларак, дөньяда зур сәяси көчкә ия булган СССРның беренчеләрдән тануын телгә алды.
22 июньдә Җиңү монументы яныннан ераклашканда, артыма борылып, әлеге төркемгә тагын бер мәртәбә күз салдым. Бас-кычтан акрын гына төшеп килүчеләрне һич тә чит ил кешеләре дип уйларлык түгел иде. Ни өчен шулай дип, үз-үземә сорау бирсәм дә, җавабын таба алмадым. Бәлки моңа, төрле телләрдә төрлечә яңгыраса да, сугышның кешелек өчен бердәй дәһшәт булуы сәбәптер?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: