Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

2021 елга кадәр озайтыла

Яшь гаиләләргә ярдәм итүдә яңа чаралар күреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ана капиталы программасы 2021 елга кадәр озайтыла һәм яңа мөмкинлекләр ача. Мисал өчен, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә ул ай саен түләнәчәк. Моннан кала, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә, төгәлрәге баланы ике айлык чагыннан ук карау һәм тәрбияләүгә тотарга...

Яшь гаиләләргә ярдәм итүдә яңа чаралар күреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ана капиталы программасы 2021 елга кадәр озайтыла һәм яңа мөмкинлекләр ача.
Мисал өчен, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә ул ай саен түләнәчәк. Моннан кала, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә, төгәлрәге баланы ике айлык чагыннан ук карау һәм тәрбияләүгә тотарга була.
Хәзер ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә. Түбән Камада 2007 елдан 18 573 сертификат, быел 1716 сертификат тапшырылган. Акчадан 13 379 гаилә кулланган: 12 975е - торак хәлен яхшыртуга, 400е - бала укытуга, 4се - пенсиянең җыелма өлешен түләүгә тоткан. Бер мәртәбә акча алу хокукыннан 2403 кеше файдаланган, аларга 25шәр мең сум түләнгән.
Киләсе ел башыннан беренче бала туган гаиләләргә ай саен акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Акча сабыйга 1,5 яшь булганчы түләнәчәк. Күләме Россиядәге яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Уртача исәпләгәндә, 2018 елда аның күләме - 10523 сум, 2019 елда - 10836 сум, 2020 елда 11143 тәшкил итәчәк. Ярдәмне алучыларның кереме яшәү минимумыннан бер ярымнан артык булмаска тиеш.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев