Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

2 нче дәвалау корпусында капиталь төзекләндерү бара

32 ел элек төзелгән бинада, капиталь ремонт беркайчан да уздырылмаган. Хәзер дәвалау корпусына яңа сулыш өрү өстендә эшлиләр. Палаталар 4 кешегә исәпләнгән һәм бүлмәләрдә пациентларның уңайлылыгы өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Эшчеләр диварларны тигезлиләр, ут чыбыкларын, вентиляция системасын сузалар. 2 нче дәвалау корпусында төзекләндерү эшләре бара. Бүген анда 70 кә якын эшче хезмәт куя. Капиталь ремонт кысаларныда хәтта кайбер диварларны җимергәннәр. Барсы да пациентларның уңайлылыгы өчен эшләнелә.

Мисал өчен менә бу 4 кешегә исәпләнгән медицина палатасы булачак. Биредә кроватьлар урнаштырачаклар. Һәрбер пациентның үз яктырткычы булачак һәм душ белән бәдрәф тә биредә урнашачак.

Баш табиб Марс Мостафин белдерүенчә 2 нче дәвалау корпусы 90 нчы елда төзелә. Шул вакыт эчендә капиталь ремонт бер дә уздырылмый. Эшләр беткәннән соң, анда төрле операцияләр, дәваланулар узган пациентларны урнаштырачаклар һәм ул ашыгыч медицина күрсәтү үзәгенең бер өлеше булып торачак. Биредә уздырылачак медицина тикшерүләре сыйфаты да яхшырачак, алар югарырак дәрәҗәдә башкарылачак. Пациенты бер бинадан икенчесенә күчереп йөртү кирәк булмаячак. Алар өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Табиблар, шәфкать туташлары да заманча бүлмәләрдә эшләячәк. Әлегә ремонт эшләре дәвалау корпусының уң ягында гына бара. Капиталь төзекләндерү графиктан соңга калмыйча 5 катта да үткәрелә. Әлеге максатларга 650 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Өстәвенә бүген корпуска 2 йөк лифты алып кайтканнар. Алар заманча таләпләргә туры килә. Гомүмән төзекләндерү эшләрен быелның августында тәмамларга планлаштыралар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X