Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

1 октябрь - Өлкәннәр көне

Күз ачып йомган арада яшьлек, нык чаклар үтә дә китә, гомернең көзе җитә. Картлык беркемнән дә ерак йөрми, бәхете булып барып җиткәннәрне тормыш үре артында гына көтеп тора. Тормыш дилбегәсен (безнең очракта, шәһәрнекен дип аңлагыз) кулында тотучыларның өлкәннәргә мөнәсәбәтеннән чыгып, булдыклымы-түгелме икәннәре күренә. Халыкны икегә - хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә...

Күз ачып йомган арада яшьлек, нык чаклар үтә дә китә, гомернең көзе җитә. Картлык беркемнән дә ерак йөрми, бәхете булып барып җиткәннәрне тормыш үре артында гына көтеп тора. Тормыш дилбегәсен (безнең очракта, шәһәрнекен дип аңлагыз) кулында тотучыларның өлкәннәргә мөнәсәбәтеннән чыгып, булдыклымы-түгелме икәннәре күренә. Халыкны икегә - хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә бүлгән бу яңа заманда өлкәннәрне елның бер көнендә - 1 октябрьдә искә төшерү гадәти нәрсәгә әйләнде. Элекке совет чоры турында сүз алып бармыйбыз, чөнки ул елларда бездә азык-төлек арзан, медицина бушлай, дарулар очсыз, СССРның теләсә кайсы почмагына барып кайтырлык мөмкинлек бар иде (пенсиядәге кешегә тагын ни кирәк?!).

Менә быел да, Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрьдә шәһәр парикмахерскийларының күбесендә 50 процент һәм аннан да күбрәк ташлама белән өлкәннәрнең чәчләрен кисәчәкләр. Алар түбәндәге парикмахерскийлар: "FEERIA" (Химиклар урамы, 25нче йорт), "Соблазн" (Химиклар ур, 9), "Мифтава" (Химиклар ур, 34нче йорт - "Аркада" кибете), "Вояж" (Химиклар ур, 70а), "Эксклюзив" (Тын Аллея ур, 12), "Версаль» (Шинчылар ур, 44), "Версаль» (Чулман ур, 9), "Джейла" (Шинчылар ур, 43), "Лавена" (Шинчылар ур, 69), "Модница" (Кайманов ур, 9б), "Модерн" (Шинчылар, 31а), "Престиж» (Бызов ур, 1), "Шик" (Бызов ур, 18), Matrix» (Мурадьян ур, 4), "Ксюша" (Мурадьян ур, 32 - "Родник" кибете), "Имидж" (Тынычлык ур, 52), "Темма" (Тынычлык ур. 58), "Magie» (Тынычлык ур, 59 - "Шатлык" кибете), "Кредо" (Тынычлык ур, 66/2), "Джони" (Тынычлык ур, 67 - «Раздолье» кибете), "Марлен" (Сөембикә ур, 30), "Алькор" (Сөембикә ур, 60), "Романтика" (Сөембикә ур, 71), "Верона" (Төзүчеләр ур, 3а), "Дизайн" (Төзүчеләр ур, 18), "Шкатулка красоты" (Төзүчеләр ур, 28), "Ирина" (Төзүчеләр ур, 32), "Персона" (Химиклар ур, 88), "Золушка" (Химиклар ур, 94), "Лик" (Химиклар ур, 96а - "Ансат" кибете), "Макси" (Корабельная ур, 42 - "Сити-Центр" кибете), "Темма" (Студентлар ур, 10), "Фиона" (Яшьлек ур, 12 - "Пассаж» кибете), "Милашка" (Яшьлек ур, 25), "Хыял" кибетләрендәге (Гагарин ур, 6, Вахитов ур, 2б һәм Сөембикә ур, 61) парикмахерскийлар, "Глобал АРС"тагы (Химиклар ур, 64) парикмахерский, Гагарин урамындагы "Комбинат здоровья" да (шәһәр мунчасы) урнашкан парикмахерский.

1 октябрьдә Кама Аланы поселогындагы барлык парикмахерскийларда да өлкәннәр чәчләрен 30 процентка арзанрак бәягә кистерә алалар.

Красный Ключ поселогы, Зур Афанас, Сухрау һәм Благодатная парикмахерскийларында исә октябрьнең 1есеннән 10ысына кадәр пенсионерларның чәчләрен ташламалы бәягә кисәчәкләр. Шул ун көн дәвамында Болгар авылында картлар һәм карчыкларга чәчләрен парикмахердан бушлай кистертү мөмкинлеге каралган.

Мунчада арзан бәягә юынуга килгәндә, Түбән Камадагы "Комбинат здоровья» җәмгыяте директоры Илшат Ханифович Галиев әйтүенчә, 1 һәм 2 октябрьдә иртәнге сәгать 8дән башлап кичке 9га кадәр өлкәннәр бер билет өчен 125 сум гына акча түләп юына алачаклар. Гадәти көннәрдә мунчада юыну өчен бер билет 185 сум тора. Димәк, 1 һәм 2 октябрьдә күрсәтелгән сәгатьләрдә пенсионерлар шушы мунчага килеп, үзләренең пенсионер таныклыгын (анысы мәҗбүри!) күрсәтеп, юыну өчен билетны 36 процентка арзанракка, ягъни 125 сумга сатып алачаклар.

Кама Аланы пенсионерлары да 1 һәм 2 октябрьдә үз поселоклары мунчасында ташламалы бәягә юыначаклар.

Редакциягә шалтыратып, арзан бәягә мунча керү һәм чәч кистерү мөмкинлеге булу-булмавы белән кызыксынучы газета укучыларыбыз бу хәбәрне игътибар белән укырлар дип уйлыйбыз. Ә инде "Нижнекамскнефтехим» дагы УАТта эшләп пенсиягә чыккан 74 яшьлек Ислам ага Гаяновны һәм башка бик күп пенсионерларның, "1 октябрьдә безне эш урыннарыбызга җыялар, льготалы чәч кистерү, мунча кертүне алданрак оештырырга иде", дигән сүзләренә җавап итеп, шәһәр мунчасында 2 октябрьдә 36 процент ташлама белән юынып булганын тагын бер кат искәртәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев